Илфар Кәримов: «Җырларның күбесен эфирга чыгармыйбыз, чөнки беренче урында – сыйфат»
«Болгар радиосы» – татар эстрадасында гөрләп эшли торган радиостанция. Әлеге радио – татар сәнгатенә һәм мәдәниятенә зур өлеш кертә торган мирас. Радио эшчәнлеге, татар эстрадасы турында «Болгар радиосы» директоры Илфар Кәримов белән аралаштык.

«Үзем сабыр һәм тыныч булсам да, ачуымны чыгармавың яхшырак...»
Илфар, сез радио эшчәнлеген һәрьяклап беләсез: диджей булып та эшләгән чагыгыз булды, хәзер исә сез җитәкче вазифасын башкарасыз. Кайсысы җиңелрәк?
Кеше язмышында һәр этапның үз чоры була. Студент чакта алып баручы булу кызык иде. Диджей булып 15 еллап эшләдем. Тора-бара радио белән бәйле административ нечкәлекләрне өйрәндем. Җитәкчелек эшенә күчкәч, иҗатка вакыт калмый башлады да алып баручы һөнәреннән читләштем. Хәзер янәдән эфирга әйләнеп кайтуны күз алдына китерә алмыйм.
Шулай да тулысынча иҗаттан читләшмәгәнсездер. Иҗатчылык канга сеңә ич ул, ялгышмасам.
Әлбәттә, оештыру эшләрен башкару белән беррәттән иҗат турында да онытмыйм. Радио белән бәйле төрле идеяләр килеп тора. Безнең радиода мин баш мөхәррир дә бит әле. Коллектив белән еш кына яңа проектлар уйлап табабыз. «Мозговой штурм»нар үткәрәбез. Җитәкче булдым да, гел саннар биләп алган документ эше белән генә шөгыльләнәм, дигән сүз түгел. Төрле реклама роликларын, анонслар яздыргалыйм. Тавыш яздыру студиясенә юл онытылмаган әле. «Җиңүгә илткән юл» дип аталган яңа проектта, мәсәлән, билгесез солдат исеменнән сөйлим. Тәкъдимнәр булса, каршы килмим. Студиядә эшләү үземә ошый, ләкин, әйткәнемчә, вакыт кына гел табылып тормый.
Сезгә кадәр «Болгар радиосы» директоры вазифасын үтәгән Наилә Зөлкарамовна Хәйдарова (хәзер Наилә ханым Журналистлар союзында башкарма директор вазифасын башкара), мәсәлән, бер дә иҗат кешесе түгел иде бугай.
Ул трафик, саннар белән бәйле сорауларда белгеч иде. Керемне арттыру, смета төзү эшләре дә бар бит әле. Миңа, мәсәлән, бу нечкәлекләрне өйрәнергә туры килде. Хәзер мин дә саннар белән дуслаштым бугай, шөкер. Чыгымнар турында да, керемнәр турында да уйлыйм. Җитәкче радио эшчәнлеге өчен дә, коллектив өчен дә җавап бирә бит ул.
Сез нинди җитәкче икән? Таләпчәнме?
Бу сорауга хезмәткәрләр җавап бирсә, яхшырак булыр иде. Ә болай… Мин үземне кырыс һәм таләпчән җитәкче дип әйтә алмыйм. Коллектив белән 20 еллап бергә эшләгәч, без бер-беребезне ярты сүздән дә аңлап алабыз. Радиога килгәндә, мин 2нче курс студенты идем. Дилбәр, Фаил, Наилә, Айгөл ул вакытта радиода эшлиләр иде инде. Еллар үткәч, мин аларның җитәкчесе булуын булдым да, ләкин үземне алардан өстен куйганым юк. Вакытында алар миңа ярдәм итте, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Без бер гаилә кебек.
Шулай да төрле чаклар булгалыйдыр. Иҗат кешеләре белән эшләү тагын да катлаулырак, диләр.
Кызыбрак киткән чаклар булгалый инде. Ачу чыкса, әйтеп тә ташлыйм кайчак. Үзем сабыр һәм тыныч булсам да, ачуымны чыгармавың яхшырак… Аңлашылмаучанлыклар да булгалый. Җитәкче шушы аңлашылмаучанлыкларны чишәр өчен кирәктер дә ул. Аннан соң коллективыбыз күбрәк хатын-кызлардан тора. Аларның һәрберсен дә тыңларга, аларга вакыт бүлеп бирергә кирәк. Барлыкка килгән мәсьәләне тыныч аек акыл белән хәл итәргә тырышам. Мин үзем дә кайчандыр диджей булгач, эфир вакытында булган төрле кимчелекләрне аңлый алам, чөнки үзем шушы юлны үткән, шул мәктәпне узган кеше. Әлбәттә, җитәкче итеп, радио эшчәнлеген төптән белмәгән кешене утыртсалар, коллективка да, җитәкченең үзенә дә кыенрак булыр иде.
Радионы сез җитәкче буларак тыңлыйсыздыр.
Көн дәвамында диярлек мин үзебезнең «Болгар радиосы»н тыңлыйм һәм, әлбәттә, алып баручының һәр әйткән сүзенә колак салам, эфирда яңгыраган һәр җырга, һәр рубрикага игътибар юнәлтәм. Радио тыңлаганда төрле идеяләр килә, кайсы якны камилләштереп булганын аңлап аласың. Рецензия күзлеге үзеннән-үзе киелә инде ул. Мәсәлән, режиссерларның, актерларның күбесе ял итеп кенә спектакль карый алмаган кебек, мин дә радионы нәкъ җитәкче буларак тыңлыйм.
«Яшьләр, гомумән, радио тыңлый микән ул?..»
Диджейларның статусы соңгы елларда үзгәрмәдеме? Элегрәк, мәсәлән, шул 10 еллап элек, безнең өчен радио алып баручылары кумир дәрәҗәсенә күтәрелә иде.
Бу хакта уйланганым бар. Яшьләр, гомумән, радио тыңлый микән ул?.. Тыңласалар да, музыка өчен генәме, әллә инде аларга алып баручылар сөйләгән сүз дә кызыклымы? Барысы да гаиләдән килә. Әгәр дә баланың ата-анасы машинада барганда булса да, радио тыңлый икән, бала радионың ни икәнен белеп үсә. Татарча тыңлыйм, дисәң, Аллаһка шөкер, хәзер татарча сөйләгән радиолар күп. Шулай да яшьләргә мәгълүматны, яңалыкларны визуаль рәвештә кабул итү уңайлырак. Заманасы шул инде, бернишләтеп булмый.
Яшьләр диджей профессиясе белән кызыксынамы?
Белмим шул. Минем өчен кызык иде! Радионың FM-форматында авыл җирлегенә дә үтеп кергән вакытлары үсмер чагыма туры килде. Аңа кадәр булган чыбыклы радио миндә кызыксыну уятмады. Ә менә FM ешлыгында яңгыраган радионы тыңлап торасы килә иде. Радиода яңгыраган җырларны кассеталарга яздырып йөргәннәремне хәтерлим. «Болгар радиосы»н тыңлаганда: «И-их, мин дә алып барыр идем», – дип хыяллана идем. Мин 10 нчы сыйныфта укыганда, Сабада «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе ачылды. Шушы яшьтән үк мин, төрле тапшырулар ясап, радио эшчәнлеге белән таныша башлаган идем инде.
Алып баручыларның хезмәт хаклары ничек?
Яшерен-батырын түгел, журналистика өлкәсендә хезмәт хаклары иң югарылардан түгел. Күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Әмма быел «ТАТМЕДИА» агентлыгы һәм Татарстанның Журналистлар берлеге ярдәмендә журналистларның хезмәт хаклары артты. Алга таба да артыр, дип ышанабыз. Яшьләрнең җитмәве, ягъни кадрлар кытлыгы шушы хезмәт хакларының зур булмавы белән бәйле. Заводларда, мәсәлән, 150-200 меңләп акча түлиләр...
Кастингларга киләме соң яшьләр?
Ашкынып торучылар күп түгел. Хәзер бит кыска видеолар чоры. Үземнең балалардан да чыгып әйтә алам. Аларга радио бик кызык түгел. Кастингларга исә урта буын, ягъни 30-35 яшьләрдәге егет-кызлар килә.
Гомумән алганда, татар журналистикасына яшьләр тартыламы?
Журналист булу – кешегә тумыштан бирелә торган сәләт. Татар телле журналист булуга омтылуның орлыгы, гомумән, балачакта салынырга тиештер. Нәкъ менә татар журналисты булырга хыялланган яшьләр барлыгына ышанам мин. Бертуганымның улы, мәсәлән, алга таба журналистика факультетына укырга керергә тели. Ул күбрәк миңа карап шушы юнәлешкә омтыладыр. Аның кебекләр бардыр, дим.
«Ретро, классик стильдәге җырлардан бераз читләштек»
Сезнең аудиториягездә кемнәр күбрәк: хатын-кызлармы, ир-атлармы?
Соңгы сораштырулар нәтиҗәсендә, 40 процент – ир-атлар, 60 процент хатын-кызлар тыңлый, дип ачыкланды. Соңгы 1-2 елда радиобызның форматын үзгәрттек. Күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. «Прайм-тайм» вакытларында (радиода «прайм-тайм» вакыты дип иртән 06:00-10:00 һәм кичен 17:00-19:00 санала – авт.) төрле уеннар уйнатабыз, интерактивлар үткәрәбез. Кичкә таба, гомумән, җырлар нон-стоп форматында яңгырый.
«Болгар радиосы»н урта һәм өлкән буын гына тыңлый, дигән калыпны үзгәртәсегез килә, димәк?
Әйе, 23 ел дәвамында «Болгар радиосы»ның төрле чоры булды. Альтернатив музыканы да, 70-80 нче елларда популяр булган «алтын хит»ларны да ишетеп була иде. Стильләр төрлелеге бар иде. «Тәртип» радиосының безгә кушылган чагында форматлар, гомумән, буталып беткән иде. «Болгар радиосы»ның аерым бер форматы юк иде, дөресен генә әйтсәк. Хәзер без шушы форматны булдыру белән мәшгульбез. Җәлеп итәргә теләгән аудиториябез – 30-35 яшьтәге тыңлаучылар.
Хәзергә нинди үзгәрешләр бар?
Мәсәлән, тапшыру вакытларын кыскарттык. Хәзер тизлек заманы булгач, 5-6 минутлык кыска-кыска тапшырулар популяр. Әлбәттә, ял көнендә озынрак тапшырулар да чыга. Шулай ук җырларның стиле дә үзгәрде. Хәзер заманча җырлар сайлыйбыз. Ретро, классик стильдәге җырлардан бераз читләштек.
Өлкән буын тыңлаучыларының «ретро җырларны әзрәк куя башладыгыз» дип шелтә белдергәннәре бармы?
30-35 яшьлек аудитория өчен эшлибез, дигәч, ретро җырларны, гомумән, оныттык, дигән сүз түгел бит. Тәмен белеп кенә, Илһам Шакиров, Зөһрә Шәрифуллина һәм башкаларның җырларын куйгалыйбыз. Безне 20 яшьлекләр дә, 60 яшьлекләр дә тыңлый. Әмма нигездә тапшыруларның форматы, җырларның стиле нәкъ менә 30-35 яшьлекләр өчен сайлана. Өлкән буын шушы үзгәрешне сизеп алды. Нишләп киметтегез, дип сораучылар булды. Хәзер шелтә белдерүләрен ишеткәнем юк. Әллә өлкән буын без сайлаган җырларга ияләнде, әллә күбрәк яшьләр тартылды – аудиториябезнең саны арта гына бара, бер дә кимүгә таба бармый. Димәк, безнең тыңлаучыларны бу форма канәгатьләндерә.
7 май көнне Казанда «Татнефть Арена» мәйданында радио көненә багышланган концерт үтәчәк. Аңлавымча, тамаша дискотека форматында узачак. Концертның бу стилен сайлау да үзгәрешләр белән бәйлеме?
Әйе, бу концерт дискотека форматында булачак. Рус эстрадасында популяр булган радиолар еш кына шундый зур чаралар оештыра. Нишләп әле татар телле радио тыңлаучылары өчен дә шундый бәйрәм оештырмаска, дип уйладык. Казандагы иң зур мәйданны сайладык. Рәхәтләнеп, биеп бәйрәм итәрбез, Аллаһ боерса. Җырчыларның «иң-иң»нәрен сайларга тырыштык. Бәлки, артистлар арасында үпкәләүчеләр дә бардыр. Дөрес аңласыннар, Элвин Грей, Марат Яруллин һәм башкалар кебек дискотека форматына туры килерлекләрне сайладык. Үпкәләмәсеннәр, бу дәрәҗәдәге концертлар әле алда тагын булыр.
Дискотека форматы булгач, яшьләр генә килер, дип уйламыйсызмы?
Беләсеңме, берсендә мин Элвин Грейның концертына барган идем. Анда әбиләр рәхәтләнеп ял итә. Ул кадәрле тавышка минем йөрәгем сикереп куя иде, өлкән яшьтәге апалар уйлап та бирмәде, концертны ахырына кадәр карап бетерде. Бу концертка килгәндә, биергә теләүчеләр танцполга чыгар, ә концерт карарга теләүчеләр секторлардан урыннар алыр. «Дискотека форматы» дигәч, концерт шул «доңгыр-доңгыр» җырлардан гына тормаячак, төрле җырлар булачак. Шулай да өлкәннәр куркып калырга мөмкиннәрдер. Дискотека форматын яратып бетермәгәннәрне Милли премия тапшыру тантаналарында, без үткәргән башка концертларда көтәбез.
Билетлар сатыламы?
Көн саен ачып карыйм, ышанасыңмы? Концерт үтәчәк көн белән, ягъни 7 май датасы, «Ак Барс» хоккей клубының уеннары белән бер вакыттарак була ала иде. Тамашачылар арасында да, «Ак Барс» җиңсә, концерт булырмы, дип сораучылар булды. Әгәр дә хоккей клубы мәйданны тренировка өчен сорап алса, концертыбызны күчерергә кирәк булыр иде. Без барыбыз да «Ак Ббарс» өчен җанаттык, ләкин, кызганыч, алар төшеп калды. Баштарак билетларның актив алынмавын мин шушы хоккей уеннары белән бәйлим. Хәзер исә билетлар алына, тамашачы киләчәк, Аллаһ боерса.
«Сыйфатлы продукт кирәк»
Радио эфирында яңгырый торган җырларны ничек сайлыйсыз?
Популяр җырчыларның композицияләре хәзер югары дәрәҗәдә яздырыла. Гадәттә, аларның барлык җырлары да сайланып алына. Әмма бүгенге көндә җырларга теләүчеләр, җыр яздыручылар да күбәеп китте. Аларга артист тормышы җиңел кебек тоеладыр. Менә җыр табам да, аны берәр ничек яздырам да, радио эфирында яңгыратам һәм популяр булам, дип уйлый күпләр. Артист булырга кызыгучылар күп. Җырчылар бит яхшы машиналарда йөри, зур йортларда яши, гомумән, яхшы яши.
Килешеп бетмим, бөтенесе дә бай яшәми.
Бөтенесе дә түгел, әйе, әмма күбесе. Менә шушы байлыкны, уңайлыкны күреп, шоу-бизнеска тартылучылар күп. Иллюзия бит инде ул. Яхшы яшәр өчен, популяр артист булыр өчен, башта ныклап эшләргә кирәк шул. Без коллектив белән атна саен 30лап җыр тыңлыйбыз, һәм шуларның бер 10 проценты гына эфирга эләгә. Күбесенә «юк» дип әйтергә мәҗбүрбез, чөнки иң беренче чиратта сыйфатлы җырлар тыңлыйсы килә.
Җырчылар үпкәлиме?
Үпкәләүчеләр бар, әйе. Кайвакыт танылган җырчыга да «юк» дип әйтергә туры килә. Артистлар безне дөрес аңласын иде: эш бары тик җырның сыйфатлы булуында һәм аның эчтәлегендә. Һәм бу бит коллектив кабул иткән карар була. Элек, мәсәлән, «худсовет»лар булса, хәзер шушы вазифаны радио коллективы башкара.
Җырчылар «радиода җырны яңгыратыр өчен, күп акча түләргә туры килә» дип сөйли.
Әгәр дә артист үзенең җырын радио эфирында ешрак яңгыратырга уйлый икән, ул радиобызның коммерция бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Без коллектив белән кабул ителгән җыр 2-3 көнгә 1 яңгырарга мөмкин, ә коммерция бүлеге аша төзелгән килешү нигезендә шул ук җырны ешрак яңгыратырга була.
Артистларга да кыен.
Шуңа күрә «шоу-бизнес» дибез бит инде. Бизнес кагыйдәләре буенча, акча сарыф итмичә генә, керем кертеп булмый. Сыйфатлы продукт кирәк. Әгәр дә җырың сыйфатлы була икән, ул, сине тагы да популярлаштырып, үзенә салынган акчаны кире кайтарачак.
«ТНВ» телерадиокомпаниясе продюсерлык үзәге ачарга планлаштырмыймы?
Юк, бу хакта ишеткәнем юк. Без бары тик радиобызда яңгыраган җырлардан төзелгән концертлар гына оештырабыз. Җырчыларны таныту белән шөгыльләнә башласаң, аерым бер структура булдырмыйча эш бармаячак. Аннан соң уйларга кирәк: хәзер артистларның продюсер белән эшлисе килә микән? Бүгенге көнне үзеңне популярлаштырыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар бит. Кемнеңдер кул астында эшләүнең дә тискәрерәк яклары сизелергә мөмкин. Интернет чәчәк аткан заманда җырчыларга продюсер кирәкми дә.
Шулай да сез яшь җырчылар белән эшлисезме?
Әгәр дә яшь җырчының продукты безнең форматка туры килә икән, әлбәттә, аның җырын да эфирда яңгыратабыз. Радио белән продюсерлык үзәген бутарга кирәкми. Радио – ул әзер продуктларны әйләндерүче. Коммерция күзлегеннән карасак, радионың төп максаты – популяр җырлар ярдәмендә аудиториянең игътибарын җәлеп итеп, күбрәк реклама бирү.
«Радио булганда, син үзеңне ялгыз итеп хис итмисең»
«Болгар радиосы»ның үзенең Милли премиясе бар. 2025 елда ул ничәнче тапкыр үткәреләчәк?
13 нче тапкыр булачак Аллаһ боерса. «Болгар радиосы» тыңлаучыларының һәм безнең коллективның уртак бер бәйрәме инде бу тантана. Аудиториябез киң, Аллаһка шөкер. Әле менә күптән түгел генә безгә Төмәннән чыктылар. Бу да – безнең өчен зур күрсәткеч. Димәк, хәзер безне Төмән татарлары да аерым бер ешлык аша тыңлый ала.
Шушы Милли премиядә катнашыр өчен кем кемгә түли?
Беркем дә беркемгә түләми. Артистлар арасында: «Күпме түләргә кирәк?» – дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әмма бу проектта катнашучылар исемлеге кемнең никадәр түләгәненә карап төзелми. Бу концертта без ел дәвамында радиода еш яңгыраган популяр җырларны берләштерәбез. Җырларның иң яхшыларын гына сайлыйбыз.
Сез үзегез дә «Болгар радиосы»ның конкурент булган башка радиочелтәрләрдән бер дә калышмавына сөенәсездер. «Татар җыры»на дан сугалар иде, хәзер сез дә бер дә калышмыйсыз.
Һәр эшне сыйфатлы итеп эшлисе килә. «Татар җыры» 25 еллыгын үткәреп җибәрде. Ул инде – үзе бер бренд. Безнең Милли премия дә калышмый. Тамашачыларыбызның концертны көтеп алуы бик сөендерә. Конкуренция булгач, сыйфатлырак һәм яхшырак эшләргә тырышасың, шуңа күрә татар телле радиоларның барлыгы сөендерә. Машинамда да татар радиоларының барысы да сакланып куелган: «Тәртип», «Китап», «Күңел», «Татар радиосы» һәм Сабага кайтканда «Саба дулкыннары» радиолары. Алар күбрәк булган саен, без дә камиллеккә омтылабыз.
Бер 5-10 елдан татар телендә сөйләүче радионы ничек күзаллыйсыз?
Радио ничек сөйли, шулай сөйләячәк. Мин – оптимист кеше. Телевидение барлыкка килгәч, радио бетәчәк, дигәннәр иде. Бетмәде! Интернет барлыкка килгәч, телевидение белән радио кирәк булмаячак, дигәннәр иде. Хәзер күреп торабыз: Интертнет безгә, киресенчә, үсәргә һәм популярлашырга ярдәм генә итә. Радио Интернет аркылы бөтен дөньяга сөйли. Киләчәктә дә радио FM форматта калыр, ләкин тыңлау ысуллары гына үзгәрергә мөмкин.
Килешәм! Музыка тыңлау белән радио тыңлау бик аерыла бит. Радио тыңлаганда алып баручы нәкъ синең белән исәнләшә, нәкъ сиңа сөйли кебек.
Әйе, син үзеңне зур төркемнең бер әгъзасы кебек тоясың. Синең турында кайгыртып: «Кулчатырыңны ал, урамда яңгыр», – дип әйтәләр, мәсәлән. Радио булганда, син үзеңне ялгыз итеп хис итмисең.
«Хатын-кыз булсам, күптән җүләрләнгән булыр идем инде»
Үзегез кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?
Рәттән тыңлыйм, дөресен генә әйткәндә. Яшьләрне дә тыңлыйм. Менә бу җыр безнең радиога туры килер иде, дип әйтеп куям кайчак. Әле бу арада менә Хәят (Данир Сабиров төркемендә җырлаучы Гүзәл Хәкимуллина – авт.) исемле җырчыга күзем төште. Ул элеккегерәк җырларны яңартып башкара. Үзенчәлекле стиле кызык. Бүгенге көнне бертөрле җырлар күп бит. Аранжировка язучылар бер бит – шуңа шулайдыр ул. Җырларда миңа, гадәттә, музыканың тирәнлеге, нәкъ менә мелодия җитеп бетми.
Сез соңрак өйләндегез бугай?
33 яшьтә генә өйләндем шул. Шулай насыйп булгандыр, Аллаһ ничек кушкан бит.
Эшегез күп булгач, гаиләгезгә вакыт җитмидер. Балаларыгыз да кечкенә әле.
Төрлечә була, әйе. Күп очракта бәйрәм көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә. Хатыным Гөлинә белеп кияүгә чыккач, бик теләсәм дә, гел алар белән була алмавымны нормаль кабул итә. Эштән кайткач, аңа ял итәргә вакыт бирергә тырышам. Балаларны карыйм, алар белән урамга чыгарга мөмкинмен. Хатын-кызның эше күп бит аның. Хатын-кыз булсам, күптән җүләрләнгән булыр идем инде.
Нинди әти Сез?
Хатын әйтүе буенча, балаларга карата бераз таләпчәнрәк булсам, яхшырак булыр иде. Йомшак шул мин. Мәсәлән, хатыным кызыбызга шигырь ятлата башласа, ә баланың өйрәнәсе килмәсә: «Иртәгәгә калдырыйк», – дип әйтә алам. Шул вакытта Гөлинә: «Кырысрак бул», – дип әйтә.
Нинди гаилә кыйммәтләре белән яшисез?
Бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү мөһим. Гаиләбездә татар телендә аралашабыз – монысы кагыйдә кебек кабул ителә. Балалар татар мохитендә үссә, киләчәктә нәкъ менә татарча аралашуларына өмет бар.