Илһам Алиев Карабах башкаласы Ханкенди-Степанакертта Азәрбайҗан флагын күтәрде
Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Азәрбайҗан башкаласы Ханкенди шәһәрендә илнең флагын күтәрде.
- Ханкенди – Карабахның башкаласы, әрмәнчә атамасы – Степанакерт. Карабахны әрмәннәр контрольдә тотканда, аны «Арцах» дип атыйлар иде. Хәзер атама үзгәреп кенә калмый, гомумән юкка чыга – Карабах танылмаган республикасы җитәкчелеге 2024 елның 1 гыйнварыннан Карабах-Арцахның гомумән юкка чыгуын, хөкүмәт органнары да таратылуын игълан итте. Бу территорияләр Азәрбайҗанның бер өлешенә әйләнә.
- Әрмәнстанның премьер-министры Никол Пашинян Таулы Карабах территориясен Азәрбайҗанныкы итеп таныды.
Азәрбайҗан президенты тезләнеп флаг үпкәннән соң, Ханкенди хөкүмәт йорты каршында күптән түгел булган сугыш турында чыгыш ясады. Бу чаралар Алиевның 20 ел элек президент вазифасына керешүенә дә багышлана.
Азәрбайҗан дәүләт мәгълүмат чаралары тараткан видеороликларда Илһам Алиев Ханкенди хөкүмәт йортына керә һәм Таулы Карабах танылмаган республикасының флагына басып китә.
19-20 октябрьдә булган хәрби операциягә кадәр, Карабахта 120 мең әрмән яшәгән. Сугышта җиңелгәч, әрмәннәр Карабахны ташлап чыгып китте – андыйлар саны 100 меңнән артып китә. «Форбес» журналы язуынча, Карабахта 50 меңнән 1000 кадәр генә этник әрмән калган.
Илһам Алиев видеороликларның берсендә Ханкендиның бушап калган урамнарында йөри.
Таулы Карабах танылмаган республикасының җитәкчелеге кулга алында. Илһам Алиев алар турында да фикерен белдерә. «Алар, Бакуга килеп чәй эчәбез, дигәннәр иде. Алар хаклы булып чыктылар. Аларның танклары паркта. Ә үзләре Баку изоляторында чәй эчәләр», – ди Алиев.