Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй: «Мине күп кеше, аерылып, башка хатын белән тора, дип уйлый»

news_top_970_100
ИлГәрәй: «Мине күп кеше, аерылып, башка хатын белән тора, дип уйлый»
социаль челтәрләр

Җырчы ИлГәрәйнең усал телле хейтерлары барлыкка килгән. Тормыш иптәше Айгөл белән төшкән матур фотолары янында әллә нинди комментарийлар язып калдырганнар. 

«Ачылып бетмә инде, сеңлем. Синнән бер кыз да ким түгел», «Ботларыңны күрсәтмәсәң дә була инде. Ә болай – норм» ише комментарийлар язган берничәсе, Айгөлнең аякларына бәйләнеп.

«Карамагыз, күз тидерүегез бар», – дип җавап биргән аларга ИлГәрәй. 

«Башка күлмәк киеп күрен әле», – дип ачуланган Айгөлне тагын берсе. 

«Әйттем мин аңа, озын халат киеп төш, дип, тыңламады», – дип шаяртырга тырышкан җырчы.

Тагын да усалрагы халыкка «ачы дөреслекне» язып калдырган: «Бу – аның хатыны түгел бит инде, ул бу хатыныннан киткән», – дигән ул. 

ИлГәрәйнең монысына да кәефе төшмәгән бугай, ул әлеге комментарийны сторисларында да аерып күрсәткән.

Башта ул Мәдинә ханымга: «Бу – минем дүртенче хатыным», – дип җавап язып куйган. Сторисларына исә: «Мине күп кеше, аерылып, башка хатын белән тора, дип уйлый  икән», – дип елмаюлы смайллар тезгән. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2023
    Исемсез
    ИлГэрэй узе торек жырчысы сыман кыйлана, э хатынына шэрэ ботларын курсэтергэ рохсэт итэ. Дорес тугел бу. Дорес тугел бу.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100