Җырчы ИлГәрәй һәм аның тормыш иптәше Айгөл тиздән матур яңалык хәбәр итәчәкләр, ялгышмасак. Һәрхәлдә, җырчының язылучылары шундый фикердә.
Гашыйклар көненә багышлап, гаилә матур видеоролик урнаштырган. «Менә концерттан соң мин аны шундый видеоларда төшәргә мәҗбүр итәм», – дип язып куйган видео янына Айгөл.
Ә менә язылучыларының кайберләре Айгөлнең фигурасы бераз үзгәреп киткәнгә игътибар иткән. «Ого! Өченчесен көтәсезме? Бу бик шәп», – дип язалар аларга.
Ике кыз тәрбияләүче Гәрәевларга бер малай да кирәк булуы турында язылучылары болай да еш язалар иде. Бәлки, чыннан да, тиздән бу иҗади гаилә тагын да тулылана төшәр? Сез ничек уйлыйсыз?