news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй төркеме юлда күңелсез хәлгә очраган

news_top
ИлГәрәй төркеме юлда күңелсез хәлгә очраган
ИлГәрәйнең шәхси архивыннан

Җырчы ИлГәрәй төркеме Пермь якларына концерт белән барганда, күңелсез хәлгә очраган. Алар урманның кыл уртасында батып калганнар, җитмәсә, төнгә каршы. Җырчының «ут» биючесе Гүзәлия төшергән видеоларда артист тормышының ялтыравыклы кием киеп сәхнә яулау гына булмавы яхшы күренә.

Машинаны этә-этә, тәгәрмәч астындагы балчыкны казый-казый, төркем егет-кызлары арып, пычранышып беткәннәр. «Без генә шундый ситуациягә эләгә алабыз», – дип сөйләгән Гүзәлия.

Күмәк көч белән, шактый вакытлар узгач кына, алар машинаны чыгара алганнар.

ИлГәрәй исә «саз белән көрәш» вакытында руль артында утырган. «Мин бик каты булышыр идем, ләкин минем кроссы шул», – дип акланган җырчы, шаяртып кына кәнәгатьсезлек белдергән төркеменә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар