
Җырчы Вәсилә Фәттахованың тормыш иптәше, популяр продюсер Илгиз Абдракипов гаиләсенә кайгы килгән. Аның әтисе вафат булган.
«Әтием… Минем әтием Абдракипов Фәнүз Гиндулла улы арабыздан китте (17.09.1957 – 19.09.2025). Безгә терәк булган, ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт. Тыныч йокла, әти. Урының оҗмахта булсын. Авыр туфракларың җиңел булсын», – дип хәбәр итә бу турыда Илгиз үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Сәхнәдәш дуслары һәм коллегалары Илгиз Абракиповка кайгы уртаклашу сүзләре юллыйлар.
«И, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, Илгиз. Бик кызганыч. Бик хөрмәт иттек бер-беребезне. Кайгыгызны уртаклашам», – дип яза Зифа Нагаева.
«Фәнүз абый… Урыны җәннәттә булсын. Сезгә түземлек», – ди Ландыш Нигъмәтҗанова.
«Нәсимәгә сабырлык. Бик яшь килеш китеп барган әтиегез»;
«Туган көненнән соң ук китеп барган… Бик кызганыч. Урыны оҗмахта булсын», – диләр башкалар да.