news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй үзенең төркеменнән киткән Гүзәлия турында: «Безнең арада мәхәббәт»

news_top
ИлГәрәй үзенең төркеменнән киткән Гүзәлия турында: «Безнең арада мәхәббәт»
видеодан скриншот

Озак еллар ИлГәрәй төркемендә эшләгән биюче Гүзәлия быел юмор остасы Рамил Шәрәпов белән хезмәттәшлек итә башлаган иде. Бу хәлдән соң, Гүзәлия башка төркемгә юкка гына күчмәгән, ИлГәрәй белән аның арасыннан «кара мәче» узган, дип уйлаучылар да булган. ИлГәрәй белән Гүзәлия бу имеш-мимешләргә нокта куйдылар.

Элекке хезмәттәшләр Рамил Шәрәповның Чистайдагы концертында, сәхнә артында күрешкәннәр. «Карагыз кем килде», – дип, бик җылы каршы ИлГәрәйне Гүзәлия.

«Күрештек, Аллаһка шөкер. Сагынышканбыз. Менә күп кешеләр безнең үзара мөнәсәбәтләр начар якка үзгәрде дип уйлады. Юк, без һаман да бер-беребезне яратабыз. Кемнәр әрләшү-талашулар булган дип уйлый, ялгышалар, безнең арада бары тик мәхәббәт, әйеме, братан», – дип аңлаткан барысын да җырчы Гүзәлиянең сәхифәсен карап баручыларга. «Гүзәлия Шәрәповка күчкәч 15нче айфон алган, димәк, зарплата әйбәт», – дип тә шаяртып алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар