Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй хатыныннан аерылырга җыенамы?

Җырчы ИлГәрәй “Нигә көттерәсең, сөю?” исемле яңа җыр яздыру белән мәшгуль. Гадәттә, мондый җырларны гаиләсез кешеләр генә җырлый иде. Ә ИлГәрәйнең менә дигән гаиләсе – хатыны һәм ике кызы бар! Җырчы хатыны белән аерылышырга җыенмыйдыр бит? Бу хакта үзеннән сорадык.

news_top_970_100
ИлГәрәй хатыныннан аерылырга җыенамы?
“Бу җырның көен - Гүзәлия, ә сүзләрен Вазыйх Фатыйхов язды. Өйләнгән кеше буларак, мин андый җырлар җырларга тиеш түгелдер. Миңа туры килмәс дип тә куркам. Шулай да тәвәкәлләргә булдым, җыры да күңелемә ятты. Миңа калса, кеше гаилә корса да, беренче, икенче, өченче мәхәббәтен искә ала. Мин бүгенге тормышымнан канәгать түгел, хатынга өйләнгәнем өчен үкенәм, дип әйтергә теләмим. Җыр сүзләрен укыгач, студент чагым, беренче мәхәббәтемнең йөрәген яулаган вакыт, минем оялып, янына барырга кыюлыгым җитмәгән мизгелләр искә төште. Ул мине көттерә иде”, - дип сөйләде Интертатка ИлГәрәй.

Җырчы фикеренчә, элеккеге кызлар хәзерге кызлардан бик нык аерыла. “Кызлар үпкәли күрмәсен, хәзерге заманда кызларны яулавы җиңелрәк. Хәзер кызлар үзләре егетләр артыннан йөри. Дусларым арасында да мондый очраклар күп булды. Әйтик, егетнең йөрисе килми, ә кыз аның өенә килеп, әнисе белән таныша. Андый оятсыз кызлар күп”, - ди ул.

ИлГәрәйнең хатыны белән дә проблемалары булгалый икән. “Артист дигәч тә, үземнең гаиләмне үрнәк дип әйтә алмыйм, чөнки бик каты әрләшкән, бер-беребезне аңламаган чаклар була. Савыт-саба шалтырамый тормый. Ләкин танышкан, бер-беребезгә мәхәббәт аңлаткан, беренче тапкыр үбешкән чаклар искә төшә дә, без дуслашабыз. Берничә көн сөйләшмичә торсак, шушы мизгелләр искә төшеп, сагыныша башлыйбыз. Бу хәлләр аркасында безнең мәхәббәт тагын да көчәя. “Нигә көттерәсең?” сүзе бу очракка да туры килә. 100 процент очракның 70 процентында беренче булып хатыным сүз башлый. Ә гомумән алганда, идеаль гаиләләр юк ул”, - ди җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100