Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй яңа клибында машина астына эләккән, ат җиккән, сыерларга ашарга салган

news_top_970_100
ИлГәрәй яңа клибында машина астына эләккән, ат җиккән, сыерларга ашарга салган
Фото: ИлГәрәйнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы ИлГәрәйдән премьера: аның «Кара кашларың» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Ул бу җырына авылда клип та төшереп килгән.

Клип җырчыны авылдагы дуслары колхоз эшендә ярдәм итәргә чакырудан башланып китә. Казан егете булуга карамастан, ИлГәрәй авылга кайтуга резин итек киеп куя да, җиң сызганып эшләргә фермага килә, әмма шунда ук аны машина таптата. Аннары ул атын да җигә, тракторын да йөртә, печәнен дә төйи, сыерларны да ашата, ә үзе шул арада мәхәббәт турында җыр суза.

Авылда яшәүче апа-абыйлар да клипта рәхәтләнеп төшкән, җырчы белән җырлаганнар да, биегәннәр дә.

«Кара, кара кашларың

Әйләнә башларым.

Кара, кара күзләрең,

Әйт сөю сүзләрең…»

«Рәмзия апа минем клипта рәхәтләнеп катнашты! Энем, мине бөтен Татарстанга танытасың инде, тарихка кереп калам бит, дип сөенде! Саулыкта яшәргә насыйп булсын, Рәмзия апа, киноларда да төшәрсез әле», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә клипта катнашучы авыл апаеның берсе турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100