Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов гаиләсендә зур шатлык

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов гаиләсендә зур шатлык

Илфат Фәйзрахманов гаиләсендә искиткеч зур шатлык – журналист үзенең төпчек кызын кияүгә биргән. Никах туеның фото-видеолары белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Бүген төпчегебез дә үз гаиләле булды. Егетләр игътибарына, бездә кызлар калмады. Соңгысын Наил алып китте. Оныкларыбызны көтсәгез генә инде. Тагын бер улыбыз булды менә. Бездә кияү-киленнәр юк. Улым, кызым бар. Бәхетләре генә булсын. Мәктәп бусагасыннан бергә.  8 ел дуслар. Бүгенге яшьләр арасында мондый озын бергәлек сирәктер. Күз тимәсен. Улымны бик ошаттым. Күптән инде нигә кавышмыйлар икән дип борчыла идем.

Бүген безнең бәхетле дә, моңсу да көнебез. Мин бит аңа тавышымны күтәреп эндәшә дә алмый идем. Бүген башлы-күзле булды инде. Хәзер аның үз гаиләсе, хәзер ул бездә кунак кына. Нишлисең, тормышның шундый булырга тиешле кануны. Улым Наил дә, аны шундый игелекле, тырыш итеп үстергән кода, кодагый да бик якын кешеләргә әверелделәр. Бик рәхәт, җайлы кешеләр. Кызыма Лилия дип исем кушкан Рамил хәзрәт Юныс укыды никахны. Әле беренче өч балаларына да исемне үзем кушам дип ышандырды. Балаларга бер эш кимеде, оныкларыма исем кушарга хәзрәт эзлисе юк», – дип яза Илфат Фәйзрахманов. 

Илфат Фәйзрахмановның дуслары Лилия белән Наилгә бәхетле, тигез тормыш теләгән. «Бәхет, сәгадәт, сәламәтлек белән яшәсеннәр. Гомер юлын пар канатлы булып узсыннар», – дип язалар. Кияү егетен Илфат Фәйзрахмановка охшатучылар да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100