Илгәрәй: «Әти бу җырны үләр алдыннан 56 тапкыр тыңлаган... 56 яшендә китеп барды»
Җырчы Илгәрәйнең әтисе Рәхимулла абый вафатына 3 ел булган икән.
Моннан 3 ел элек әлеге ачы хәсрәт турында Илгәрәй үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән иде. «Әти, әтием, урының җәннәттә булсын! Син безнең өчен үрнәк кеше булдың! Синсез ничек яшәрбез – күз алдына да китерә алмыйбыз!.. Сүз бирәм, әтием, бүгенге көнгә кадәр йөзеңә кызыллык китермәдек, алга таба да кызыллык китермәбез!» – дигән иде ул чагында Илгәрәй. Бүген дә ул әтисенә булган җылы сагыну хисләре белән шәхси аккаунтында уртаклашкан.
«Әтигә 3 ел бүген! Вакыт үткән саен җиңелрәк була, диләр. Юк, алай түгел, вакыт барган саен сагынам сине, әти! Алга таба ни булыр – әйтә алмыйм. Ләкин син гел безнең уйларда! Без синең белән бергә эшләгән җырдагыча, син гел безне сабыр булырга өйрәттең, вакыт үзе һәрнәрсәне тиешле урыннарга куячак, дидең. Шушы вакытны көтәм, әти!
Әле дә истә: үзең авырып ятасың, көчкә сөйләшеп, миңа «вацап»тан: «Улым, нихәл, кайларда? Ашадыңмы, концертыңа күпме кеше җыелды?» – дип, борчылып сорый идең. Сагынам шул хатларны, кайвакыт кабат тыңлап куям тавышыңны. Әйтерсең лә, син исән-сау, өйдә ял итәсең. Әмма берни эшләп тә булмый. Тыныч йокла, әти!
Әлеге «Сабыр булыйк, дуслар!» дигән җыр әти җитәкчелегендә эшләнде. Әти аны үләр алдыннан 56 тапкыр тыңлаган! Телефонында шушы сан иде. 56 яшендә китеп барды. Видеоның ахырында әтинең тавышы кергән», – дип язган Илгәрәй һәм «Сабыр булыйк, дуслар!» җырын виртуаль дусларына тәкъдим иткән. Җырның авторлары – Галия Сәитшина сүзләре, Илназар көе.
Илгәрәйнең моннан 2 ел элекке концертындагы әтисе турындагы үзәк өзгеч чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез.