Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй: «2019 елга кадәр бар да яхшы булган икән...»

news_top_970_100
ИлГәрәй: «2019 елга кадәр бар да яхшы булган икән...»
Михаил Захаров

Бик күпләр социаль челтәрләрдә бүгенге вазгыятькә бәйле уй-фикерләре, сыкранулары белән уртаклаша. Шул исәптән, җырчы ИлГәрәй дә шәхси аккаунтында күңелен бушаткан.

Илкүләм майтарылган хәлләрдән тыш, ИлГәрәй әтисенең юклыгын да бик авыр кичерә икән. Җырчының әтисе Рәхимулла абзый 2019 елның азагында үлгән иде.

«Әллә нәрсә шунда...

Һич аңламыйм...

Яңа көннән куркып ятасың,

Тагын нәрсә булыр диеп,

Уйлар барлап утырасың...

Әти җитми миңа, күңелне тынычландырырга... Чыннан да, 2019 елга кадәр бар да яхшы булган икән, диярсең. Әбием исән, әти белән кара-каршы утырып чәй эчүләр. Әти, син киткәч, бар да үзгәрде. Каһәр суккан вирус, мәктәпләрдә үтерүләр, ә хәзер – сугыш... Кайчан бетәр икән бу явызлык?.. Киңәшеңне әйтер идең, әти, ләкин син юк шул.

Көн саен диярлек синең белән бергә иҗат иткән җырны тыңлыйм...

Үрелми шул ак җепләрдән генә

Кешеләргә биргән язмышлар.

Гомер юлларында булып куя

Төзәтелә алмас ялгышлар.

Шуңа күрә була үкенүләр,

Йөрәгеңне телеп алырлык.

Җиңәр өчен язган язмышларны,

Кирәк, дуслар, бик зур сабырлык!

Була бел син сабыр – сабырлыкның

Сары алтын, диләр, төбендә.

Сабырлыклар сорап, түзә белсәң,

Күңел гөлең сулмас бүген дә! (Галия Сәитшина)

 

Мин ышанам, бар да яхшы булыр!

Үз балаларын югалткан әти-әниләргә сабырлык», – дип язган җырчы.

Фото ИлГәрәйнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100