«Күңел ача торган вакытлар әле булыр» – ИлГәрәй концертлар куюын туктатып торачак
Илдәге вазгыять белән бәйле рәвештә, җырчы ИлГәрәй концертлар куюын туктатып торачак.
«Төркемебез белән киңәшеп, концертларыбызны туктатып торырга булдык. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын, бу глобаль проблемалар бетсен. Аңлавыгызны үтенәм. Күңел ача торган вакытлар әле булыр, һәм без, һичшиксез, концертларның элекке форматына әйләнеп кайтырбыз.
Ләкин иҗат итүдән туктарга уйлганым юк. Яңа җырлар, клиплар чыгарачакбыз. Бик тиздән «Яратсаң, китмисең» дигән өр-яңа җырымны ишетерсез», – дип хәбәр итә ул социаль челтәрләрдә.