news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җилле көндә ут чыгып, бер авылда унсигез йорт янып беткән

Кемдер коры үләнгә ут төрткән дип фаразлыйлар.

news_top
Җилле көндә ут чыгып, бер авылда унсигез йорт янып беткән

Кемерово өлкәсенең Ижмор районындагы Постниково авылында берьюлы унсигез йорт янып беткән. Ут чолгап алган авылны йөзләрчә кеше һәм егермеләп махсус техника, шул исәптән бер вертолет саклап калырга тырышкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗигане шаһитлар видеога төшереп алган. «Кемдер коры үләнгә ут төрткән, ә җил шундый каты», — дип сөйли видеодагы ир-ат тавышы.

Постниково авылында яшәүче 36 кеше йорт-җирсез калган, аларның унөче балалар. Өлкә губернаторы бу кешеләргә ярдәм итәргә йөкләмә биргән. 

Хәзерге вакытта аларны мәктәп-интернат бинасына урнаштырып торганнар, ашаталар һәм йокы урыннары әзерләнгән. 

Имгәнүче кешеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар