Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй журналист Габдерәхимнең бер теләген үти алмаган

Алар 2001 елдан бирле дус булган.

news_top_970_100
ИлГәрәй журналист Габдерәхимнең бер теләген үти алмаган
«Татар-Информ» архивы

Җырчы ИлГәрәй журналист Габдерәхим турындагы истәлекләре белән уртаклашкан. «Арабыздан китүеңә йөрәк һаман ышанмый! — ди ул дустын сагынып.

«2001 елда мин Габдрәхим, ягъни Рөстәм белән таныштым. Әйе, миннән өлкән кеше булса да, мин аңа яшьтәш сыман Рөстәм дип әйтә идем, чөнки аңа шулай эндәшү ошый иде, күңелләре күтәрелеп китә иде!

Мин Рөстәмгә гомер буена рәхмәтлемен! Ул мине «Курай» радиосына алып килде һәм 10нчы сыйныфта укыган вакытта аның ярдәме белән минем җырларымны халык таный башлады!

2004 елда «Илназ, дустым, безнең радиода Илназ исемле җырчылар күбәеп китте, әйдә сиңа яңгырый торга сәхнә исемен уйлап табабыз!» — дип, тәкъдим ясады. Мин шатланып аның белән килештем һәм башыма килгән иң беренче исемне әйттем — Илгәр. Габдрәхим: «Во, шәп, ләкин бик яңгырамый, әйдә „әй“ өстибез!» — диде. Шул көннән мин ИлГәрәй булдым!

Баксаң без Рөстәм белән 20 ел таныш булганбыз… Шушы 20 ел эчендә радиода бергә эшләүләр, бер беребезгә үпкәләүләр, ачу чыккан вакытлар да, дуслашулар да, авыр чакта ярдәм кулы сузган чаклар да күп булды! Габдрәхим, әти авырганын белгәч, иң беренче булып аның хәлен белергә ашыкты, әтиемә зәмзәм суын алып килде. Ул әти белән бик дус иде!

Габдрәхим үз яшен миңа беркайчанда әйтми иде. Гел яшьтәш булып, яшь булып калырга тырышты. Аңа әтигә кебек нибары 56 яшь булганын, мин аның кабере янына килгәч кенә белдем.

Тик күңелдә бер үкенеч калды. Аның әтинең кабере янына кайтып дога кыласы килде… Ләкин, тагын шул эш дип, вакыт дип, мин аның бу үтенечен үти алмадым. Хәзер сез очрашып әти белән сөйләшеп утырасыздыр…

Хуш, Габдрәхим Тыныч йокла… Каберең нур белән тулсын!» — дип язган ИлГәрәй

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100