Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакиров һәйкәле кайда булыр, җырчы исемендәге бәйгедә нигә Гран-при тапшырылмый?

«Без – Тукайлы, Сәйдәшле, Илһамлы халык!» – дип, горурланып әйтергә яратабыз. Исән булса, киләсе елда халкыбыз сандугачы Илһам Шакировка 90 яшь тулган булыр иде. Аның мирасы ни хәлдә? Музее, һәйкәле булырмы? Болар турында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Илһам Шакиров һәйкәле кайда булыр, җырчы исемендәге бәйгедә нигә Гран-при тапшырылмый?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Илһам Шакировның һәйкәлен булдыру урыны буенча төрле фикерләр бар»

– Кадим Нәзирович, киләсе елда Илһам Шакировның 90 еллыгы була, инде алдан ук әзерләнә башлагансыздыр. Гомумән, сәнгать әһелләренең, ә бу очракта бөек җырчыбызны искә алу кичәләрен онытмыйсыз, үткәреп торасыз. Җаваплы әзерләнәсез. Һәр кичәне ничектер үзенчәлекле, онытылмаслык итеп үткәрергә ниятегез бардыр. Бу эшләрне үзегез генә башкарып чыгасызмы? Шул турыда тәфсилләп аңлатып китсәгез иде.

– Соравыгызда ук безнең өчен Илһам ага Шакировның бик зур, үзенчәлекле шәхес икәнлеген билгеләп үттегез, рәхмәт. Бер елны да Илһам абыйның туган көне көнне концерт үткәрми калганыбыз юк. Илһам абыйны без менә инде дистәләгән еллар төрле юнәлештә, һәр яклап күрсәтеп чыктык кебек. Әмма дә ләкин иҗат даимилекне, алга атлаганны ярата. Шуңа күрә иҗат дулкынында безнең өчен Илһам абыйда ачылып бетмәгән бик күп әйберләр бар дип саныйм.

Быел язын Илһам Шакировның 90 еллыгын билгеләп үтү һәм аны уздыру нисбәтеннән дәүләт комиссиясе төзелде. Комиссиянең рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, урынбасары – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Комиссия эшчәнлегенә бик күп ведомстволар, министрлыклар кушылган. Планнарыбыз бик күп. Алар Илһам аганың 90 еллыгын билгеләп үткән вакытта гына эшләнеп бетмәячәк. Шулай да, әлеге планнарны максималь рәвештә тормышка ашыру буенча эшләребез бара.

Сораулар да күп. Мәсәлән, Казанда Илһам Шакировның һәйкәлен булдыру. Урыны буенча төрле фикерләр бар. Урынны билгеләгәннән соң, һәйкәлне сыйдырырга кирәк булачак.

Илһам абый безнең арабыздан китеп баргач, аның исемен мәңгеләштерү буенча эшләр башланган иде. Әйтик, Татарстан Рәисе ул вакытта яңа гына төзелгән «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан залга Илһам Шакиров исемен бирде. «Салават күпере» торак комплексындагы бер проспектка да Илһам Шакиров исеме бирелде. Николаев урамы, 5нче йорт – бу урамдагы бердәнбер йорт, без аны үзебезнең арада «Илһам йорты» дип йөртәбез. Әлеге йортның диварында Илһам Шакировка истәлек тактасы куелды. Аның каршында Тукай скверы – Габдулла Тукай һәйкәле бар. Шул тирәләрне күз уңында тотып, Илһам абыйга һәйкәл шул тирәдә булмасмы, дибез.

Илһам абыйның каберлеге өстендә матур композиция булдырылды – диңгез сурәтендә кыя куелган, анда фортепиано төймәләре дә урнаштырылган. Бары тик Илһам Шакиров дип кенә язылган. Аны бөтен кеше белгәнлектән, ул шулай уйланылды. Кабер ташы – үзенчә сәнгать әсәре булып тора, каберлеккә карагач, «Әдрән диңгез»ләрне күз алдына китерәсең…

Илһам Шакиров каберенә чәчәкләр кую

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Шәүкәт Галиевның «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән гыйбарәсен беләбез. Киткән кеше артыннан шундый эшләрне башкару, минемчә, бик кирәк.

Шушы көннәрдә – 2 ноябрьдә – Илһам абыйның туган авылы –Тукай районы Яңа Бүләк авылына кайтырга җыенабыз, зур концерт куярга ниятебез бар. Шулай ук якын көннәрдә анда яңартылган мәдәният йорты ачыла. Авыл халкы һәм район җитәкчелеге әлеге мәдәният йортына Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итте. Аллаһы теләсә, Илһам абыйның туган авылына зур сәфәр булачак.

Илһам Шакировның туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләк авылы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ни өчен «Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ны әле дә алучы юк?

Илһам абый вафат булгач та, «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсына Илһам Шакиров исемен бирү турындагы документ дөнья күрде. Документ нигезендә без 3 елга 1 тапкыр «Татар моңы» фестиваль-конкурсын үткәрергә тырышабыз. Анда төрле дәрәҗәдә урын алган җырчылар концертларда катнаша. Моның сәбәбе бик гади: 3 ел эчендә кеше тавыш ягыннан да, балигълык ягыннан да, шәхес буларак формалашып өлгерми.

Хәтерем ялгышмаса, 1988 елдан «Татар җыры» халыкара конкурсы башлана. Аннары аны 1989, 1991, 1993, 1995, 1997 һ.б. елларда үткәреп киләләр. 1990 еллар – җыр сәнгатен һәрвакыт тулыландырып торган авыл-совхозларыбызның гөрләп эшләгән, яшәгән чоры. Бүгенге көндә авылларыбызга карасак, ул – җир белән күк арасы. Ул вакытта мәктәпләрдә йөзәрләгән бала укыган булса, бүген – уртача 20-30 бала. Шуңа күрә «Татар моңы» конкурсын ни өчен ел саен үткәрмиләр, дигән сорауга бу җавап булып тора. Бәлки, 3 ел аралык та күбрәктер. Мәсәлән, Мәскәүдәге халыкара Чайковский конкурсы 4 елга 1 тапкыр үткәрелә.

«Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның әле бер тапкыр да бирелгәне булмады. Ул бик сирәк очракта, зур талант булган очракта гына бирелергә тиештер. Бу дөрес тә. «Гран-при»ны алыр өчен, сәнгатьтә, әлбәттә, бик зур уңышларга ирешергә кирәк. Беркемгә дә танылмаган кеше Илһам Шакиров исемендәге конкурста «Гран-при» ала икән – бу бит иң югары билге, дигән сүз. Шуңа да бу жюриның зирәклегеннән тора. «Гран-при» юк дигән сүз түгел, ул бар. Әмма дә ләкин аны алыр өчен супер-кеше булырга кирәк.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе дә булдырылды. Әлеге премия конкурсы 2 елга 1 тапкыр үткәрелә. Анда «вокал» (хатын-кызлар), «вокал» (ир-атлар), «халык җырлавы» кебек номинацияләр бар. «Вокал» номинациясендә консерватория белеме булган, опера сәхнәләрендә классик программа белән катнашкан кеше булырга тиеш. Бу премияне алучылар моны исбатлый. Монда ике төрле комиссия эшли: берсе – Мәдәният министрлыгы кысаларындагысы, икенчесе – Васил Шәйхразыев рәислегендәге комиссия. Һәр дәгъва кылучы шушы ике комиссия аша уза. Без – киләчәк буыннарга Илһам абыйның моңнарын оныттырмаска тырышабыз. Әлбәттә, Илһам абый башкаруында бик күп җырлар бар.

Аның мирасын безгә бервакытта да онытырга ярамый. Чөнки әлеге җырларда әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез тәрбияләнгән, аның җырларын җырлаганнар. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә, һәм төп бурычыбыз – аны саклап калу.

Моннан тыш, Тукай һәм Сарман районында инде берничә ел Илһам Шакиров исемендәге «Илһам – Вдохновение» республика күләмендәге фестиваль-конкурс үткәрәләр. Бу – Илһам абыйның мирасын барлау, аның җырларын оныттырмау, иске халык җырларын да онытмау. Бүген без дөнья эстрадасы белән укмашып барабыз. Шуңа күрә үзебезнең тамырыбызны, моңыбызны, әби-бабаларыбыздан килгән мирасыбызны югалтмас өчен, бу зур эш булып тора.

«Илһам абый репертуарындагы җырларның хокукларын үзенә алырга теләүчеләр табылмас дип уйлыйм»

– Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәклеген әйткән иде. Хәзер кем тели – шул, җырны, шигырьне, әкият персонажларына кадәр, авторлык хокукларын үзенә сатып ала ала, рәсмиләштерә. Илһам абыйның репертуарындагы җырлар белән нәрсә булып бетәр?

«Бу фикерне Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка да җиткердем. Илһам абыйның җырларына бернинди авторлык хокуклары булырга тиеш түгел, аны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк. Кем тели, шул җырласын. Алайса бетә. Илһам абыйның репертуарындагы җырлар бернинди кысаларга да кертелми, Россия авторлык җәмгыяте тарафыннан эзәрлекләнми, штрафлар булмый, дигән закон чыгарга тиеш», – дип сөйләгән иде Салават Фәтхетдинов.

– Мин – Салават абыйның җырларында үскән буын, ул – минем кумирым. Меңләгән яшьләр арасында аның белән эшләргә насыйп булды, бик күп концертларын оештыруда катнаштым. Салават абыйның таланты алдында баш иям. Илһам абый, Әлфия ападан соң, Салават абый үзенең урынын алды. Ул исән чагында Илһам абый, Әлфия апа, Флюра апа, Хәмдүнә апа һәм башка бик күп артистларны үзе белән алып, Россия буйлап гастрольләргә алып йөргән иде. Бу кемнең көченнән килә? Бары тик милләте өчен янып-көеп яшәгән шәхеснең генә. «Алар әле бар, алар безнең арабызда», – дип, ул Аллаһы Тәгалә каршында да саваплы эш башкарды. Салават Фәтхетдинов үзенең позициясен хезмәте, гамәлләре белән аңлата. Шуңа күрә, Салават абыйның фикере белән 100 процент килешәм. Классика ул – җәмгыять тарафыннан танылган, беркем дә инкяр итә алмаган төп нөсхә. Минемчә, Илһам абый репертуарындагы җырларның хокукларын үзенә алырга теләүчеләр табылмастыр.

Әле бер көнне генә Гаишә апа безгә килеп керде. Без таныш түгел идек. Аның 67 яшьлек ире Зөфәр абый гомере буе шофер булып эшләгән. «Илһам абый кебек җырлый, тыңлагыз әле! Аны концертта катнаштырасы иде», – дип, миңа Гаишә апа телефонындагы язманы тыңлатты. Ә сез күз алдына китерәсезме, Илһам абый күпме кешене үзенең моңы аша җыр сәнгатенә тартып кертте икән? Миллионлаган кешенедер. Аның һәрберсе Илһам абый кебек тә җырлап карагандыр... Ничек кенә булмасын, Илһам абый – бөтен СССР киңлекләре, Россия буйлап йөреп, ерак чит илләргә чыгып, татарның татар икәнен күрсәткән олпат кешебез. Шуңа да ул – халыкныкы. Әгәр дә Илһам абыйның репертуарындагы җырларны һәр кеше үзенә бикләп куйса, халык сәнгатенә нинди зыян салачагыбызны күз алдына китерәсезме?

Әйе, авторлык хокуклары законы бар. Шул ук вакытта, Илһам абый үзе дә – автор. Ул без белгән 16 җырның авторы, үзе көйләр язган кеше. «Шигырьне язганда Илһам абый янда тора иде», – дип, халык шагыйре Разил Вәлиевның сөйләгәне исемдә калган. «Дөрес яз, ике сүзне бергә кушкач, башка мәгънә килеп чыгарга мөмкин, җырлаганда кушылачак, сүзләрне алмаштыр», – дип, шигырьне яздыра торган булган. Бу инде автордашлык дип тә атала.

Илһам абый бик тә шагыйрьләрне ярата иде. Концертларына да шагыйрьләрне чакыра иде, Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхимнәр, сәхнәгә менеп, Илһам абыйга яки милләтебезгә багышлап, шигырьләр укый иде.

Илһам абый – милләт герое иде. Татарым дип янып яшәгән кеше. Бәлки, аңа бу – җыры аша килгәндер... Туфан абый Миңнуллинны да хәтерлим, Илһам абыйның концертларына килә торган иде, берсен дә калдырмады. Илһам абыйны ихлас күңелдән ярата иде.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Илһам Шакировның мирасын үз кулларында тотарга тырышучылар әле дә бар»

– Авторлык хокуклары дигәндә, соңгы айларда булган хәлләрне күреп торасыздыр: бер юридик зат «Су анасы» исеменә сүзтезмә буларак Роспатенттан патент алган һәм «Әкият» театрыннан һәм, гомумән, «Су анасы» исеме кулланылган һәр спектакль өчен акча таләп итә. Бөек Габдулла Тукай әкиятләрендәге персонажларга кагыла алгач, Илһам абый репертуарындагы җырларга да кагылырлар, дигән шик тумыймы?

– Бернинди гарантия юк, килешәм. Әхлаксызлыкны күрсәтергә кирәк булса, уйланылып бетмәгән законнарга ябышып, бармакка бармак сукмыйча, акча эшләп йөрүчеләр шактыйдыр. Бу очракта үзебезгә уяу булырга кирәк, дип саныйм. Һәр бала Шүрәле, Су анасы һ.б. персонажларын белеп, Тукайның әкиятләрендә тәрбияләнеп үскән. Моны беркемгә дә аңлатып торасы юк, болар – брендлар. Шома гына эшмәкәрләр барлыкка килә, аларның бу персонажларга, бу эшләргә бөтенләй катнашы юк. Әмма дә ләкин алар аны халыктан аерып алып, шул ук халыкка шуны сатып ятарга исәпләре бар. Бу – бернинди кысаларга сыймый.

Минемчә, бу очракта безгә аны закон буенча карап бетерергә кирәк. Бу кешеләр булмаса, икенчеләре табылган булыр иде. Әлеге эш ишелеп төшәчәк, дип уйлыйм. Чөнки халыкныкы булган мирасны бернинди эшмәкәр дә кул астына кертә алмас. Тарихта мондый күренешләр бар, шуңа күрә бу – закон тарафыннан тикшерелә. Мин моны гадәти хәл дип карыйм.

Илһам абыйга килгәндә, андый ниятле кешеләр булгалады. Аның мирасын үз кулларында тотарга тырышучылар әле дә бар. Минемчә, ахыр чиктә Илһам абыйның мирасы татар дөньясында тиешле үз урынын алганнан соң, ул халыкныкы булачак. Без бик күп танылган шагыйрьләренең шигырьләрен дә күреп чыктык. Алар барысы да Илһам абыйны Тукай һәм Сәйдәш белән бер рәткә куя. Бу шигырьләр бихисап. Нәкый Исәнбәттән башлап Туфан Миңнуллинга кадәр.

Җырларны яңартып башкару турында: «Илһам абый репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк»

– Җырлар дигәннән, эстрадада элекке җырларны яңартып җырлау модасы бар. Һәр җырчы үзеннән яңалык өстәп, элекке җырны яңартып башкара. Вакыты-вакыты белән ул җырны танып та булмый. Илһам абый репертуарындагы җырларга килгәндә, бу җырларны яңартып җырларга ярыймы? Бу очракта аны ничек башкарырга кирәк?

– Югарыда классика дип әйтеп үткән идек, классик җыр икән, аңа тимәскә кирәк, дип уйлыйм. Әйе, бу – консерватив фикер. Классика ул – Тәүрат, Коръән, Талмуд. Ягъни закон. Ә мин законны болай күрәм, дип эшләп булмый бит. Язылган икән, димәк, аны үзгәртеп булмый. Элек җырланган җырның авторлары көйне яки сүзләрне үзгәртеп башкарырга ризалык бирер идеме? Юк. Илһам абый җырлаган җырлар һәм аннан соңгы чыккан җырларга – татарның фундамент җырларына, минемчә, тияргә кирәкми. Бәлки, җырчылар тизлеген үзгәртергә, аранжировкасын яңартырга тырышадыр, ләкин ул, мәрхүм Рамил абый Курамшин әйтмешли, үзенең «витаминын» югалта. Элекке җыр булып калмый ул, авторның язган әсәренә хилафлык китерәбез. Бу очракта Илһам абый репертуарындагы җырлар шул килеш сакланып калсын иде.

Җырчыларга сак булырга, киңәшләшеп эшләргә әйтер идем. Чөнки аны халык шулай кабул иткән, халык аңа мөһер суккан – ул документ булып тора. Илһам абый репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк.

Мин аңлыйм: һәр җырчының җырлау осталыгы, манералары, бормалары башка төрле булырга мөмкин. Җырчы җырның «фундаментына» тия икән, минемчә, ул хаклы булмас.

Җырчыларга килгәндә, без Илһам абый турында сөйләшәбез икән, ул тавышсыз җырчылар конкурсы-фестивале булып кала алмый. Көр тавышы белән бормаландырып җырлап бирә алырлык җырчылар турында сүз бара. Әлбәттә, алар киң катламга кирәкле түгелдер. Филармония – югалып бара торган жанрлар сагында тора торган оешма. Безгә болай да гөрләп бара торган эстрадага унынчы аяк булып утырырга кирәкми. Юкка чыгып бара торган жанрлар белән эшләү, аны саклап калу, халыкның исенә төшереп тору, кайтару мөһим. Илһам абый репертуарындагы җырлар белән бүген унар көн концерт куеп ятып булмыйдыр. Бәлкем, максат та ул түгелдер. Аның үз чоры булган, үз вакытында Илһам абыйны халыкның күплегеннән милиция белән саклап торганнар. Залларга эләгә алмау – гадәти хәл булган. Бүген – башка чор. Шулай да, Илһам абый репертуарындагы җырлар – безнең нигез, без анда карамыйча булдыра алмыйбыз. Шул нигезгә карап кына киләчәгебезне кора алабыз. Ул – безнең өчен барометр, маяк. Без шуны белергә тиеш.

Тукай заманында да җырчыларны тәнкыйтьләүчеләр булган. Бу – элек-электән килгән мәңгелек дәгъва. Беребез дә ахыр чиктә нокта куя алмаячакбыз. Әмма дә ләкин мирасыбызны онытырга хакыбыз юк. Без аны алып барырга тиеш.

Әлфия апа Авзалованың кызлары Зөлфия, Гүзәл ханымнарга рәхмәт. Алар да, әниләрен оныттырмыйча, Әлфия апаның фестиваль-конкурсларын үткәрәләр. Таһир Якупов фестивален дә онытмыйча, Теләче халкы белән бергәләп үткәрәләр. Җырчы ИлСаф, үз теләге белән, Габдулла Рәхимкуловның фестивальләрен үткәреп килде. Бу кешеләр – районнарының бренды булып тора. Кайсы гына җырчыны алма, без шәхесне аның туган районына караганда яхшырак беләбез. Җырчыларыбыз – бердәнбер, кабатланмас. Шуңа күрә, һәр район үзенең шәхесләрен зурласа, данласа иде. Ул районның бер бизәге булып торыр иде. Минем чын-чынлап хыялым шундый. Ул, әлбәттә, морадына барып җитәр. Ни кызганыч, авыллар, районнар кимү – безнең өчен күңелне тырнап тора торган күренеш. Алга таба ничек булыр?

Журналистларга да хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Хезмәтегез җиңел түгел.

Илһам Шакиров премиясе турында: «Әгәр дә тавыш бирүне халыкка калдырсак, премияне бүген сәхнәдә кем популяр – шул алачак

– Илһам абыйның 90 еллыгы була, дидек. Киләсе елда нәрсәләр эшләнеләчәк?

– Мөмкинлекләр булса (ә ул бик зур финанслар сорый), 15 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге залда концерт оештырырбыз. Бер дә булмаса, 15 февральдә башка залда тамашачылар белән очрашырбыз. Илһам абый репертуарындагы җырларга хилафлык китермәгән җырчылар белән концерт куярбыз. Аннан соң, Россия буйлап – Мәскәү, Уфада аңа багышлап, зур концертлар оештырасыбыз, халыкка тагын бер тапкыр искә төшереп узасы килә.

Шулай ук, 15 февральдә Илһам Шакиров исемендәге премиянең җиңүчеләре билгеле булачак, аларга премия тапшырылачак. «Балкыш», «Безнең заман», «Созвездие – Йолдызлык» кебек фестиваль-конкурсларга да, Илһам Шакиров репертуарында булган җырларны башкарып, конкурс уздырырга, дигән йөкләмә бирелде. Ул гына да түгел, Илһам абыйның җырларын һәм мирасын саклау юнәлешендә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшләү дә күз уңында тотыла.

Әйткәнемчә, Илһам абый минеке генә дә, сезнеке генә дә түгел. Кем нәрсә эшләсә дә, ул, ахыр чиктә, татар сәнгатенә – үзебезнең сәнгатькә кайтып кала. Бу – бик зур эш дип саныйм.

– Билгеле булганча, премиягә дәгъва кылучыларны жюри комиссиясе сайлый. Премиягә дәгъва кылучыларга халык та тавыш бирә алачакмы яисә аны фәкать комиссия кешеләре генә хәл итәчәкме?

– Әгәр дә без аны халыкка калдырсак, премияне бүген сәхнәдә кем популяр – шул алачак. Бу – бик тә баналь яңгырый. Халыкка тавыш бирү тәкъдимен бик үк дөрес түгел дип саныйм. Болай да тамашачылар хәләл акчаларына билет алып, яраткан җырчыларына «премия» бирәләр. Без аны халык арасына чыгармасак та, кем аласын беләчәкбез.

Илһам Шакиров исемендәге премия – җыр сәнгатендә беренче премия. Без бу премияне Илһам ага үзе исән чагында ук гамәлгә куярга уйлаган идек.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы, 2023 ел

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Илһам Шакиров премиясенә башка төбәкләрдән һәм исемнәре билгеле булмаган талантларның җиңү өчен шанслары ни дәрәҗәдә?

– Тигез дәрәҗәдә. «Халык җырлавы» номинациясендә башкаручының, башка профессия вәкиле буларак, җыр җырлау осталыгы югары дәрәҗәдә булуы сорала. Бернинди проблема юк, әгәр дә шундый булдыклы кеше табыла икән, ул аны, әлбәттә, алачак.

– Туй үпкәсез булмый, дигән кебек, һәр конкурста аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Илһам Шакиров премиясендә үпкәләшүләр булдымы? Мәсәлән, премиягә дәгъва кылучылардан?

– Әлеге премиянең бер яхшы ягы бар. Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим ителгән вакытта, кемнәр чыккан – без барысын да беләбез. Бөтен дөньяда игълан итәбез. Отмаган очракта, ул кешенең мин-минлегенә тия торгандыр. Икенчедән, ул бит әле – сәнгать кешесе дә. Күз алдына китерегез, бер җырчы алдында икенче җырчының яхшырак җырлавын әйтсәк, ни була? Ә бит ул җырчы гомере буена: «Мин – иң яхшы җырчы», - дип тәкърарлап килгән. Шушы моментларны күз уңында тотып, Илһам Шакиров премиясенә дәгъва кылучыларның берсен дә халык арасына чыгарып күрсәтмибез: бу, теге үтте, монысы, тегесе төшеп калды, димибез. Бу яшерен рәвештә эшләнә. Ул җырчы быел алмаса, киләсе елда алырга мөмкин. Хәтта кешене үзен чакыртып, аны җырлатып карау юк. Кемнең ничек җырлавын без беләбез. Шуңа күрә бу мәсьәлә алдан күреп, дөрес эшләнгән дип уйлыйм. Бу очракта, җырчы алмады икән – дәшми генә. «Миңа бирмәделәр!» – дип кычкырып йөрү аның дәрәҗәсен генә төшерә.

"Бу – акча эшләү конкурсы түгел»

– Премиянең күләме мәсьәләсе инде күтәрелгән иде. Һәр премия иясенә 200шәр мең сум бирелә. Бу сумманың мондый премиягә кечкенә булганын да әйткән иде Салават Фәтхетдинов: «Бәясен әйтү оят. Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш», дигән иде, бу мәсьәлә хәл ителмәдеме, үзгәрешләр турында сөйләшүләр булмадымы?

– Кызганыч, премиянең күләме шул дәрәҗәдә кала бирә. Безнең һәм җитәкчелекнең фикере мондый: бу – акча эшләү конкурсы түгел. Салават абый Тукай премиясенә бәрабәр булырга тиешлеген әйткән иде. Аның белән дә килешәм. Әмма дә ләкин сумманы арттыру турында түрәләр: «Монысын күтәрсәк, икенчесен күтәрергә тиеш булабыз», – диләр. Тукай да, Илһам абый да – татар өчен бер генә.

Сәнгать музее һәм Илһам Шакиров фонды турында уйланулар...

– Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү юлларының берсе – музей да булдыру. Музее туган ягында бар, ә Казанда әле юк.

– Музей буенча тәкъдимне ясадык, ләкин әле ул хәл ителмәде. Ул Илһам Шакиров музее гына булырга тиеш түгел. Без сәнгать музеен ясарга тәкъдим иттек. Аның кимендә 250-400 кеше сыйдырылышлы залы булырга тиеш. Сәнгать музее иҗтимагый киңлек урыны булыр, дип фаразлыйм. Анда без телгә алган һәм телгә алмаган бик күп кенә шәхесләребезнең шәхси әйберләре, киемнәре, репертуарлары һ.б. булса иде. Безнең фикеребезчә, җырларга өйрәнеп килә торган һәр җырчы анда концерт куя алыр иде. Шул ук конкурс, фестивальләрне дә шунда үткәреп була. Һәр көнне татарча һәм һәр көнне үзгә концерт була торган урын кирәк. Темалар да үзгәреп торырга тиеш. Без әлеге сәнгать музеен шулай күрәбез. Бу әле фикер генә, ә инде аны концептуаль рәвештә эшләгән очракта, бу – бик зур һәм файдалы эш булыр иде.

Аның исемен мәңгеләштерү буенча эшебезне туктатмыйбыз. Без һәрдаим шушы эшләрне эшләп торачакбыз. Илһам Шакиров фондын булдырыргадыр, дигән уебыз бар. Филармониянең башка бурычлары да күп. Фонд итеп, аерым эшләтеп җибәрсәк, милләт өчен дә, Илһам абый өчен дә күпкә файдалырак булыр, зур эшләр башкарылыр иде.

Илһам Шакировның туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында музее

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100