Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгизәр Зәкиев татарчага өйрәтә:«Самолет упал»ны «самолет егылып төште» дип тәрҗемә итәсе

«Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә һәр атна «Әйтер сүз» рубрикасы туры эфирда үтә. Узган җомгада әңгәмәдәш «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы сәркатибе Илгизәр Зәкиев булды.

news_top_970_100
Илгизәр Зәкиев татарчага өйрәтә:«Самолет упал»ны «самолет егылып төште» дип тәрҗемә итәсе

«Әйтер сүз»гә килгән «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы сәркатибе Илгизәр Зәкиев белән дөрес язу турында сөйләштек.

«Калькаларның әдәби телне баету очраклары да бар»

Илгизәр Зәкиев компьютер һәм соцчелтәрләр белән бәйле күп терминнарның калька рәвешендә кулланылуын хуплавын әйтте.

«Алар шулкадәр көндәлек кулланылышка кереп киткәннәр, аларны әдәби нормага әйләндерергә кирәк. Әлбәттә, калькаларның ямьсез, хаталылары да бик күп. Калькаларның әдәби телне баету очраклары да бар.

Хәтерлим, галимнәр белән берлектә калькалар турында матбугат конференциясе узган иде. Алар «загрузить» сүзен «йөкләү, йөкләп алу» дигән тәрҗемәгә каршы чыктылар. Ләкин дөрес тәрҗемәсен бирмәделәр. Тел ул кыскалыкка омтыла. Төрек телендә дә шушы сүз кулланыла. Инглиз телендә дә йөкләү күз алдында тотыла. Ә татар телендә «йөкләү» сүзе белән авырлы хатын күз алдына килә, диделәр. Компьютер термины буларак «йөкләү» сүзе кабул ителергә тиеш дип саныйм», – диде Илгизәр Зәкиев.

«Арча, Әтнә якларында «һ» белән «х» авазларын аермыйлар»

Илгизәр Зәкиев татар матбугатында еш очрый торган хаталар турында да әйтеп үтте.

«Астында» һәм «өстендә» сүзләре белән хаталы җөмләләр еш очрый. Мәсәлән, диссертация өстендә эшли, диләр. Аны бит диссертация яза, дип әйтергә була. Татар телендә күп очракта «өстендә» сүзен төшереп калдырырга була. Кайвакыт «өстендә» сүзен «юнәлешендә» сүзе белән алыштырырга була. Орфографик хаталар да еш очрый. Арча, Әтнә якларында «һ» белән «х» авазларын аермыйлар, киресенчә кулланалар. Сөйләмдә дә, язма телдә дә бутап кулланалар».

«Кайбер дәрәҗәле язучыларыбызда да хаталар очрый, галимнәр дә ялгыша»

Илгизәр Зәкиев «Мәдәни җомга» газетасының СММ белгече Эльза Газизова белән берлектә «Дөрес языйк» дип аталган сәхифә алып бара.

«Кайбер дәрәҗәле язучыларыбызда да хаталар очрый. Чөнки алар аны хата икәнен белми. Мәсәлән, «мөгамәлә» сүзен күпләр «мөгаләмә» дип сөйләшә һәм шулай дип яза да. Күзгә бәрелеп торган хаталарны бераз төзәтү өчен, «Дөрес языйк» сәхифәсен уйлап чыгардык», – ди ул.

Илгизәр Зәкиев фикеренчә, «ядкарь» сүзе бары тик «ядкәр» дип язылырга тиеш. «Фидакарь» сүзенең «фидакяр» дип язу варианты булырга тиеш. (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сүзлекләрендә «ядкәр һәм ядкяр», «фидакяр» вариантлары гына беркетелгән – Интертат).

«Минем сүзлекне ачып карамаган бер генә көнем дә юк. Фәннәр академиясе сүзлекләр фонды булдырды. Кулланырга бик җайлы. «Ядкарь», «фидакарь» дигән язылышны хуплау дөрес түгел. Галимнәр дә ялгыша. Шикләнгән һәр очракны сүзлекләрдән карарга кирәк. Үзләрендә шикләнмәгән кешеләр аркасында газета-журналларда хаталар кала», – ди ул.

«Самолет упал»ны «самолет егылып төште» дип тәрҗемә итү дөрес дип саный

Илгизәр Зәкиевтән бәхәс тудыра торган кайбер гыйбарәләрне русчадан татарчага тәрҗемә итүне сорадык. Бу тәрҗемә белән «Татар-информ» редакциясе килешеп бетмәсә дә, әлеге вариантларны укучыларга да тәкъдим итәбез.

Самолет упал – самолет егылып төште

Самолет приземлился – самолет килде, самолет төште, самолет очып төште

Возобновить полеты – очышларны яңадан башлау

Выступить под музыку – музыкага чыгыш ясау

Работать под руководством кого-то – фәләннең кул астында эшләде, фәләннең җитәкчелегендә эшләде

Снять деньги – банкоматтан акча алу

Антибактериальное средство – бактерияләргә каршы чара

Первая треть восемнадцатого века – унсигезенче гасырның беренче утызъеллыгы яисә, контекстка карап, унсигезенче гасыр башы, унсигезенче гасырның беренче утызъеллыгы

Танк был подбит, но не взорвался – танкка ядрә тиде, ләкин ул шартламады

Мәгълүмат өчен:

«Самолет упал»ны ничек тәрҗемә итәргә дип без Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать иткән идек. Алардан килгән җавап: «Самолёт турында «егылып төште» дию дөрес булмый. ЕГЫЛУ өчен терәккә таянып тору шарт, аяктан егалар, мәсәлән, еккан кеше егылган була. «Самолёт килеп төшкән» дию иң мантыйклы вариант, ләкин аның да контекстка карап мәгънәсе үзгәрергә мөмкин бугай».

«Бүгенге татар журналистикасына ирек, хөрмәт һәм акча җитми»

Илгизәр Зәкиев бүгенге татар журналистикасына бары тик 3 нәрсә җитми дип саный. Болар – ирек, хөрмәт һәм акча, ди ул.

«Нигездә бу 3 әйбер бер-берсе белән нык бәйләнгән. Ирекне хөкүмәтебез үзе кысты. Без 10-15 ел элек язган мәкаләләр барысы да экстремистик дип танылыр иде. Ул вакытта үз фикереңне көчле итеп язу бар иде. Элек берәр түрәне тәнкыйтьләп язсаң, чын-чынлап аларны тикшерәләр иде. Ә хәзер язсаң да, «эт өрер, бүре йөрер» дигәндәй, моннан бернинди нәтиҗә булганы юк. Бу – матбугатка хөрмәтнең кимүе белән бәйле. Шунлыктан хезмәт хакы да аз», – ди ул.

Илгизәр Зәкиев озак еллар «Шәһри Казан» газетасында эшләгән Әгъзам Фәйзрахмановның әйткән сүзләрен дә искә төшереп үтте.

«Элеккеге Казан мэры Камил Исхаков бернинди кисәтүләрсез «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә килә иде. Үзе килеп, нинди проблемаларыгыз бар, хәлләрегез ничек, дип үзе сорап чыга иде, дип Әгъзам Фәйзрахманов гел искә ала иде. Хәзер Илсур Рәисовичның (Казан мэры Илсур Метшин. – «Татар-информ») бернинди кисәтүләрсез редакциягә килеп керүен күз алдына да китереп булмый. Бу – газета-журналларга хөрмәт дәрәҗәсенең үзгәрүе белән бәйле», – диде ул.

Мәктәптә татар теле дәресләренең кыскаруы үзен сиздерә

Җаваплы сәркатип яшь журналистларның татар телен белү дәрәҗәсенә дә тукталды.

«Яшь журналистларның редакциядә эшләргә теләк белдергәннәре юк. Бик сирәк күренеш бу. Теләк белдергәннәренең дә язма теле бик аксый. Бу, әлбәттә, мәктәптә татар теле дәресләренең кыскаруы белән бәйле. Мәктәптә белем бирү нигездә хәзер рус телендә, шунлыктан татар телен белүчеләр аз. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә биргәнлектән, хәзер авылларда да укытучылар вата-җимерә рус телендә укыта», – дип, фикерләре белән уртаклашты.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 май 2023
    Исемсез
    Бер сөйләшеп утырганда туганыбыз – язучы Салих Баттал, «самолëт приземлился» дигән гыйбарәне татарча «самолëт кунды» дип әйтү дөресрәк, дигән иде. Тел, әдәбият һәм сәгать институтында моңа нинди комментарий бирер иделәр икән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100