news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгәрәй «Мәйдан» каналыннан эштән киткән

Җырчыга 28 майда 35 яшь тулган иде, эштән китүен ул шуңа күрә авыр кабул иткән.

news_top
Илгәрәй «Мәйдан» каналыннан эштән киткән

Илгәрәй «Мәйдан» каналыннан киткән. Аның беркадәр үпкәсе калган булса кирәк:

«Ун елга якын эшләгән эшемә, 35 биш яшьлек туган көнемә, „Мәйдан“ каналы үз бәясен бирде, рәхмәт!» — дип киная белән язган.

Дуслары яңа эш урынында уңышлар тели.

«Тагын да зуррак, яктырак юллар ачылсын», — дип теләгәннәр.

«Эшләгән кешенең бер җирдә дә кадере юк. Көрәгең таза булсын».

«Әти әйтә торган иде, „Улым, башың исән булсын, калганы була“ дип!» — язалар.

Каналдан элегрәк киткән Ландыш Гарифуллина да уңышлар теләгән: «Булган — беткән, тапшыру алып бару минем теләгем түгел иде, яраткан эшемнән китү дә андагы басымнан туюдан иде. Ялагайлана белмәдем һәм теләмәдем. Аллага шөкер, китүемә сөенәм», — дип язган.

«Значит, пенсия как минимум 8000 була», — дип көлеп язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар