Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илһам өчен йөри торган еллар түгел»: Рәфис Кәлимуллин үзен гаепләүчегә җавап биргән

news_top_970_100
«Илһам өчен йөри торган еллар түгел»: Рәфис Кәлимуллин үзен гаепләүчегә җавап биргән
Фото: социаль челтәр

Татар эстрадасы җырчысы Рәфис Кәлимуллин Казандагы концертын гөрләтеп уздырса да, Башкортстанда тамашачы җыя алмаган. Шул сәбәпле ул Башкортстандагы концертларын күчерергә мәҗбүр. Берничә урында билет сатылмаса, берничәсендә техник сәбәпләр – машиналар белән кыенлык килеп чыккан. Җырчы тамашачысы алдында гафу үтенә. Алган билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә.

Шулай да җырчы үзенең концертлары көнендә Башкортстан якларына үзе генә (төркемсез) барачак. Тамашачы килсә, берничә җыр башкарырга һәм фотога төшәргә, рәхәтләнеп сөйләшергә, бүләкләр биреп озатырга уйлап тора.

Җырчының бу видеосыннан соң, аны концертын күчерүдә гаепләп язучы да булган. Берничә дистә тамашачыга концерт куярга тәкъдим итүчегә җырчы, чыгымнарын язып, җавап биргән.

«Нинди мода китте инде? Һәр икенче җырчы концертларын күчерә. Тиешледән күбрәк билет сата алмасалар, тизрәк концерт күчерәләр. Синең иҗатыңның җанатарларына хөрмәт белдереп, 10, 20, 30 кешегә концерт бир. Куркыныч әйбер юк, киләсе елга күбрәк тамашачы килер. Юк! Беренче көннән үк аншлаг кирәк. Рәфис, сезгә генә кагылмый, күпләр шулай эшли бит», – дип язган Дамир исемле ир-ат.

«Аппаратура, ут, тавыш арендасы 45-60 мең, төркемгә хезмәт хакы 30-35 мең, 3 машинага бензин (арзанга һәм бушлай беркем бармый), зал арендасы, кассирга 15-20 процент. Рәхәтләнеп айлар буе бушлай концерт куям, әмма минем сольный концертым өчен беркем вакытын әрәм итмәячәк (команда турында). Бу – сезгә икмәк һәм илһам өчен йөргән 2000 еллар түгел», – дип җавап биргән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 март 2025
    Исемсез
    Иң авыр эш артистныкы. Аларга авыр сүз әйтмәгез. Кеше рәнҗетү иң зур гөнаһ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100