Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй турында бер тамашачы: «Бу кеше минем әтиемне елатты»

news_top_970_100
ИлГәрәй турында бер тамашачы: «Бу кеше минем әтиемне елатты»
ИлГәрәйнең шәхси архивыннан

«Игътибар! Менә бу кеше аркасында минем әтиемә еларга туры килде. Мин дә еладым», – дип, шактый куркытып башлап җибәргән бер тамашачысы җырчы ИлГәрәйгә атап язган хатын. Алгарак китеп укыганнан соң гына эшнең нидә икәнлеген аңлап була. Баксаң, өлкән яшьтәге абыйның күңеле ИлГәрәйнең җырлавыннан соң шулай тулган икән. 

«Абый белән әтинең юбилеена бүләк ясап, ИлГәрәйдән килүен сорадык. Ул чыгышын «Балачагым» җырыннан башлады һәм әлеге җыр белән әтине елатты. Әти – бик сирәк, бары тик балаларының никахы яки оныклары тугач кына елый торган кеше. Ә монда җырның берничә юлы аны балачагына алып кайтты. 

«Әти-әни кадере» җырын башкарганда, еларга миңа чират җитте. Миңа калса, әти-әниләр турындагы иң яхшы җырларның берседер ул. 

ИлГәрәй, Айгөл, шундый җылы мөнәсәбәт, әтием һәм кунакларга бүләк иткән хис-кичерешләрегез өчен зур рәхмәт», – дип матур сүзләр язып калдырган ИлГәрәйгә бер фанаты сторисларында. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Нервлары какшагандыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100