Илгиз Шәйхразиев: «Телебезне дөньяга таныткан музыкантларыбызны кадерли белмибез»
«Фирүзә – ∞» – «Фирүзә – Чиксезлек» рубрикасының бишенче кунагы – Илгиз Шәйхразиев.
Шәйхразиев Илгиз Рәхимҗан улы 1988 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Яр Чаллы шәһәренең 29нчы татар гимназиясендә укый, аны тәмамлагач, Казанга мәдәният һәм сәнгать университетына дирижер-хоровикка укырга керә. Бүгенге көндә җырчы, җырлар авторы, «Yummy music» лейблы резиденты.
Әйдә, беренче иң җылы балачак хатирәң белән уртаклашып кит әле.
Мин балалар ятагында ятканда, минем яныма килеп, җизни абый «ии-ли-ли» дигән иде, уйлап куям: бу – минем иң беренче балачак хатирәмдер. Тагын бер истәлек – кечкенә чакта безнең «двор»да этләр күп була иде, без алар белән бергә уйный идек. Арада бигрәк тә якын иткән, ешрак уйнаган көчеккә озак кына исем таба алмый азапландык. Шуннан бер апа бу эткә: «Бигрәк персикка охшагансың… Иий, персик», – дия башлады, без дә аңа кушылдык. Бу нәни эт баласы белән бәйле хатирәләр күп, чөнки ул безнең белән беррәттән чаба, уйный иде.
Үзең шәһәрнеке булсаң да, җәйге каникулларны авылда үткәргәнсең. Гадәттә, авыл балалары оялчанрак була бит, син нинди идең?
Мин һаман да оялчан. Минем кыю булып йөрүем – сәхнә образы гына. Әти ягы – Актаныш районы Ахун авылында юмор хисле чәчрәп торучылар. Мин дә кечкенәдән моны күреп, алардан зирәклек, чаялык сыйфатларын алганмындыр. Тик минем ачылып китүем ул университет елларында булгандыр, дип уйлыйм. Казанда әти-әни юк, беркем дә күрми, иң кызык студент вакытлары бит инде. Мин бәләкәй чакта тотлыга идем әле, хәзер, оялмыйча, кеше алдына чыгып җырлаулардан соң, ул тотлыгуым да бетте.
Син кайда белем алдың?
Мин республикабызда атаклы булган Яр Чаллы шәһәренең 29нчы татар гимназиясендә укыдым. Аны тәмамлагач, Казанга мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем.
Ә музыка дөньясына ничек кереп киттең?
Минем бер дустым, җырлый белмәгәнгә күрә, иренмичә, гитарада уйнарга өйрәнде, ә минем, өйрәнгәндә, бармакларым авырта башлагач, «миңа ошамый» дип, бу шөгыльне кырыйга алып куйдым. Шуңа мин үземчә җырлый башладым, соңыннан хәтта шигырьләр иҗат иттем, бер дус кызыбыз минем сүзләргә көйләр язды. Шуннан үзеннән-үзе китте инде. Соңрак вокал түгәрәгенә йөрдем, анда укытучылар миңа игьтибар иттеләр, төрле конкурсларга алып йөри башладылар, мин анда үземне күрсәттем. Минем, гомумән, биолог буласым килгән иде, ә биолог булу өчен, химия кирәк. Ә минем химия… гафу итегез, Венера Салиховна (безнең химия укытучысы). Аннан миңа «Ветеринарныйга кер!» диделәр, ә минем авылга кайтып сыерлар арасында йөрисем килмәде. Джунглиларда, урманнарда филләрнең, жирафларның яшәешен өйрәнәсем килгән иде. Булмас инде миңа Африка, дидем дә җырчы булырга уйладым.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан
Университетта укыткан остазларың белән элемтәдә торасыңмы?
Әйе, элемтәдә торам. Мин дирижер-хоровикка укыдым, бу юнәлештә мине Луиза Әсхәтовна Гафиятуллина укытты. Без аның белән ара-тирә әз-мәз язышып алабыз. Ул миңа музыканың барышын ишетә белергә, җырларны дөрес башкарырга өйрәтә иде. Хәзер дә университетта ниндидер чаралар булса, ул мине ярдәм итәргә чакыра. Шулай ук Лидия Әхмәтова белән аралашабыз. Венера Әхәтовна Ганиева белән уртак проектларда катнашабыз, мәҗлесләрдә күрешәбез, аралашабыз.
Сине халыкка кайсы җырың танытты?
Олы артистлар сөйли бит әле, «бу җырны җырладым да – икенче көнне «йолдыз» булдым» дип, ә минем менә алай булмады. Мин җырлар яздырдым, аларны интернетка урнаштыра бардым. Миңа үз заманында «Болгар радиосы»нда эшләгән Илнур Фәйзрахманов, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгән Раил Өметбаев, Нур Алиев кебек кешеләр ярдәм итте. Мине ишетеп, алар клипларымны, җырларымны халыкка чыгарырга булшытылар.
«...акыллы кеше беркайчан да башка кешене «бетереп» атмый»
Татар эстрадасы җырчылары ягыннан үзеңнең иҗатыңа кара тәнкыйть сүзләре ишеткәнең бармы яисә сине мактыйлар гынамы?
Мин үзем башкалар турында начар сүз сөйләп йөрмим, үзем турында да начар сүз ишеткәнем юк. Миңа башкалардан еш ишетергә туры килде – янәсе, эстрадада көнләшү, бер-береңне өнәп бетермәү бар, дигәнне. Белмим, минем андый әйбер күргәнем юк. Сәхнәгә чыккач, җырчылар – «йолдыз», ә сәхнә артында исә без барыбыз да – гади кешеләр: ашыгып киенәбез, чалбарларыбызны эзләп йөрибез, кызык әйберләр сөйлибез. Айдар Галимов җырындагы сүзләр белән, сәхнәдә – без әллә кем түгелбез, әмма ким түгелбез әллә кем булганнардан. Шуңа мин әллә ни тәнкыйтьне дә белмим. Кайвакыт була инде өлкән буын җырчыларының, килеп, матур гына «бу җырны башкачарак эшләсәң – әйбәтрәк булыр иде» дигәннәре. Зәйнәп апа, Венера апа Ганиева, Мингол абый Галиев – шундыйлардан. Мин моны алардан тәнкыйть дип түгел, ә үгет-нәсыйхәт итеп кабул итәм, чөнки акыллы кеше беркайчан да башка кешене «бетереп» атмый.
Татар эстрадасын җырчыларыннан кемнәрнең иҗаты белән танышып барасың?
Татар эстрадасы дип тә әйтмәс идем. Мин үз вакытында татар музыкасын Шәкүрне тыңлаудан башладым. «Ittifaq» төркемен, Мәликә, Раяз Фасиховларны яратып тыңлыйм. Илгиз Шәйхразиев исемле җырчыны бик яратам. Ул – бик яхшы малай, кеше буларак та яхшы, мин аны үзем беләм (көлә). Коллегаларның күбесе ошый инде, шул ук Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Эльза Заяри, Алинә Шәрипҗанова – искиткеч җырчы. Илсия Бәдретдинованың җырлары «шәпски», Зәринә Вильданованың «Чикләвек» альбомы һәм, гомумән, башкаруы, үзенә генә хас «комлы» тавышы миңа бик ошый. Эльмира Кәлимуллинаны аерым яратам, аның белән дуэт җырлаган өчен генә түгел. Гомумән, ул менә сәхнәгә чыккач, серле итеп үзенә җәлеп итеп, күңелләрне дулкынландыра. Мин аны бик нык яратам. Калганнарны оныткан булсам – гафу итегез, мин сезне күргән саен, сезгә матур-матур сүзләр әйтәм.
Эльмира Кәлимуллина белән ничек дуслашып киттегез?
«Голос» проектында катнашканчы, мин Эльмира Кәлимуллинаны белми дә идем. Мин җырлап йөргән җирдә ул җырламаган, ул җырлап йөргән җирдә мин җырламаганмын, ахры. Эльмира ул Түбән Камадан, ә мин – Чаллыдан. Шул форсаттан файдаланып, без бер дулкында булып, кызык сүз сөйләп аралашып киттек. Соңыннан без аның белән «җанга җан» булып дуслаштык. Эльмирада ир-атларга ошый торган энергетика бар. Мин аңарга «чыгар бу энергетикаңны, әйдә бергәләп җыр башкарыйк» дип тәкъдим иттем. Эльмира миңа: «Илгиз, минем үзгәрәсем килә», – диде. Чыннан да бит аның иҗаты үзгәрде. Без Эльмира, мин һәм Данис Закиров (җыр яздыручы) белән тандемда бик шәп итеп «Тиясез» җырын эшләдек. Бу җырны каядыр ишетсәм, мин Эльмирага «син бит супер» дип язам. Беләсеңме, Эльмира, сәхнәгә чыккач, шундый «зур», «киң», һәм мин эчтән «әле генә аның белән сөйләшеп утырдык, ә монда чыккач, ул бөтенләй башка кеше» дип уйлап куям. Эльмира ул – төрле, ул опера да, рус җырларын да, халык җырларын да җырлый. Ул – бик кызыклы кеше, мин аның турында бик озак сөйли алам.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан
Әти-әниең, туганнарың җырларыңны тыңлыйлармы?
Тыңлыйлар, әнием – күп еллар минем җырларымны беренчеләрдән тыңлаган кеше. Хәзер дә мин аңа эшкәртелгән ретро җырларны, халык җырларын җибәрәм. Әнинең киңәшләре, тәнкыйте минем өчен бик кирәкле. Кайчакта миңа ошамаса да, миңа барыбер әнинең сүзе үтә. Әтигә тыңлатам, ул минем белән булган интервьюларны миңа ватсапка җибәрә. Туганнарның уртак төркемнәренә мине каядыр күреп төшереп алган видеоларны сала. Әти-әниемнең яраткан җырчылары мин булырга тиешмен, мин моны «точно» беләм!
«..соңгы җырны җырлап башымны игәндә генә бу «бөек» сәхнәдә булуымны аңладым»
Нью-Йоркта узган «Үзгәреш җиле»ндә катнашуың турында сөйләп кит әле.
«Үзгәреш җиле» проекты, безнең опера театры җитәкчесе Рафаэль Сабировичның теләге белән, Карнеги-холлга юнәлтелде. Карнеги-холлга бу ошады, һәм алар безне татарча концерт белән үзләренә чакырды. Нью-Йоркта, бәлки, мин үз гомеремдә 30 елга бер буламдыр. Миңа бик нык ошады, бу шәһәрдә, аның зур булуына карамастан, тыныч. Алдан ук әйтеп куям, анда годзиллалар чабып йөрми, Spider-Man очмый, полиция хезмәткәрләре дә атышып йөрми. Тамашачының 80%ы Америка халкы булды, тик арада руслар да, АКШның төрле шәһәрләреннән булган татарлар да күп иде. Тыңлаучыларның безне кабул итүләре, дәррәү кул чабулары бик ошады. Мин халкыбыз, биючеләребез, безнең анда кадәр барып җитүне оештырган түрәләребез өчен бик шатландым, алар белән горурландым.
Нинди җырлар башкардың? Сәхнәгә чыккач дулкынлану хисләре булдымы?
«Бормалы су» һәм «Ашхабад» җырларын башкардым. Сәхнәгә чыкканда дулкынланмадым. Чыгышларым алдыннан үземнең Карнеги-холда булуымны онытып тордым, соңгы җырны җырлап башымны игәндә генә бу «бөек» сәхнәдә булуымны аңладым. Бу сәхнәдә бит музыка дөньясына һәм дөнья музыкасына зур йогынты ясаган гениаль шәхесләр басып тора икәнен аңлагач, елап ук җибәрәсем килде. Актаныш районында Ахун авылында печән чабып йөргән гади авыл малаеның шушындый зур сәхнәдә булуын аңлагач, башымда нидер «зыңгылдап» куйды.
Илгиз Шәйхразиев башкаруында «Бормалы су» җыры
Бу көнне тагын бер кат кабатлыйсың килер идеме?
Әйе, бу көнгә тагын бер кайтасым килер иде. Яхшырак җырлармын, дип тә түгел. Бу концертта чыгыш ясаган җырчылар белән туганлашып беттек, хәзер дә, кайда гына очрашсак та, бу көнне җылы итеп искә алабыз, хатирәләребез белән бүлешәбез. Менә шул бергә уздырган вакытлар сагындыра! «Үзгәреш җиле»ндә катнашкан һәр җырчы арасында шундый дуслык ул. Без бит әле Нью-Йоркта Ильяс Гафаров белән миңа берничә клип та төшердек. Без матур урыннар, кафелар, өйләр эзләп йөрдек, мин шәһәрне күреп тә калмадым кебек. Хәзер шул төшергән клипларны карыйм да куанып туя алмыйм, әле ярый төшергәнбез, дип уйлап куям.
Синең хейтерларың бармы?
Юк. Бәлки, бардыр, ләкин алар миңа кадәр үрелеп җитә алмыйлар.
«Безнең Татарстаныбызның музыка дөньясы алай дөньякүләм танылмаган»
Ничек уйлыйсың, альтернатив музыканы халыкка тарату өчен нишләргә кирәк?
Тыңларга, музыкантларга игътибар итәргә кирәк. Халык җырлары бик матур, бер сүзем юк. Тик музыка дөньясы – ул кысан бер рамкаларда тузан кунып торсын дип эшләнгән әйбер түгел, аны кулланырга, «миксовать» итәргә кирәк. Халкыбызга төрле жанрлар керсен. Безнең Татарстаныбызның музыка дөньясы алай дөньякүләм танылмаган, без үзебез таратып бетерә алмыйбызмы, белмим… Мисал өчен, кечкенә генә Әрмәнстанның музыкалары ничек таралган, клиплары, җырлары киң таралган. Бу альтернатив җырчылар Мәскәүгә барып та, дөнья күләмендә дә таныла, тик безнең татар кешеләре аларны тыңламый. Без үзебезнең телебезне дөньяга таныткан музыкантларыбызны кадерли белмибез.
Синеңчә, яшьләр арасында татар телен таратуга альтернатив музыка йогынты ясыймы?
«Альтернатив» дигән сүз бүгенге көндә актуаль түгел, чөнки, карасаң, Илсия Бәдретдинованың да җырларын альтернатив музыка дип кабул итеп була. Шул ук Ришат Төхвәтуллин, Марат Яруллин да кызыклы әйберләр эшли. Безнең халкыбызда «альтернатив музыка» ул бәләкәй клубларда, 4-5 кеше белән утыра торган җырчылар дип кенә кабул ителә. Бүгенге көндә яшьләр заманча, яхшы аранжировкалы, сыйфатлы җырлар тыңлыйлар. Хәзер инде татар музыкасы төрлеләнде, шул ук Фирдус Тямаевны тыңлап карасак, аның җырларында рок та бар. Илсия Бәдретдинова исә вакытында үзе «альтернатив» җырчы булып чыккан иде, халык аны яратты. Шуңа бүгенге көндә «альтернатив музыка» дигән әйбер юк. Безнең яшьләрнең яраткан татар, рус һәм чит ил җырлары бар. Яшьләр «татар җырлары» дигәндә 90нчы еллардагы җырларны күз алдына китерә. Мисал өчен, AIGEL үзенең «Пыяла» җыры белән нишләде: бөтен татар булган, булмаган кеше ул җырны яттан белеп җырлый. Бу бит – безнең татар теле турында дөньяга аваз салу. Дөнья инде күптән чаба, без,татарлар, аның артыннан калмыйча, атлап булса да барырга тиеш. Иң мөһиме – яшьләребезгә иҗат итәргә комачауламасыннар иде.

Фото: © Илгиз Шәйхразиевның шәхси архивыннан
Син бүгенге көндә «Yummy Music» лейблында, анда ничек килеп эләктең?
Бу лейблның тарихы 2009-2010 елларда башланып китте. Башта без Ильяс Гафаров тирәсенә тупландык, аннары аны «Yummy Music» дип атадык. Соңрак безнең «Yummy Music Band» оешты, аның башында атаклы музыкант Юрий Федоров һәм Илнар Фатыйхов торды. Мин җырлар яза башладым һәм аларны лейбл аша халыкка чыгардым, бергә эшли башладык. Аннары безгә Зәринә Вилданова, «GAUGA», «Said Olur» һәм башкалар килде. Әкренләп, музыкантларыбыз күбәйде, проектларыбыз да зурайды, төрле фестивальләр оештырырга заказлар килә башлады.
««ДәртФест»та яшь җырчыларны ачалар, чөнки яшьләргә халык алдында чыгыш ясарга мөмкинлек җитми»
Бу лейблда булучылар өстенә ниндидер бурычлар куеламы?
Минем бурычым ул – матур итеп елмаеп йөрергә, җырларга һәм бөтенесенә рәхмәт әйтергә. Без хәзер бу лейблны эш итеп кабул да итмибез. Без – дуслар, безнең сөйләшелгән юлыбыз, планыбыз бар, шул юлдан тайпылмыйча барабыз. Бүгенге көндә бернинди конфликтларыбыз юк, матур гына эшләп киләбез.
«Мин татарча сөйләшәм»дә тәүге тапкыр кайчан катнаштың?
2010 елның 26 апрелендә «Ittifaq» төркеме белән «Казаным» җырын башкардык. Ул җыр хәзер бөтен музыкаль мәйданнарда бар. Бик яратам ул җырны, аны хәтта «Серебряный дождь» радиосында да куйдылар.
Тагын бер татарча фестиваль – «ДәртФест»та катнашу тәҗрибәңне сөйләп кит әле.
Беренче бу фестиваль «TatcultFest» дип атала иде. Бу – «Yummy Music» белән эшләнгән бик зур эш, Ильяс Гафаровның моңа бик зур өлеше керде. Әлеге фестиваль август ахырында шәһәр көнендә уздырыла. Бу вакытта шәһәрдә туристлар да күп була, без аларга татар җырларын төрле жанрларда тәкъдим итәбез. Бу фестивальдә мин үзем өчен Әлмәт егетләреннән торган «OMMAЖ» төркемен ачтым, алар җырлап бетергәч, сәхнә артында яннарына барып, «сезнең белән дуэт яздырасым килә» дидем. Алар каршы килмәде, һәм берничә елдан без алар белән «Татар кызы» җырын эшләдек. «ДәртФест»та яшь җырчыларны ачалар, чөнки яшьләргә халык алдында чыгыш ясарга мөмкинлек җитми.
Оммаж feat Ilgiz – «Татар кызы»
Бу ике татар фестиваленең кайсы синең күңелеңә якынрак?
Бу фестивальләрнең икесе дә бик матур. «Мин татарча сөйләшәм»дә басым күбрәк кемнедер ачуга юнәлтелгән. 26 апрельдә Тукаебызның туган көне, шуңа бу бәйрәм тел, милләтебезнең матур күренешләре белән бәйле. «ДәртФест» исә – Казаныбызның бәйрәм көннәрендә үткәрелә торган зур концерт. Монда – сыйфатлы музыка, бәйрәм, Республикабызны котлау.
Син һәрвакыт шундый позитив кешеме? Яисә депрессиягә «баткан» чакларың да буламы?
Минем шундый чакларым була – урамда яңгыр яуганда, машинада моңсу җыр тыңлап бару. Мондый хәләт кешегә кирәк дип уйлыйм. Минем «начар кәеф өчен бик яхшы көн» дигән әйтемем бар. Алай төшенкелеккә бирелмим, бирелә башласам да, үземне тизрәк чыгарам. Соңгы елларда шунысын аңладым – алдарак мин үземә карата берәр начар сүз әйтсәләр борчыла идем, ә хәзер исә миңа барыбер. Тик начар әйберне якын кешем әйтсә – күңелем төшә, чөнки аның миңа йогынтысы зур. Шул ук минуттан ул минем якын дустым булуымнан туктый. Мин үзем кешеләрне рәнҗетмим һәм мине рәнҗеткән кешеләрне дә аңламыйм. Минем эчке дөньямда кызыклы музыкалар уйный, яңа идеяләр туа, кайный. Мин матур, зыялы кешеләр белән аралашырга яратам, алардан илһам алам.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан
2025 елда сольный концерт ясарга уйлыйсыңмы?
Әйе, «Yummy Music Band» белән берлектә май аенда безнең Илһам Шакировка багышланган трибьют булачак. Без анда Илһам Шакиров җырларын башкарачакбыз. Бу – кабатлап куелган концерт булачак, чөнки без аны 2 ел дәвамында төрле мәйданнарда куеп килдек. Хәзер исә Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында бу концертыбызны яңадан кабатларга тәкъдим иттеләр, без ризалаштык. Әле шулай ук яз көне Ислам Вәлиев белән үзебезнең бергә иҗат иткән җырлар белән концерт оештырмакчы булабыз. Ижевск, Чаллы, Уфа, Мәскәү, Түбән Кама кебек шәһәрләр буенча концертлар куябыз әле. Бу – «Сәләт» юнәлеше белән дә бәйле, алар безнең җырларны «отып» калалар һәм яратып тыңлыйлар.
Улларың синең иҗатың белән кызыксынамы? Гомумән, музыкага тартылалармы?
Мин берәр яңа «дискәтукчә» җыр язсам, иң беренче аны улларыма тыңлатам. Әгәр алар җырны 2-3 тапкыр тыңлаганнан соң сүзләрен кабатлап йөриләр икән, димәк, җыр шәп. Кечкенә малаем җырлар буенча миңа киңәшләр дә бирә әле. «Бас, бас» җырының исемен Гаяз улым уйлап тапты, шулай ук Ислам Вәлиевның Милли исемле кызына да тыңлата. Кыскасы, минем балаларым минем җырларымны тыңлыйлар һәм яраталар. Музыкага тартылулары бар, олы улым укулеледа уйнаштыргалый, кечкенәсе биюгә тартыла, тик мин бүгенге көндә аларны музыка мәктәбенә бирергә куркам. Ни өчен дигәндә, мин үзлегемнән беләм, әгәр мине 7-8 яшемдә музыка мәктәбенә биргән булсалар, мин аны тәмамлагач та музыкага якын да килмәс идем. Әгәр миңа берәр әйбер ошамый икән, димәк, ул миңа гомерлеккә ошамый, бигрәк тә бәләкәй чакта. Бала үзлеге белән бу адымга килсә – әйбәт, мин үзем 14 яшемдә килдем, бу вакытта инде баш уйлый, күңелне төрле хисләр били. Икесенең дә телефоннарда онлайн рәвештә музыка ясый торган уеннары бар, үзләренчә шуның белән шөгыльләнәләр.
Интервью өчен зур рәхмәт!
Илгиз Шәйхразиев турында кызыклы фактлар:
2020 елда «Үзгәреш җиле» проекты кысаларында Нью-Йоркта «Карнеги-хол» сәхнәсендә чыгыш ясаган.
Мәктәптә укыган чакта гитарада уйнарга өйрәнеп карый, тик бармаклары авырту сәбәпле, бу шөгылне ташлый һәм музыка дөньясына «чума».