Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй үлгән кешедән теге дөнья турында сорашкан

Җырчы ИлГәрәй шомлы төш күргән. Төш шунысы белән сәер: җырчы теге дөньяга киткән кеше белән аралашкан. Мәрхүмә бәян иткән мәгълүматны ИлГәрәй Интертатка да сөйләде.

news_top_970_100
ИлГәрәй үлгән кешедән теге дөнья турында сорашкан
"Күрше фатирда бер әби яши иде. Кызганыч, ул 2016 елда гүр иясе булды. Әби белән туганнар кебек җылы мөгалләмәдә, тату яшәдек, кайвакыт балаларны карап тора иде. Ләкин күрше әбиебез үлгәч, өйдә ниндидер шәүлә күрә башладым. Мин аны шул әби дип уйлыйм. Ә беркөнне ул төшемә керде. Әбидән теге дөнья турында сорашырга теләдем, янәсе кеше үлгәч, кая эләгә, нишли?

Әби болай диде: "Без барыбыз да монда кыямәт көнен көтәбез. Кемнең оҗмахка яки тәмугъка эләгүе билгесез. Ә ул кыямәт көне күп еллардан соң, сезнең вакыт белән миллионлаган елдан соң гына киләчәк. Мин сезне сагынам, кайвакыт елыйм. Бик сагынган чагымда сезнең янга төшәргә рөхсәт сорыйм. Рөхсәттән башка китәргә ярамый. Кире сезнең янга кайтасым килә, ләкин монда да рәхәт. Бу дөньяда җирдәге кебек борчу-мәшәкатьләр юк".

Минем элек тә төштә үлгән кешеләрне күргәнем, алар белән аралашканым булды. Бервакыт аллергиядән интегүче кызымны дәвалаучы ханымга алып бардым. Ул хатын миндә нәкъ менә төштә үлгән кешеләрне күрү, алар белән аралашу сәләте барлыгын һәм аның көннән-көн артуын әйтте", - ди ИлГәрәй.

Җырчы үзен бик нык үпкәләткән кешегә рәнҗеше төшүен дә сөйләде. "Күптән түгел юлда барганда, бер машина әздән генә авария ясамады. "Тәгәрмәчең тишелсә ярар иде!" дип әйтүем булды, бераз барганнан соң, теге машинаның тәгәрмәч алыштыруын күрдем. Гаҗәп бит! Бу сүзләр ачудан әйтелмәде, әлбәттә. Кызганып куйдым үзен..." - дип сөйләде безгә ИлГәрәй.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100