Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров исемендәге премия: «Исемне кесәгә салып куярга була, әмма җаваплылыгы бар!»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Тантанада премия лауреатларын котладылар. Чараны «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да күзәтте.

news_top_970_100
Илһам Шакиров исемендәге премия: «Исемне кесәгә салып куярга була, әмма җаваплылыгы бар!»
Салават Камалетдинов

Илһам Шакиров исемендәге премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Приз фонды – 600 мең сум.

Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
  • «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы.

Филармониягә килеп җиткәндә, тантана башланырга 1 сәгать вакыт бар иде әле. Шуңа күрә филармониянең сәхнә артына – артист халкы репетиция ясый торган урынга юл тоттым.

Премия тантанасының быелгы яңалыгы турында: «Җырларның тарихын сөйләү – Илһам абыйның традициясен дәвам итү»

Тантананың режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнә артында урындыкта утырып тора иде. Кулында – сценарий. Үз уйларына чумган, бәйрәм башланырга әле вакыт бар иде. Хисләрен яшермәде ул: «Сөйли алмыйм, борчылам», – ди. Шуңа күрә тантананың режиссеры, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова белән әңгәмә кордым. Илһам Шакиров премиясенә ул беренче тапкыр сценарий язган.

Фото: © Владимир Васильев/архив

– Быел сценарийны шигырьләр белән үреп барырга тырыштым. Җырларның тарихын да кертәсе килде, чөнки Илһам ага һәр концертында җыр тарихын сөйли иде. Җыр ничек туган, кайдан ишеткәннәр, ничек яздырганнар? Бу – тамашачы өчен бик кызыклы. Җыр тарихын сөйләгәндә, ул тамашачы күңеленә тирәнрәк керә. Аның традициясен дәвам итәргә булдым.

Республика премиясе булу үзе үк аның дәрәҗәсен күрсәтә. Бу премияне алган һәр кешегә бик зур җаваплылык өсти. Димәк, бу премия ияләре республика, татар халкы өчен зур хезмәт куйган дип уйлыйм. Премияне алу – бер хәл, аның җаваплылыгы да бик зур. Премия ияләре җыр сәнгатен алга таба үстерүгә дә бөтен күңелен, эшчәнлеген юнәлтергә тиеш була, – диде Илсөяр Иксанова.

Илһам Хаҗиев: «Флера апага бирделәр. Габделфәт Сафинга премия биргәнне көтеп торачакмын»

Филармониянең сәхнә артын калдырып, фойега чыкканда, тамашачылар бер-бер артлы килә тора, урыннарын эзләп, утыра тора иде... Тамаша башланырга санаулы минутлар калган. Мин дә үземнең урынымны эзләп барган арада, Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевны очраттым. Аның бу премиягә карата үз фикере бар:

Фото: © Рамил Гали/архив 

– 2019 елда Илһам абый вафат булып, аның исемендәге Республика премиясе барлыкка килде. Илһам абый иң беренче премия лауреатлары итеп Флера апа Сөләйманова белән Габделфәт Сафинны күрергә теләр иде. Флера апага бирделәр. Габделфәт Сафинга премия биргәнне көтеп торачакмын. Ничә еллар Илһам абыйга булышып торды. Премияне беренче сәхнә тоткан артистларга бирергә кирәк. Сүз дә юк, Филүс Каһиров та лаеклы, 6-7 ел көтәр иде әле, ләкин Флюра апа бар бит әле...

Быелгы премия ияләре – лаеклы кешеләр. «Татарстанның халык артисты» исемен йөрткән артистлар һәрберсе лаеклы. Әгәр аларга шундый бөек дәрәҗәдәге исем бирелгән икән... Ничек бирелгән – анысы инде башка сорау. Һәр артист үзен дәгъваларга мөмкин.

Илһам абый белән Флера апа Сөләйманова 40 елга якын Татар дәүләт филармониясендә эшләде. Алар бик дус иде, икесе дә тыйнак: холык-фигыльләре дә туры килә иде. Филармониядә эшләгәндә Илһам ага җырчы Габделфәт Сафинны эшкә алды, аның белән гастрольләргә чыкты, бергә сәхнә тоттылар. Тыйнаклык мәсьәләсендә, характерлары да туры килә.

Илһам абый авырый башлагач, Сафиннар гаиләсе аның хәлен һәрдаим сорашып, булышып торды. Бу – зур батырлык. Флер абый Шакиров, Әсхәт абый Хисмәтовның премия алуларын бик тә сөендем, алар икесе дә Илһам абыйга зур хөрмәт белән карады. Флер абый – туганы, ә Әсхәт абый Илһам аганы бик тә хөрмәт итте. Икесе дә Илһам абыйны төнлә сакладылар.

Әйтик, Габдулла Тукай: «Кемнәр минем премиягә кандидат була ала?» – дип әйтә алмый. Ә Илһам абый 4 ел элек кенә китеп барды. Кичә генә кебек. Илһам абыйның үз фикерләре дә булырга мөмкин, һәр җырчыга үз карашы бар иде, – диде ул.

Филүс Каһиров «бис»ка җырлады

Бәйрәм Илһам Шакировның язмасы – «Идел буе каеннары» җыры белән башланды. Сәхнәдәге зур экранда Илһам абый һәм аның белән бер сәхнәдә җырлаган артистларның фотолары күрсәтелде. Тамаша барышында исә экранда һәр җыр һәм шигырьнең авторларының портретлары күрсәтелде. Моның өчен аерым «афәрин!» дип әйтәсе килә.

Тантананы Айзилә Батырханова белән Ришат Әхмәдуллин алып барды. «Илһамлы бәйрәм»дә татар шагыйрьләренең шигырьләрен Искәндәр Хәйруллин һәм Фәннур Мөхәммәтҗанов укыды. Чарада узган тантанада премия алучылар һәм «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесе лауреатлары чыгыш ясады.

Концертны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова «Кайт, Сөембикә» җыры белән башлап җибәрде. Аннан соң Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров «Җиз кыңгырау моңнары» җыры белән «бис»ка җырлады. Беренче премиядә дә ул Илһам абыйга тартымрак итеп, сул кулын күтәреп җырлаган булган, быел да җырчы нәкъ шул кулын күтәрде. Әллә күңелне күтәрә торганга җыр булганга микән? Илһам абыйның бу җыры Филүснең тавыш тембрына бик тә бара, һәм ул аны җиренә җиткереп башкара да. Халык, әлбәттә, җырчыны алкышларга күмде.

«Премияне булдыру – Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү»

Җылы алкышлар астында Татарстан Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевны сәхнәгә чакырдылар. Ул премия ияләрен котлады.

– Күптән түгел генә опера һәм балет театрында Илһам аганың «Мәңгелеккә китеп барам» җыры яңгыраган вакытта, бөтен татар халкы, яраткан тамашачысы аны бакыйлыкка зурлап озатты. Шушы вакытта Рәисебез Рөстәм Нургали улы Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр кертергә кушты.

Илһам аганың туган ягында музей да ачылды, Казанда аның исемендәге урам да булды. «Казан Экспо»дагы концертлар залы да аның исемен йөртә. Безнең өчен, җырны, моңны алып бару өчен, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе дә барлыкка килде.

Илһам ага гомере буе милләткә хезмәт итеп яшәде. Ул концертларында халык белән сөйләшә, тел, милләт турында вәгазь әйтә иде. Милләт өчен борчылып яшәде. Бу бит күп җырчыларга хас нәрсә түгел. Төрле төбәкләрдәге Сабантуйларга гел Илһам абый, Әлфия апаны көтә иделәр.

Премияне булдыру – Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү. Татарлар һәрчак җырлап яши торган халык булды. Шуңа күрә без «халыкчан җыр» номинациясен дә керттек. Телебезне, мәдәниятебезне саклау – зур горурлык. Исән-сау булыйк, – диде ул һәм премияләрне тапшырды.

Флюра Сөләйманованың «Әниемә» дигән җырын «Чулпан» балалар ансамбле җырлады

Әйтергә кирәк, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясендә булмады. Аңа премияне туган көнендә өенә барып тапшырганнар, премиягә ул килә алмаган. Филармония сәхнәсендә аның «Әниемә» язмасын яңгыраттылар. Җырны Казан шәһәре филармониясенең «Чулпан» балалар ансамбле дәвам итеп җырлады.

Берзаман сәхнәдә «Әллүки» җыры ишетелә башлады. Бернинди музыкасыз, фонограммасыз. Әллә берәр язманы куйдылармы, дисәм, ниһаять, җырчы үзе күренде. Алмас Хөсәенов иде ул. Кабатланмас тавышы белән ул филармония тамашачыларын шаккатырды, тын алмыйча аның а`капеллага җырлаган моңлы тавышын тыңлап утырды. Бормаландырып-бормаландырып җырлый үзе. Моң нинди була ул, дисәләр, Алмас Хөсәеновның тере тавышка җырлаганын тыңлап карагыз, диясе килә. Алмаска халык тагын да көчлерәк кул чапты.

Башкортстаннан Фәүдәт Гыйләҗев: «Минем өчен моннан да зуррак премия юк»

Күптән түгел генә ул Башкортстанның Чакмагыш районында Илфак Смаков исемендәге вокалистлар республика конкурсында 45 җырчы арасыннан Гран-при иясе булган.

– Чакмагыш – Башкортстанның татар районы. Җанисәптә дә үзебезне «татар» дип яздырабыз, бездә татарлар яши, – дип башлады ул сүзен. – Илһам Шакиров – иң легендар җырчы. Без аны мәктәп елларыннан бирле тыңлап, тавышына сокланып үстек. Аның җырлары, моңы халкыбыз күңелендә мәңге яшәячәк. Әле озак еллар аны искә алырлар.

Илһам Шакиров – сирәк очрый торган талант иясе, халкыбызга Ходайдан бирелгән зур бүләк. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә лаек булуым белән бик тә горурланам. Минем өчен моннан да зур премия юк. Үзем дә олы яшьтә, шушы яшьтә шушы премиягә лаек булуым белән бик бәхетлемен. Җырларымны югары бәяләгән Татарстан җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы, комиссия әгъзаларына рәхмәтлемен. Илһам Шакировның җырларын өйрәнеп җырлыйбыз, – диде «халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) премия иясе.

Ул  Илһам Шакиров репертуарыннан «Су буйлап», Илгиз Мәҗитов иҗат иткән «Очып кайтам» дигән җырларны башкарды.

Сүз уңаеннан, «Очып кайтам» җыры – бигрәкләр дә матур, мәгънәле җыр. Һәм ул нәкъ менә Фәүдәт абый тавышы белән күңел кылларын тибрәндерә кебек тоелды миңа. Әлбәттә, Илһам абый «мәктәбе»нә бер җырчы да җитә алмый, әмма миңа бу җырны Илһам абый башкаруында ишетергә насыйп булмады. Шулай да, Фәүдәт абый җырлаганда, «каз тәннәре» чыкты, бер мизгелгә булса да, 30-40 ел элек булган «баянлы» концертка эләккәндәй булдым.

Фердинанд Сәлахов: «Мактаулы исемне алып, кесәгә салып куярга була, ләкин аның җаваплылыгы бар!»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов быел хастаханәдә ятып чыккан иде. Кичә ул филармония сәхнәсендә чыгыш ясады. Чыгышыннан соң җырчыны бөтен зал озаклап алкышлады. Котларга дип, аның дусты Гөлназ Шәйхи дә килгән иде. Ул аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов фикеренчә, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен алу – зур җаваплылык.

– Горурландыра, куркыта. Бик бәхетлемен! Әле ышанып та бетеп булмый. Премиясен, мактаулы исемне алып, кесәгә салып куярга була, ләкин аның җаваплылыгы бар! Әгәр синең исемеңне телгә алганда бөек кешенең дә исемен өстәп, «Илһам Шакиров премиясе лауреаты» дип әйтәләр икән, Илһам абыйның биеклегенә тартылырга, йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгелсең. Аның иҗатының дәвамчысы булырга тиешсең.

1981 елда Казан дәүләт консерваториясенең 3нче курс студенты чакта филармониягә җырчы буларак кабул ителгән идем. Исән вакытында ук ул мине үз канаты астына алып, үз репертуарындагы барлык катлаулы җырларны биреп җырлатты. Мине иҗат юлына этәреп торды.

38 ел иңгә-иң Илһам Шакиров белән бер урында – филармониядә эшләдек. Аның «планкасы» бик югары булды. Ул академик вокал белән халык җырлавы берләштереп, үзенең мәктәбен булдырды. Безгә Илһам Шакиров планкасына омтылырга кирәк. Илһам абый бик күп ярдәм итте, укытучым булды.

Илһам Шакиров премиясен быел 4 кеше алды. Алар да шул ук хисләр кичерә дип беләм. Бу – бик зур җаваплылык. Моны һәр кеше аңларга, белергә тиеш.

Илһам Шакиров тудырган классик җырларны бүген тудыра алабызмы? Һичьюгы, Илһам ага тудырган классик җырларны киләчәк буынга илтеп тапшыра алабызмы? Уйланырга нигез бар, – диде быелгы премия иясе. Фердинанд Сәлахов Илһам Шакиров репертуарыннан «Яшь наратлар» һәм «Ахун авылы көе» дигән җырларны башкарды. Җырчыны Апас җәмгыяте якташлыгыннан да котладылар.

Әсхәт Хисмәт: «Илһам абый миңа бик якын иде»

Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Әсхәт Хисмәт Илһам Шакировны якын кеше буларак искә алды. Ул аның белән 12 августта Төзүчеләр сараенда танышкан булган, шул көннән алып вафатына кадәр һәрчак элемтәдә булган, Илһам ага белән аралашып, хәлләрен белеп торган.

– Өлкән буын артистлардан барысын да яратам, әмма Илһам абый бик тә якын иде миңа. Ул минем кумир җырчым иде. Төзелештә эшләгән чакта аның бер концертын да калдырмадым. Илһам ага белән Төзүчеләр сараенда таныштык. Аның концертларында беренче рәткә магнитофонны күтәреп килеп утыра идем, аннан соң аның бөтен җырларын яздыра идем. Чәчәк бәйләме биргәндә, ул һәрчак «Кыйдаш» җырын җырлый иде. Мине күреп: «О, Кыйдаш килгән!» – дип әйтә иде.

12 августта – төзүчеләр көнендә – Илһам ага «Идел» инструменталь ансамбле белән концерт куйды. Бик озак көтеп тордым. Бөтен кыюлыгымны җыеп, янына бардым. Таныштык, дуслашкач, концертларга бушка йөри башладым. Бик гади, эрудит кеше булып чыкты. Җыр җыр җырласаң, шунда ук ноталарын да язып бирә иде.

Минем 50 яшьлек юбилей кичәсенә Филармония исеменнән килеп котлаган иде. «Җилләр исә» дигән җырны башкарды. Бер кәгазь кисәгенә ноталарын да язып калдырды. Мин аны кадерле истәлек итеп өемдә саклыйм. Бәлки, киләчәктә музеена да тапшырырмын.

Ә инде премия иясе булуыма шат, бәхетлемен. Иҗатымны күреп, бәяләгәннәре өчен жюри әгъзаларына рәхмәт! Бу – минем өчен горурлык. Музыкаль белемем юк.

Илһам абый – яраткан артистым, җырчым. Бик юмарт, ярдәмчел иде ул. Чүпрәле районында спектакльләр куеп, гастрольләрдә йөргәндә юлда автобус ауды. Кунакханәгә кайттык, Илһам абый да «Идел» ансамбле белән шунда иде. Илһам абый шоферына әйтте: «Бар, калган артистларны алып кайт», – диде. Барып, артистларны алып кайтты. Без кайтканда, инде табын әзерләп куйганнар иде! Бу истәлекне мәңге онытмам.

Вафат булгач, үзен юып, кәфенләп озатырга да туры килде. Үзебез исән чакта Илһам абыйны онытмабыз, дип уйлыйм, – диде Әсхәт Хисмәт. Тантанада ул Илһам Шакиров репертуарыннан «Шәкерт җыры»н һәм «Җилләр исә» җырларын башкарды.

«Моңыбызны саклап, шәхесләребезне данлап яшик!»

Сәхнәгә «Татар моңы» халыкара телевизион бәйгесе лауреаты Алинә Кәримова чыкты. Ул Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Чияле тау» җырын башкарды. «Чияле тау» җырына Алинә Кәримова яңа сулыш өрде. «Мондый көчле тавышлы, үзенчәлекле җырчыларыбыз булганда татар эстрадасы яулаган югарылыгын югалтмас», – диде алып баручылар. Бу сүзләр белән һич кенә дә килешмичә мөмкин түгел. Тамашачылар арасында да «Алинәгә берсе дә җитми, ул үз моңында сәхнәдә үзе генә йөзә, тавышы шулкадәр моңлы», – диючеләр булды.

Зөлфирә Шәйдуллина «Гармунчыга» җырын башкарды. Зөлфирә бик талантлы, ике дә уйламыйча, баянга кушылып, сузып-сузып җырлый ала. Аның тавышына да тамашачы мөкиббән китте, чыгышын яратып кабул итте.

Илгиз Мөхетдинов «Казах кызы – сөйгәнем» җырын башкарды. Шулай ук бик талантлы, өметле җырчы. Соңрак ул Алмас Хөсәенов һәм Филүс Каһировка кушылып, «Җырланмаган әле безнең җыр»ны башкарды. Сүз дә юк, өчесенең өч тавышы бар, өчесе – өч талант.

Премия тантанасының соңгы номеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка тапшырылган иде. Ике баянчысы – Альфред Якшимбетов һәм Илфат Шәехов белән ул «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын җырлады. Дөресен әйткәндә, бу җыр инде рәсми булмаган гимнга әйләнде. «Ак Барс» хоккей командасының быелгы сезондагы уеннарына йөрүчеләр бу җырны ятлап бетергәндер: «Ак Барс» җиңгәч, шушы җыр куела иде бит. Экранда сүзләре дә язылгач, бөтен «Татнефть-арена» залы кушылып җырлады «җиңү җырын». Шуңа да бу тантанада «Ак Барс» фанатлары булмыйча калмагандыр: җыр яңгырый башлауга, халык торып басты, кушылып җырладылар.

Салават абый сүз әйтмәде. «Телеграм» каналында гына ул: «Лауреатларны чын күңелдән котлыйм! Моңыбызны саклап, шәхесләребезне данлап яшик!» – дип язган. Тантана «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Концертта Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры уйнады.

  • Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен, 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 - 2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
  • Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап 2 елга 1 мәртәбә тапшырыла.
  • Илһам Шакиров исемендәге I Республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. 2020 елда Илһам Шакиров исемендәге премия Резедә Галимова, Филүс Каһировка, халыкчан тавыш иясе Флер Шакировка тапшырылды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100