Yummy music лейблы яшь җырчы Илгиз Шәйхразиевның яңа клибын тәкъдим итте. Аның яңа синглы – Нью-Йорк трилогиясенең өченче һәм соңгы өлеше. «Сөю» җыры җырчының концертларында күптән яңгыраса да, аның релизын ул нәкъ менә Гашыйклар көне белән бәйләргә булган. Клип тулысы белән Нью-Йоркта – Манхэттенда төшерелгән, ә менә сингл тышлыгындагы фото – «Секс в большом городе» сериалы героинясы Кэрри Брэдшоу яшәгән йорт янында ясалган.
Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. Җырның көен һәм сүзләрен Илгиз Шәйхразиев иҗат иткән.