Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Вәлиев мактаулы исемгә лаек булган

news_top_970_100
Илһам Вәлиев мактаулы исемгә лаек булган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты Илһам Вәлиев шатлыклы вакыйга турында хәбәр иткән.

«Башкортстанның халык артисты булдым, әлхәмдүлилләх», – дип яза артист социаль челтәрләрдә.

Илһам Вәлиев Чакмагыш районының Имәнлекүл дигән татар авылында туып үсә. Сәләтле малай кечкенәдән үк җырларга оста була. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга ук, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә ул һәм аны уңышлы бетергәч, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына солист итеп эшкә чакырыла. Бабич исемендәге һәм «Алтын битлек» фестиваленең махсус премияләре лауреаты.

Җырчының гаиләсендә барысы да – сәнгать сөюче кешеләр. Илһам Вәлиевның әтисе, яраткан җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә, улына да аның исемен бирә. Илһам Вәлиев тә үзенең 3 баласына татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән җырчылар – Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһировларның исемнәрен кушкан. Җырчының балалары да әтиләре юлыннан киткәннәр.

Фото: © https://vk.com/id10055794

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100