Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй юл фаҗигасендә һәлак булган Дамира Әшрәпованың үзенә язган соңгы смсын күрсәтте

news_top_970_100
ИлГәрәй юл фаҗигасендә һәлак булган Дамира Әшрәпованың үзенә язган соңгы смсын күрсәтте
Владимир Васильев

«Татар-информ» Чаллыда «Әллүки – моңлы көй» ансамбле җитәкчесе Дамирә Әшрәпова юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган дип язган иде. Дамирә ханым – шәһәрдә бик күп яшь талантларга үсәргә, артистларга концертлар оештырырга булышкан кеше. Ул җырчы ИлГәрәй белән дә бик дус булган. ИлГәрәй социаль челтәрләрдә аның үзенә язган соңгы смсын күрсәтте.

«Эх, Дамира апа, безнең бит әле эшлисе эшләребез бик күп иде. Соңгы сөйләшүдә «юлларың уң булсын, бик еракларга чыгып китәсез, исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз» дип, безнең өчен бик борчылып калдың.

Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын. 16 ноябрь көнне, юл һәлакәтенә очрап, Чаллы мәдәнияте тормышында зур эз калдырган Әшрапова Дамира Ядутовна китеп барды. Башкортстанга алып кайтып җирләнә.

Дамира апа миңа ватсаптан, яки шалтыратып, гел матур теләкләрен тели иде», – дип яза ИлГәрәй.

Дамира ханымның ИлГәрәйгә соңгы хаты:.

«И-и, балакай. Фәрештәләр канатларында гына күтәреп алып барсыннар. Хозыр Ильяс юлдаш булсын һәм саклап кына алып барсын барасы җирләрегезгә. Ай-һай ерак юл».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100