Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Илфат Фәйзрахманов: «Авыл халкы мине белеп эшли дип уйлый»

«Безнең гәҗит» мөхәррире авылда бал кортлары янында төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
Журналист Илфат Фәйзрахманов: «Авыл халкы мине белеп эшли дип уйлый»
Рамил Гали

«Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахманов авылга бал кортларының хәлен белергә кайткан. Видеода аның бер ояны ачканы һәм бал кортлары очып йөргәне күренә. Видео янына «иртә яз» дип язган баш мөхәррир.

«Бүген 22 февраль. Мин авылда. Колхозчы булып йөрим. Быел умарталарны урамда калдырган кешеләр отты бугай. Барысы да исән, тыңлап чыктым. Күршеләрнекен дә тыңладым. Авылда мин нәрсә эшләсәм, башкалар да шуны эшләп куя. Алар мине белеп эшли дип белә инде. Белмичә, аннан-моннан эшләп куйганны белмиләр», - дип сөйли ул.

«Гәҗит кешесе бар нәрсәне дә белергә тиеш, белә, дип уйлыйлар бит инде алар. Шуңа күрә сездән үрнәк алалар да. Умарталарыгыз исән-имин кышлап чыгу сөенечегезне уртаклашам», - дип язган виртуаль дусларының берсе.

«Кинәт суытып җибәрмәсме, Илфат абый? Март ничек килер икән? Кортлар ничә градус салкынга түзә?» — дип кызыксынган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100