news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз һәм Диана Мөхетдиновлар әти-әни булды!

news_top
Илгиз һәм Диана Мөхетдиновлар әти-әни булды!
Фото: Илгиз Мөхетдинов архивыннан

Татар эстрадасының яшь, талантлы, өметле җырчылары Илгиз Мөхетдинов һәм Диана Мөхетдинова әти-әни булган. Бу хакта алар социаль челтәрдә хәбәр итте. Балага Ризван дип исем кушканнар.

Дөньябызга рәхим ит, улым, Ризван Илгиз улы, – дип язган алар.

Яшь җырчылар гаиләсен котлап, матур сүзләр ирештергәннәр: «Сау-сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы, озын гомерле сабый булсын. Тигезлектә үстерергә язсын»; «Яңа тормыш башланды, бәбигә һәм әнисенә сәламәтлек, әтиләренә сабырлык телим, йортыгыз мәхәббәт белән тулсын»; «Әти-әнисенең куанычы булсын, егет»; «Бәхетле бала булып үссен, сезне гел шатландырып торсын»; «Сөбханалла, нинди шәп яңалык!» – дип котлаганнар.

  • Илгиз һәм Диана Мөхетдиновлар Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, Халыкара конкурслар лауреатлары. Диана Мөхетдинова соңгы елларда «Болгар кызлары» триосы составында чыгыш ясаган иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар