news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз Шәйхразиев яңа образы белән шаккатырган – видео

news_top
Илгиз Шәйхразиев яңа образы белән шаккатырган – видео
"Татар-информ" архивы

Илгиз Шәйхразиев үзенең өр-яңа, беркайда кабатланмаган образын күрсәтте. Җырчының җәнлек, ягъни юлбарыс костюмыннан сәхнәгә чыгып шаккатырганы бар иде инде. Ә менә аю булып киенгән Илгизне күргәннәре булмагандыр. Җырчы  йөнтәс образында республика чыршы бәйрәмендә уйнаган икән.

«Такой классный», – дип соклану хисләрен яшереп кала алмаган җырчы Лилия Хәйруллина, Илгизнең образын күреп. «Вәт шәп», – дип тел шартлаткан Нурзадә. «Рәхмәт сиңа, кадерле аю, шәп җырладың», «Рәхмәт, тавышыгыздан тәннәр чемердәде», – дип, Илгизнең вокал күрсәткечләренә бәя биргән комментарийлар да бар.

Үзенең җәнлек костюмы турында Илгиз «Интертат»ка: «Элеккеләре үземә күңелсез була башлагач, аптыраганнан кидем. Аны миңа әллә кайчан бүләк иткәннәр иде. Бу, беренчедән, минем үземә кызык. Икенчедән, мин сәхнәгә чыккач, кешеләрнең елмаеп куюы – аны кияргә бер стимул. Тилегә «тиле» дигән саен тигәнәк буе сикерә, диләр бит», – дип сөйләгән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар