Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Шәйхразиев «Синсезлек» җырына клипны Нью-Йоркта төшергән

Yummy music лейблы артисты яңа җырының сүзләрен дә, көен дә үзе язган.

news_top_970_100
Илгиз Шәйхразиев «Синсезлек» җырына клипны Нью-Йоркта төшергән
Абдул Фархан

Yummy music лейблы артисты Илгиз Шәйхразиев «Синсезлек» җырының клибын тәкъдим итте. Клип Нью-Йорк шәһәрендә төшерелгән. Җырның сүзләрен һәм көен Илгиз үзе иҗат иткән. Тавыш режиссеры — Данис Закиров.

«Әлеге җыр минем башымда тектоник хәрәкәтләр булган чорда туды», — дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.

«Синсезлек»

Иртәгә,

Иртәгә кабат сине сөярмен.

Бездә шундый уен.

Белмәгән, 

тоймаган адәм аңламас аны

Икәүле дөньяны. 

Бар да үтә,

Жәлләми вакыт.

Ләкин без икәү

Дәвасын таптык.

Синсезлекне

Тешләремне кысып түзимме? 

Арада зур кораблар батканда 

Мин йөзимме? 

Мин түзимме? 

Сизгәнсеңдер,

Минем кояш та беркөн сүнде.

Хәзер барам ерак йолдызларга,

Канга бәреп тезләремне.

Ә син әзерме? 

Ә син әзерме? 

Шәһәрләр, юеш урамнар 

Оныта безне,

Еллар юа эзне.

Йолдызлар чиксез галәмдә

Юата төсле. 

Кичер синсезлекне.

Бар да үтә,

Жәлләми вакыт.

Ләкин без икәү

Дәвасын таптык.

Синсезлекне

Тешләремне кысып түзимме? 

Арада зур кораблар батканда 

Мин йөзимме? 

Мин түзимме? 

Сизгәнсеңдер,

Минем кояш та беркөн сүнде.

Хәзер барам ерак йолдызларга,

Канга бәреп тезләремне.

Ә син әзерме? 

Ә син әзерме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100