Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов хезмәттәшен соңгы юлга озатканда: «Кайчан бетә бу зәхмәт?»

Татарстан телевидениесе ветераны Тәлгать Сабитов белән янына килмичә генә бәхилләшкәннәр.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов хезмәттәшен соңгы юлга озатканда: «Кайчан бетә бу зәхмәт?»
Рамил Гали

5 август көнне 71 яшендә Казанда Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат булды. «Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахманов үзенең Instagram сәхифәсендә мәрхүмне соңгы юлга озатудан видео куйган.

«Чираттагы югалту… Кайчан бетә бу зәхмәт… Урының оҗмах түрләрендә булсын, Тәлгать! Бик яхшы кеше, позитив идең. Аралашканда да ихлас идең. Якыннарыңның тирән кайгысын уртаклашам», — дип язган ул.

Илфат Фәйзрахманов Тәлгать Сабитовның үзе өчен үрнәк булуы турында да язган. «Мин яңалыклар хезмәтен җитәкләгәндә, баш редактор булгач та, Тәлгатьтән үрнәк ала идем, чөнки аның кул астында һәркем Кеше иде. Инженермы, идән юучымы — аерма юк. Коллективы да бик яратты. Сагыналардыр аны хезмәткәрләре. Менә шундый җитәкчеләр җитми бүген. Ул элеккеге, җаваплы, кешелекле, тырыш җитәкчеләр мәктәбе продукты шул», — дип язган ул.

«Менә тагын бер хезмәттәшебезне соңгы юлга озатабыз. Сабитов Тәлгать Фәтхуллович зәхмәт авырудан китеп барды. Катафалклар җитми дип әйттеләр. Якын дустыбыз, хезмәттәшебез белән янына килмичә генә бәхилләшәбез. Моны инде ковид юк ул, уйдырма, прививка нәрсәгә кирәк, дигән кешеләргә исбатлау өчен әйтәм», — дип сөйли ул видеода.

Инстачылар мәрхүмнең якыннарына сабырлык тели.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100