Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов Зимфира Гыйльметдинованың вафаты турында: «Яшен суктымыни...»

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов Зимфира ханым белән бергә эшләгән, гастрольләргә йөргән вакытларын искә алган.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов Зимфира Гыйльметдинованың вафаты турында: «Яшен суктымыни...»
Рамил Гали

«Интертат» электрон газетасының инстаграм сәхифәсендә журналист, алып баручы, язучы Зимфира Гыйльметдинованың ковид белән авырганнан соң вакытсыз арабыздан китүе турында язган идек. Бу кайгылы хәбәр астында бик күп комментарийлар калдырганнар.

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов Зимфира ханым белән бергә эшләгән, гастрольләргә йөргән вакытларын искә алган.

«Яшен суктымыни… Коточкыч хәбәр. Әле кайчан гына хәбәрләр җибәрде бит. Яшьлектә бергә гастрольләрдә йөрдек. Дус булдык. Кызымның туен алып барды, акчаны мин бик җенләнгәч, үпкәлим дип куркыткач кына алды. Искиткеч туй оештырды… Нинди заман бу? Авыр туфрагың җиңел булсын. Очрашкач, көлешә идек. Мин аны сәхнәгә Зимфира дип кенә чыгара идем», — дип язган ул.

Зимфира Гыйльметдинованы бөтен танышлары, дуслары, хезмәттәшләре абруйлы, зыялы, ярдәмчел, искиткеч киң күңелле шәхес итеп искә ала. Аның турында бары тик җылы хатирәләр белән уртаклашалар, матур сүзләр язалар.

«Бигрәк яшь иде бит әле ул. Илсөя дустым бик мактап сөйли иде инде аны „минем Земфира апам“ дип. Урыны оҗмахта булсын иде. Гаиләсенә, якыннарына сабырлык телим. Өч көнлек дөнья дип дөрес әйтәләр шул»;

«И, Зимфира апа, урының оҗмахта булсын инде! Син килгәч, авызыңа гына карап утыра идек, шулар беттемени…»;

«Яшим дип яши иде бит, бөтен матурлыкны тоеп. Якыннарына куркәм сабырлыклар телим»;

«И, Зимфира апа… Шул хәтле кирәкле сүзләр таба идең…»;

«Шундый позитив, көләч йөзле, юмор хисле Зимфираны да алып киткән икән», — дигән комментарийлар да укырга мөмкин.

  • Зимфира Гыйльметдинова коронавирустан вафат: «Авырып ятканда да күңеле эштә булды»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100