Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров истәлегенә матур концерт (һәм Салават Фәтхетдиновтан миңа бер кашык дегет)

«Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Илһам Шакиров истәлегенә матур концерт (һәм Салават Фәтхетдиновтан миңа бер кашык дегет)
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Концерт дәвамында Данияр Соколов җитәкчелегендәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры уйнады. Программада Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары һәм татар композиторлары әсәрләре яңгырады. Концертның алып баручысы, номерларны игълан итүче булмады. Җырларның исеме, авторлары һәм башкаручының исеме зур хәрефләр белән экранда тәкъдим ителде.

Номерлар арасында Илһам Шакиров биографиясеннән кайбер мизгелләрне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштерде. Мәсәлән, ничек итеп Илһам Шакировның гаиләсенә «Күке» кушаматы тагылуы, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Рабит Батулланың истәлекләре спектакль өзекләре кебек форматта тәкъдим ителде. Минзәлә театры коллективына рәхмәт.

«Илһам абый шикелле моң иясе әле тумаган. Юк әле ул»

Сәхнә артында Минзәлә театры артистлары белән сөйләшеп алдык:

– Без концертның башыннан ахырына кадәр сәхнәдә булдык. Режиссер Марсель Мәхмүтов иде. Илһам Шакиров белән бәйле хатирәләрне сәхнәләштердек. Концертның үзенчәлеге шунда: һәрберебез Илһам Шакировның репликаларын әйтәбез һәм тамашачыга аңлатып бирәбез. Хәзерге вакытта Казан гастрольләрендә без, аннары районнарга китәбез, – диде алар. Бүлмәгә Минзәлә театры актрисасы, Илһам Шакировның авылдашы, Татарстанның халык артисты Венера апа Нигъмәтуллина килеп керде:

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

– Илһам абыйның әбисе, бабасы безнең Яңа Бүләк авылыннан. Ул элек бик зур авыл булган. Илһам абыйларның кушаматы «Күке» була. Аның әтисе Гыйльметдин абыйга «халык дошманы» дигән гаеп тагып, нахакка төрмәгә ябалар. Гыйльметдин абый 50 яшенә җитәр-җитмәс вафат була. Илһам Шакировның әнисе Нуриәсма апа берүзе 6 бала белән өйдә кала. Барысы да җырлый иделәр, чөнки Нуриәсматтәй матур җырлый торган иде. Безнең өй каршысында туганнары тора иде. Туганнарга баргач, Нуриәсма апаларга да кереп чыга идек.

Илһам абый белән бик күп аралаштык, якыннан беләм. Казанда укыганда да фатирында булганым булды. Күп мәртәбәләр очраштык. Илһам абый шикелле моң иясе әле тумаган. Юк әле ул. Гасырга – бер, диләр бит. Ул бик укымышлы иде. Берсендә, без авылга кайткач, зиратка бардык. Гарәп графикасында язылган бар нәрсәне укый ала иде. Тарихны, математика бик яхшы белә иде. Гаҗәеп белемле шәхес. Бар яктан килгән!

Ул – авылдан чыгып, түбәннән күтәрелеп, үз-үзен кеше иткән һәм тамашачыны үзенә җәлеп иткән кеше. Аның исеме дә җисеменә туры килә. Чыннан да, Илһам чишмәсе – нәселдән килгән. Якты сәнгать дөньясында Илһам абый онытылырга тиеш түгел. Ул барыбыз өчен үрнәк. Татар дөньясы сәнгатендә зур эз калдырган кеше, – диде Венера апа.

«Улым, мин сиңа ике күлмәк алып кайттым»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Илһам Шакиров белән 35 еллап бергә эшләвен әйтте.

– Гастрольләргә чыкканда да гел бер купеда була идек: Илһам абый, Әлфия апа, Вафирә һәм мин. Юлда йөргәндә, бөтен нәрсә турында сөйләшә идек: репертуар һ.б. мәсьәләләр хәл ителә.

Мин Казан дәүләт консерваториясенең 3нче курсында укыганда Татар дәүләт филармониясендә эшли башладым. Илһам абый репертуарындагы иң катлаулы җырларны миңа бирә иде. Җырларга мәҗбүр итә иде хәтта. Химиклар мәдәният сараенда минем концерт вакытында «Таштугай» җырына рояльдә аккомпанировать итте, мин җырладым.

Бу шәхес дөньяны, милләтне, сәнгатьне коткарыр өчен, аны күтәрер өчен, татарны татар итеп яшәтсен өчен, бик озак еллар милләткә үзенең гомерен багышлаган. Милләт өчен хезмәт иткәннәр күп инде ул: Тукай, Сәйдәш, Урманче, дибез... Әмма Илһам абый катлаулы жанр – җыр жанрында революция ясаган. Халыкчан башкаруны академик вокал кысаларына «утыртып», ике юнәлештән бер зур юнәлеш ясап, ике елганы бергә кушып, зур океан ачкан кеше. Һәрбер әсәре зур формада җырланды. «Син сазыңны уйнадың», «Бер алманы бишкә бүләек» һ.б.

Хәтерлим, Римма Ибраһимова төркемендә эшли башлаган чак. Ул вакытта сәхнә костюмнары дефицит иде. Илһам абый миңа Чехословакиядә тектерелгән «стойка» якалы ак төстәге 2 күлмәк алып кайтып бирде. Ул вакытта телефоннар юк иде. «Улым, мин сиңа 2 күлмәк алып кайттым», – дип, записка язып калдырган иде. Күлмәкләрнең берсе Апас районында музейда, берсе үземдә саклана, – дип хатирәләре белән уртаклашты артист.

Әсхәт Хисмәт: «Бер җырын гына белмим»

Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әсхәт Хисмәт, төзелештә эшләгәндә, Илһам Шакиров концертларын калдырмаган:

– Өлкән җырчылар арасында кумирым – Илһам абый Шакиров иде. Бөтенесен яратам: Таһир абый Якупов, Габдулла абый Рәхимкуловны, Әлфия апа, Фәридә апаларны да... Мактанып әйтмим, Илһам абый репертуарыннан бөтен җырын беләм, берсен генә белмим: «Басмаслар ла идем баскычка, баскычларың – бадьян агачы...» дигән җырын.

Армиядән кайткач, төзүчеләр мәдәният сараенда үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри башладым. 12 август – Төзүчеләр көне, менә шунда таныштым да инде Илһам абый белән. Алар «Идел» вокаль-инструменталь ансамбле белән килделәр. Бөтен батырлыгымны җыеп, аңа рәхмәт сүзләре әйттем. Аның концертына баштан акча түләп йөри идем, аннан соң, танышкач, Илһам абый баянчысы Ирек абый Галиевның әти-әнисе белән бергәләп, беренче рәткә бушлай кереп утыра идек. Төзелештә эшләгәндә концертларын бер дә калдырмадым, театрда эшләгәндә, график туры килмәгәч, гел йөреп булмады.

Алар бөтен җирне әйләнеп, йөреп кайталар иде дә, аннары Казанда концерт бирә иделәр. Бервакыт, аның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концерты өзелде. Тавышы бетте. «Аракы эчә, исерек килеш өзгән», – дип, имеш-мимешләр чыгардылар. Обкомдагы Рәис Кыямович дигән кеше аны сүккән. «Эчмәдем мин, тавышым өзелде! Ярар, борчылмагыз, сез китәрсез, без калырбыз», – дигән Илһам абый. Шулай да, концерт булды! «Кадерле тамашачылар, дөнья булгач төрле хәлләр була. Самолет та төшә, кеше дә үлеп тора. Авыру – үтә торган хәл. Без сезнең белән кабат очраштык, кабат җырлашырбыз», – дип әйтә Илһам абый. Рәис Кыямович алдан үлде, Илһам абый әле шактый гына җырлап йөрде, – дип искә алды ул.

Рәсим Низамов: «Киңәшен онытмыйм»

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Илһам Шакиров белән күп җирләрдә гастрольләрдә йөргәнен искә алды:

– Илһам абый белән 1997 елда «Татар җыры» халыкара конкурсында таныштым. «Өченче көн тоташ кар ява» җыры белән чыгыш ясадым. Беренче танышканда шушы җырны башкару турында киңәшләрен биргән иде. 1998-1999 елларда бергәләп «турне-концерт» эшләдек. Мәскәү, Ижевск, Уфа һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясадык. Тереләй күреп, тереләй тавышын тыңлап, аңа сокланып калдым.

Илһам абыйның ачуланып әйткәне булмады. «Беркайчан да халык җырларын репертуарыңнан калдырма», – дигән киңәшен онытмыйм. Эстрада бүген бар, иртәгә – юк, дигән кебек. «Халык җырлары сине җырчы буларак яшәтә», – дия иде.

Илһам абыйның баянчысы Рөстәм Вәлиев белән дә бергә эшләргә туры килде. Язмаларны тыңлап, аның аша да кайбер киңәшләрен җиткерә иде, – диде җырчы.

Рөстәм Насыйбуллин: «Эстрадада Илһам абый кебек җырны җиткерә белеп җырлаучылар, минемчә, юктыр»

Халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы Рөстәм Насыйбуллин Илһам Шакировның җырлары репертуарында урын алганын әйтте:

– Бүгенге концертта халык белгән, киң кулланылышта булган җырлар җырланды. Минем репертуарымда Илһам абыйның бик күп җырлары бар. Башкару өчен катлаулы җырлар, аеруча – тиз җырлана торганнары. Тамашачыга җырны җиткерә белеп җырларга кирәк. Эстрадада Илһам абый кебек җиткерә белеп җырлаучылар, минемчә, юктыр, – диде җырчы.

«Илһам чишмәсе» бәйгесе турында җәмәгатьчелек белсен иде»

Бер бүлмәдә халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы Азат Кәримов тавышын җылытып (распевка ясап), репетиция ясап ята иде:

– Бөтенроссия күләмендәге Илһам Шакиров исемендәге «Илһам чишмәсе» бәйгесе сафка басканына инде 4 ел. Анда Россиянең 16 төбәгеннән катнашалар. Бәйге Сарманда үтә. Меңләгән кешеләрдән 18 кеше генә сайлап алына. Бу мәгълүматны җәмәгатьчелек белсен иде. Рөстәм Хөсәенов әлеге бәйгедә узган ел беренче урын алган иде, – дигән теләген әйтте Азат Кәримов.

Концертның беренче бүлеген яшь егет Рөстәм Хөсәенов башлап җибәрде. Яшь булуына карамастан, «әллә кайларга» кереп, тавышын бормаландырып-бормаландырып җырлый. Аны Илһам Шакировның яшь чагындагы образында тәкъдим иттеләр. Таланты бар егетнең, чыннан да, иҗади киләчәге Илһам абыйныкы кебек якты булсын иде.

Алга таба Фердинанд Сәлахов, Азат Кәримов, Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Әсхәт Хисмәт, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Татьяна Ефремова, Рәсим Низамов, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Игорь Дмитриевлар чыгыш ясады. Тагын нәрсәсе үзенчәлекле – аксакал язучыларыбызның Илһам Шакиров турындагы фикерләре-цитаталары экранда күрсәтелде. Алар номерлар арасында тәкъдим ителде.

Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров турында сөйләшер өчен өенә чакырды: «Өемә чакырып, урын җәеп, чәй эчеп ятарбыз...»

Концертның вип-җырчысы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов иде. Салават абый Илһам абый белән иҗатташ коллегалар гына түгел, ә дуслар да булганнар. Чөнки Салават абыйның 1990 еллар ахырындагы концерт язмаларында чакырылган кунак буларак Илһам абый Шакировны да күреп була иде. Язмалардан карап, Салават абый – Илһам Шакировның хәер-фатихасын алган җырчы, дип тә нәтиҗә чыгарып була (бу бәхет бөтен җырчыга да тәтеми!). Бер-берсенең өйләрендә кунакта булганнарын да сөйләгәне бар иде Салават абыйның, димәк, чын иҗади дуслык булган ул.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Салават абыйның чыгышы икенче бүлектә дип язып куелган, иң соңгы 2 номер – аныкы. Концерт башланганчы үзен сәхнә артыннан эзләп карасак та, табып булмады, «килмәгән әле» диделәр. Ярар. Өметсез шайтан гына була, диләр бит, беренче бүлек тәмамланып, тагын сәхнә артына юл тоттым. Әһә, Салават абый командасы килгән! Аерым бүлмә биргәннәр. Бүлмәне Салават абыйның концерт директоры сагалап тора иде. Мине күрүе булды: «Юк, лучше кирәкми», – дип, кире борырга тырышты. Алай да, бераз көтеп торгач, бүлмәгә юл ачылды: егетләр әллә кая таралышып беттеләр. Ул ишектән Ришат Фазлыйәхмәтовның да чыгып киткәнен күрдем – нишләп йөргәндер, концертта катнашмагач?..

Әкрен генә кердем дә, ишекне шакып, эчтәге бүлмәгә үттем. «Мөмкинме?» – дип сораулы карашыма Салават абыйның баянчысы Илфат Шәехов: «Әйе», – дип, баш какты. Ни күрим: Салават абый кәрт сугып утыра икән. Уеныннан бер дә аерыласы килмәде бугай. Ләкин минутлар санаулы бит, тәнәфес озак бармый, мин соравымны биреп өлгергәнче, Салават абый:

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

– Алия, синме? – дип сүзен башлады.

– Юк, мин Зилә булам.

– Миңа Алия кирәк иде, – дип көлемсерәп куйды. Мин мондый сөйләшү көтмәгән идем:

– Салават абый, Илһам абый турында сөйләшикче, берничә җөмлә белән сөйләп китә алмассызмы икән… – диюгә ул:

– Илһам абый турында 2 җөмлә әйтмиләр, балакаем. Илһам абый турында 2 сәгать сөйлиләр. Шуңа күрә вакытым юк, – диде.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

– Илһам абыйның җырлары күңелегезгә якынмы соң? – дигән булдым. Сөйләшүнең азакка якынлашканын аңлаган идем инде. Салават абый янына бер кергәнсең икән, ярты уңышка ирешкәнсең, дигән сүз! Һәм аның Илһам абый турында бер генә булса да җөмлә әйтүен ишетмичә чыгып китү дөрес булмас иде, шулай бит? Юк, кирәк түгел миңа озын-озын докладлар. Бер җөмлә җитә бит, бер җөмлә. Ничек тә, Салават абый белән әңгәмәне дәвам иттерәсе килде...

– Бигрәк ерак. Күрәсем дә килми. Пожалуйста, андый сорау бирмә. Ул – зур әйбер, монда гына сөйләшә торган әйбер түгел. Өемә чакырып, урын җәеп, чәй эчеп ятарбыз... – диде Салават Фәтхетдинов.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Менә шундый кыска гына әңгәмә булды Салават абый белән. «Ярар, аңладым Сезне, рәхмәт!» – дип, борылып чыгып киттем.

Кызганыч, әлбәттә, Салават абыйдан менә шундый кыска гына җавап ишеттем... Ә командасы аңа кушылып көлде, ник бер сүз әйтсеннәр. Ә нигә әйтсеннәр? Берсенең дә уңайсыз хәлдә каласы килми, чөнки «тимер кызган вакытта» «шеф»ның авызыннан тәнкыйть сүзе дә, мактау сүзе дә, сүгенү сүзе дә чыгарга мөмкин. Аның холкына һәм темпераментына ияләшкәннәр артык сүз әйтмәсләр. Йә бәреп үтерер?

Миңа комментарий бирүче артистлардан беркем дә 2 сәгать сөйләп тормады, үз фикерләрен җөпләп, туплап әйтә алдылар. Ләкин, күрәсең, әллә Салават абый һаман да журналистларны өнәп бетерми, әллә фикерен туплап бетерә алмаган, әллә инде кәефе төшкән чак булган, әллә яратып уйнаган уеныннан бүлдереп, ачуын чыгарганмындыр…

«Нидер көтте халык. Ләкин булмады»

Бу вакыт тамагым да кипкән иде, тиз генә ашханәгә кереп, чәй алдым. Өстәлләр тулы, сайланып торырга вакыт юк. Бер буш урындык күреп алдым да шунда барып утырдым. Үз уйларым белән башымны аска иеп, чәй эчә башладым.

– Сеңлем, кыстыбыйдан авыз ит! – дип, янымдагы бер абый кыстыбыйлар салынган зур тәлинкәне миңа сузды. Күтәрелеп карасам, Татарстанның халык артисты Вил Усманов икән! Кыстыбыйлар, чыннан да, телеңне йотарлык итеп пешкән иде, суынып та өлгермәгән – җып-җылы. «И рәхмәт яугыры, Вил абый!» – дип рәхмәт әйтеп, тәмләп сыйландым. Кәеф күтәрелеп киткәндәй булды, эчкә җылы кереп китте.

Чәйне эчеп бетергәндә, ашханәдән кешеләр чыгып бетте диярлек. Салават абый белән булган әңгәмәне үз эчемнән анализлап, уйланып утыра-утыра, концертның икенче өлеше башланганын сизмичә калганмын. Ашханә хезмәткәрләреннән тыш, Вил абый да, беркем дә калмаган. Тизрәк залга кереп утырдым.

Вил абый күңелне никадәр күтәрсә дә (аның бу яхшылыгын мәңге онытмам), теге сөйләшү һаман «колакны тырнап» тора иде. Концерт дәвам итә, «Бер алманы бишкә бүләек» җыры белән Зәринә Хәсәншина, аннары «Керфекләрең нигә кара?» җыры белән Алмас Хөсәенов, «Өзелгәнсең сиреньнән» җыры белән Ильвина чыгыш ясады. Җырлары – халыкчан, тавышлары – моңлы, башкарулары – үзәкләргә үтәрлек! Бик тәэсирләндем мин бу чыгышлардан, дөресен әйткәндә. Илгиз Мөхетдинов, Чулпан Йосыпова, Алинә Шәрипҗанова, Алинә Даутовалар чыгыш ясады. Һәм…

Менә ул, көтеп алынган мизгел, Салават Фәтхетдинов сәхнәгә чыкты. «Минутларны ник саныйсың?» җырын а-капеллога башкарды. Бу башкаруны тыңлаганнан соң тагын бер тапкыр: «Аллаһы Тәгаләдән бирелгән тавышы, моңы, таланты бар мала-ай», – дип уйлап куясың. «Афәрин, шәп!» – дип, залдагы тамашачы сызгыра-сызгыра алкышлады. Мондый «а-капелла» чыгышларны күптән онытканбыз, тыңлау гадәтеннән чыгарганбыз икән бит. Салават абыйның ялгыз башкаруыннан соң тагын бер «а-капелла» ишетәсе килде. Шулкадәр колакка ятты инде менә!..

Ә мин һаман үземнекен көтәм: «Эх, Салават абый сәхнәдән булса да, Илһам абый турында сөйләмәсме икән?» – дим. Баянчылар, подпевкадагы кызлар чыкты. «Мин яратам сине, Татарстан» җыры башланды. Әһә, минәйтәм. Булмады бу. Өмет бөтенләй сүнде, хыяллар чәлпәрәмә килде. Тамашачы күзлегеннән чыгып әйтә алам: Салават абыйның истәлек-кичерешләре җитмәде монда. Нидер көтте халык. Ләкин булмады. Татарстанның гимнына әйләнә язган «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарганнан соң, сәхнә пәрдәсе ябылды. Шуның белән Илһам Шакировның 89 еллыгына багышланган концерт тәмам булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 февраль 2024
    Исемсез
    Зилә,күңелеңне төшермә сеңелем,язмаң матур,җөмләләрең урынлы,ә"һәрбер ялтыраган алтын булмый"шул.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100