ИлГәрәй яңа куйган видеосында мидия ашый. Дөресрәге, аны ашарга өйрәтәләр. Җырчы беренче эш итеп перчатка кия, мидияләргә лимон согы сыгып чыга һәм ашый. ИлГәрәй аның өчен ят булган ризыкны «тәмле икән» дип бәяли.
«35 яшемә җитеп, беренче тапкыр мидия ашап карадым. Көлә генә күрмәгез инде миннән, бигрәк артта калгансың син дип, әнинең тәмле токмачлы ашын бер нәрсә белән дә алмаштырып булмый! Әйбәтләп карагыз, ИлГәрәйнең ашаганын тагын кайда күрер идегез әле», — дип тә язып куйган җырчы.