Илфат Фәйзрахманов: «Почталарны рәхәт йокыларыннан айнытырга вакыт»
Мин 22 ел телевидениедә эшләгәннән соң, үзем дә аңламастан газетчик булып киттем. Телевидениенең дә, хәзер инде менә нәширнең дә проблемаларын төптән беләм.
«Кәгазьдәге газета журналлар бетә, бар да интернетка күчәчәк, дигән фаразларны мин кабул итмим»
Җиңел түгел. Конкуренция зур. Интернет киңлекләре барыбызның да үкчәсенә басып килә. Ләкин кәгазьдәге газета журналлар бетә, бар да интернетка күчәчәк, дигән фаразларны мин кабул итмим. Тегесе дә, монысы да булачак. Моңа алга киткән илләр мисал булып тора ала. Бүген анда кеше мәгълүматны җитди чыганаклардан алырга тырыша. Ләкин алардагы сервис турында безгә хыялланырга гына әле. Анда газеталар һәркайда сатыла. Кеше иртән эшкә киткәндә үк теләгән газетасын юл уңаенда ук алып китә ала.
Бүгенге тиражлар кризисы бездә дә бетәр, кулга кәгазь газета-журнал тотып укуга ихтыяҗ бездә дә барлыкка киләчәк, дип уйлыйм. Ул әле дә бар. Кеше укырга тели. Ләкин сервис юк.
Хәзерге шартларда син нинди генә яхшы мәкаләләр язып, искиткеч басма булдырсаң да, заманындагы йөзәр мең тиражлы басмалар дәрәҗәсенә җитә алмыйсың. Чөнки синең продукцияң халыкка барып җитми. Редакциябез хезмәткәрләре көн саен берничә югалган «Безнең гәҗит»не таптырып, абунәчеләргә илтеп җиткерү мәсьәләсе белән шөгыльләнә. Почтада газета килмәде, редакция гаепле, диләр укучыларыбызга. Укучылар зарланып, башка язылмыйм, дип янап безгә шалтырата. Әле шалтыратмаганнары никадәр?! Газеталарны җыеп, берәр атна соңарып китерәләр. Почтаның бүгенге эше «канәгатьләнмәслек» дип тә бәяләрлек түгел. Югалган газеталарны эзләп шалтырата торгач, без нишлик, шушы хезмәт хакына эшләп йөргәнгә рәхмәт әйтегез, дип тә җавап биргән очраклар бар.
Әйе, авыл почтальоны, бүген оптимизацияли торгач, 0,2 ставкага калды, 5 — 6 мең сумга эшли. Мин туган авылымда еш булам. Авылым почтальоны Зөлфиянең хезмәт хакы 5200 сум. 0,5 ставкага эшли. Күрше авылдан почта ташый. Пенсия өләшә, түләүләр җыя. Әле кибеттәгегә караганда 20–30 процентка кыйммәтрәк бәягә товар сата. Үтәргә планы куелган.
Почта башлыклары шул кадәр чиккә барып җитте ки, узган ел Арча почтамты җитәкчесе киңәшмәдә авыл почтальоннарына шундый белдерү ясаган: «Сезнең миңа матбугатка яздыруыгыз кирәкми, товар сатыгыз. Кешене үгетләргә кирәкми, ул газеталарга үзе килеп язылсын». Бу булган хәл. Моны расларга кешеләр бар. Мин бу хәл буенча «журналист запросы» ясадым. Җавап алдым, тик аннан берни аңламадым, «отписка».
«Почтадан кибет ясадык»
Почта ташучы бүген пенсия өләшкәндә, шул кыйммәтрәк бәяле товарын да тәкъдим итә, әби авылдашы бит, яхшысынмыйча шул товарны сатып ала. Кая барабыз? Почтадан кибет ясадык, коммерция үзәкләре булдырдык. Шушы рәвешле барганда без укучыларыбызны югалтып бетермәбезме?
Инде бик күп авылларда почта бүлекчәләре ябылып бетте. 5–6 мең сумга эшләргә ризалашучылар юк. Никадәр җаваплылык бит. Гомер буе эшләгән өлкән апалар гына калды почтада. Алар ничә чакрым юл үтеп җил буран астында акча белән йөри.
Шәһәрдә пенсия өләшүчене саклап йөриләр. Ә авыл апасын бер Аллаһы Тәгалә саклый һәм аның хокукларын да шул Аллаһы Тәгалә генә яклый. Алар бит безнең гражданнарыбыз… Почтасыз авылга газета китереп булмый. Хәтта язылып булмый, дип зарланучылар күп.
Элек Татарстан почтасы мөстәкыйль булганда, табышка эшлиләр иде. Мондый проблемалар юк иде. Мәскәүгә күчкәч, хәтта район газеталарының да абунәче акчасы Мәскәү аша килә башлагач, хәлләр менә шундый юнәлеш алды.
«Сәүдәгәрләргә үз процентларын куюны чикли торган закон юк»
Ярый, шәһәрдә почталар шулай ук начар эшләсә дә, газеталарны тарату җиңелрәк. Киосклар бар. Ләкин бүген редакцияләр киосклар белән нинди шартларда эшли соң? Котчыккыч гаделсез шартларда. Менә мәсәлән мин «Безнең гәҗит»не 11 сумнан бирәм. Ә аны киоскларда 35–40 сумга саталар. 11 сум һәм 35 сум.
11 сумга тарифлары ел саен күтәрелүче типография, компьютер программалары, хезмәт хакы, гонорарлар, бина арендалау һ.б. чыгымнар керә… Ә киосклар өлеше 20–30 сум… Шушы газетны киоскка илтеп куеп анда сатудан 350 процент табыш. Гомумән, бу кибет бәяләре белән сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да бик кыерсытыла.
Сәүдәгәрләргә үз процентларын куюны чикли торган закон юк шул, кызганычка каршы. Әнә бит газета сатучылар да шул кадәр яхшы шартларда эшли: без сатылмаган газеталарны, НДСлар түләп, кыйммәтрәк бәягә алардан кире сатып алабыз. Димәк, минем бая әйткән 11 сумым ул 5–6 сумга калырга мөмкин. Карагыз, әнә нинди гарантияле керемле бизнес: газетаң сатылса да — акчалы буласың, сатылмаса да — табышсыз калмыйсың… Беләсездер, Хуҗа Насретдин мәзәген: ишәге ач торырга өйрәнгәч кенә, үлеп киткән… Без дә шулай булмасак ярый…
Әле киоскларга болай гына керә алмыйсың. «Изучение спроса» дигән әйбер бар. Анда газетаңны сатуларын теләсәң, өстәп түләргә дә кирәк. Бу шартларны без үзгәртә алмыйбыз. Монополистлар чөнки. Кая барыйк, башка чарабыз юк.
Әле күп операторлардан шул акчаңны да ала алмыйсың. Инде ничә оператор безнең акчаларны кесәсенә салып юкка чыкты. Берничә ел элек эзсез югалган «Экспресспечать»тә минем 2 миллионлап сум акчам янды.
«Мин дотация сорамыйм, альтернатив таратуны да үзен-үзе акларлык итәргә була»
Аллага шөкер, бүген бу мәсьәләләрне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында аңлау бар. Инде берничә тапкыр эшлекле сөйләшүләр дә булды. Рәхмәт, хәзер безгә дә, шәхси басмаларга да илтифат бар. Һәм газета-журналларны альтернатив тарату юллары турында сөйләшүләр бара.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы контролендәге киосклар челтәре булдыру, бар газета-журналларны җыеп төрле юнәлештә районнарга илтеп тапшыру турында сүз бара. Бәлкем кибет челтәрләре аша мөмкин булыр бу.
Бу эшләрне аерым редакцияләр үзләре генә хәл итә алмый, чыгымнар акланмый чөнки. Әлбәттә, укучыга көнендә җиткерү мөмкин булмас. Җыеп илтсәң дә арзанга төшәр, укучыларга да, безгә дә файдага булыр иде бу, дип уйлыйм. Почта болай да бик соңарып өләшә бит газеталарны, әле югалта да.
Бүген биредә үткәрелгән интерактив сорашуда газеталарны таратуда дәүләт дотациясе кирәк түгел, дигән фикер өстенлек итте. Мин дотация сорамыйм, альтернатив таратуны да үзен-үзе акларлык итәргә була. Шул юнәлештә эшләргә кирәк. Әлбәттә, сынап карарга, эзләнергә, бергәләп хәл итәргә бу әйберне. Конкуренция булдырырга.
Почтаны да, шул ук киоскларны да рәхәт йокыларыннан айнытырга, сез шулай гаделсез ысул белән безне юкка чыгару һәм талау юлына баскансыз икән, без менә болай, сездән башка да эшли алабыз, дип, аңларлык итеп эшне оештырырга кирәк. Алар үз бәяләрен туктаусыз күтәрә, тик сервисны яхшырту өчен берни эшләмиләр.
Почтаны да, шул ук киоскларны да рәхәт йокыларыннан айнытырга, сез шулай гаделсез ысул белән безне юкка чыгару һәм талау юлына баскансыз икән, без менә болай, сездән башка да эшли алабыз, дип, аңларлык итеп эшне оештырырга кирәк. Алар үз бәяләрен туктаусыз күтәрә, тик сервисны яхшырту өчен берни эшләмиләр.
Бүгенге коллегиядә республикабыз җитәкчелеге дә катнашуыннан файдаланып, мин ярдәм сорыйм. Альтернатив тарату эшен җәелдерүдә административ ресурсларны куллану да гөнаһ түгелдер, дип уйлыйм. Халыкка мәгълүматның барып җитүе мөһим. Әгәр кешене шушы техник сәбәпләр аркасында укудан, аеруча татарча укудан биздерсәк, ул язылуны онытачак. Бүген бер данә дә газета-журнал алдырмаган гаиләләр бихисап, алар арта бара. Смартфондагы блогерлар, социаль челтәрләр матбугатның киләчәге түгел бит.
Әлбәттә, техник сәбәпләр белән бергә, коллегаларыма да тәнкыйть әйтәсем килә. Йокымсырамыйбыз микән без?! Бүген журналистиканың дәрәҗәсе төште.
Безгә карап, сез мөстәкыйль шул, без дәүләтнеке булгач, политика язабыз, дип аклануларны еш ишетәм. Мисал өчен, Президент каядыр барды, нидер карады… Бу сәясәт түгел, бу тормыш, эш. Аны бит мавыктыргыч итеп, файда алырлык итеп язып була.
Бүген сүз иреге юк, дигән сүзләрне дә ишеткәлим. Бәхәс чыкканда сораганым бар зарланучыдан, синең кайсы сүзеңне кистеләр? Җавап юк. Язылмаган, әйтелмәгән сүзне кисеп буламыни?! Бу булдыксызлыгыңны аклау гына. Редакциянең эчке принциплары, уставы булырга мөмкин, әлбәттә. Син чын журналист икәнсең, журналистлык азартың бар икән, газеталар бик күп бит. Берсе басмаса, икенчесе басар иде.
Әнә «Интертат» дәүләтнеке. Яңа җитәкчелек килгәч, үзгәрде бит. Бүген «Татар-информ»ны, «Интертат»ны танып та булмый. Минем эш көнем шул сайтларны актарудан башлана. Ә элек айга, атнага бер керсәм кереп чыга идем. Чөнки файдасыз иде.
Димәк, үзебезгә тырышырга, зарланып акланып утырырга түгел. Мине укымыйлар икән, аңа башкалар түгел, мин генә гаепле. Мин ямьсез икән, аңа көзгене гаеплисе юк.
Берләшик, телебезне саклау, яклау, илебезнең куәтен күтәрү, ялгыш-хата кимчелекләрне фаш итү, төзәтү өчен бергәләп эшлик. Сәламәт конкуренция булдырып, ярыша-ярыша эшлик.
Дүртенче хакимият дигән терминны оныттык, лаек булыйк шул статуска! Йокыдан айныйк. Башкаларны да уятыйк! Бүген уянмасак, иртәгә соң булырга мөмкин…
Дүртенче хакимият дигән терминны оныттык, лаек булыйк шул статуска! Йокыдан айныйк. Башкаларны да уятыйк! Бүген уянмасак, иртәгә соң булырга мөмкин…