news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз Мөхетдинов хиткә әйләнгән «Язмыш юллары» җырына клип төшергән

news_top

Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов үзенең хиткә әверелгән «Язмыш юллары» җырына клип төшергән.

Әлеге җыр Камал театры сәхнәсендә куелган «Сөяркә» спектакле аша танылган иде. Клипта да шушы ук спектакль күренешләре сурәтләнә, ләкин үзенчәлек шунда – биредә төп геройны Илгиз үзе уйный.

Илгизнең тамашачысы клипны бик яратып кабул иткән.

«Бу спектальне караганда җырны ишеткәч, аның башкаручысын күрәсем килгән иде. Сез үзегез уйнаган клип чыккач, пазл ятты. Биредә барысы да идеаль»;

«Илгиз, бар сәнгать һәм бар югары сәнгать. Син күңелеңнең эчкерсезлеге һәм тавыш чисталыгың белән шул сәнгатьнең иң югары ноктасында. Синең җырларда тулы бер буын үсү насыйп булсын. Син – күңелнең үзе», – дип язалар аңа.

Клипны «Хыял» студиясе төшергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар