news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров турында фильм төшерү өчен массовкага кешеләр җыялар

news_top

«Ватан 21 век» кинокомпаниясе Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров турында фильм төшерү өчен күмәк күренешләргә катнашучылар җыя башлады. Бу турыда ТНВ хәбәр итә.

Фильмда төп геройның иҗат юлындагы төрле чорларны чагылдырган пролог һәм эпилог күренешләрен төшерү планлаштырыла.

Вакыйгалар 2000нче еллардагы кышкы чорда концерт залында бара. Шуңа күрә катнашучылардан киемдә шул чор стилен саклау сорала.

Исегезгә төшерәбез, «Илһам» исемле өч серияле картина ТНВ телеканалы заказы буенча төшерелә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аны Марат Әхмәтов җитәкли.

Язгы төшерүләрнең чираттагы этабы тиздән башланачак. Теләүчеләр төшерү мәйданчыгына эләгеп, татар халкының сандугачы булган бөек җырчы турында тарихның бер өлеше була ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар