Илфак Шиһапов, Рәмис Латыйпов: Интернет, милләт һәм хыяллар... (язылып бетмәгән китап)
Илфак Шиһапов белән уртак китап язу турында ун ел элек хыяллана башладык. Ул яза, почта аша миңа җибәрәм, мин дәвам итәм, аңа җибәрәм - шулай басма туарга тиеш иде.
Рәмис Латыйпов
2012 ел.
Илфак Шиһапов:
Интернет заманы хәзер. Контакт, Фейсбук, ЖЖ, Твиттер, тагын әллә ниткән ата җәһәннәмнәр бар. Кызык. Шунда керәсең дә, әллә кай еракларда яшәүче кеше белән рәхәтләнеп аралашып утырасың. Акыллы фикерләр укыйсың (тапсаң, әлбәттә), матур рәсемнәр карыйсың... Милли һәм дини активистлар күп анда. Иң активлары да шулар бугай. Милләтче өянәге кузгалганда, шул челтәргә кереп, безнең татар милләте ниләр уйлап яши, аны нәрсәләр борчый икән дип, әзрәк, кем тарафыннандыр “глобаль чүплек”, - дип аталган мәшхәрдә казынырга яратам.
Гадәттә, татар теле проблемаларын күтәргән темалар кызык. Шулай ук милли мәсьәләнең башка өлкәләрен кайгырткан темаларны уку да күңелле. Чөнки ул темаларны күтәрүчеләр, гадәттә, бөтен фикерләрен кеше аңламаслык итеп һәм русча яза. Мескенкәйләрем, безне урыслар да укысын диптер инде. Бәлки урыслар андый көчәнүләрне укыйдыр да, әлбәттә, тик менә нигәдер аларның татар теле проблемаларын хәл итүдә булыша алуларына шигем зур. Иң кызыгы - русчалатып татар теле мәсьәләләрен кайгыртучыларның күбесе русча да юньле башлый белми аның. Ә язалар...
Ярый, ничек язу, нәрсә язу - һәркемнең үз эше. Бигрәк тә интернет челтәрендә.
Тик шулай да күңелдә шик туа - ә бу кешеләр үзләре язганга үзләре чынлап та ышанамы икән ул, ә? Менә, мәсәлән, берәрсе, ике дә уйламыйча, “Повышинию статуса татарсково языка протевятся многие”, - дип язып куя да, татар мәктәбе бетергән, “президент” сүзендә дә ике хата ясаучылар, шуңа берсеннән берсе уздырып русча комментарийлар язарга тотына. Рәхәт. Укып ләззәтләнәсең...
Бик сирәк кенә арага берәр чын урыс та кереп чыгарга мөмкин. Ул чакта, бераздан, бөтенесенең дә чын күңелдән халыклар дуслыгы яклы булуы ачыклана. Аннан, ”без бүген туган телебез язмышын кайгырттык”, - дип тынычланып, әзрәккә тынып торалар. Озак та үтми, берәрсе: “Врагов у нашево народа много, но мы все равно побидим”, - дип, икенче “шедевр” язып куя. Анысын бертын “чәйнәп” алалар. Берәүнең дә татар халкының “побидит” икәнендә шикләнмәве ачыклана... Башка темаларны да шул “побидим” стилендә “обсуждат” итәләр, әлбәттә, тик татар теле турындагы темалар - гомүмән шедевр. Шуларны озаграк укыгач, чыннан да татар теленең киләчәге юк дип уйлый башлыйсың. Кая дошман? Нинди ул? Кем (бу очракта интернет турында сүз бара, әлбәттә) татар телен тыя? Күрсәтегез аны миңа - судка бирәм? ООНга язам бу зараза турында...
Гадәттә, андыйлардан, нигә урысча язуларын сорасаң, ниндидер телне белмәүчеләр турында мыгырданудан узмыйлар. “ВКОНТАКТЕ” челтәрендә (бүгенгә иң популяры шул бугай), туган телеңне билгеләү мөмкинлеге бар. Бу юлларны язган мизгелдә, анда 358, 309 кеше үзенең туган теле татар теле икәнен билгеләгән иде. Ярар, 58 меңен чигерик тә ди... 300 мең, һәр көнне диярлек интернетка керүче татар телле халык сезнеңчә азмы? Әле бит монда шул ук татар теленең диалектлары булып саналырдай башка телләр дә бар. Аңлыйлар, бик яхшы аңлыйлар алар татар телен. Гигант, җир җимертерлек көч ич бу. Менә бу халык, бер-берсенә, көненә берничә тапкыр :”Привет, как дила”, - дип язу урынына : “Хәлләр ничек соң”, - дип яза, һәм статусларына : “так тижело любить” урынына: “яратуы җиңел түгел”, - дип яза башласа, телебезнең дошманнары бермә-бер кимер иде дә бит… Нишләтәсең, әлегә “побидим”нар милли телне кайгыртканда булмас шул….
Интернетны бөтен якларына кагылмыйм, мин гади кулланучы, тик шулай да, калхуз персиятеле әйтмешли, кайбер нәрсәләргә тукталып китәргә рөхсәт итегез, иптәшләр. Менә бик күпләр шул ук интернетта да, басма матбугатта да (безнең якта “басма матбугат”, - дип сөйләшмиләр, сүгенгән кебек яңгырый) татарча сайтлар аз булуы турында язгалыйлар. Алар чыннан да аз.
Интернетың интернет та бит, ул да гәҗит кебек - укырлык нәрсәсе булганда гына кызык.
Укырлыгы булмаса, гәҗитне авыл бәдрәфенә дә куймыйлар хәзер. Тәк, татар сайтлары.... “Азатлык” сайты, ”Матбугат ру”, һәм кайбер татарча гәҗитләрнең сайтлары бар. Күп кенә татар җырчыларының да сайтка ошаган нәрсәләре бар-барын, тик анда, гадәттә, шул фотошоп программасы (бу программа, каймак сөртсәң эт яламаслыклардан да искиткеч чибәр бер зат әвәләргә мөмкинлек бирә) аша көчләнгән фотолардан башка нәрсә булмый. Калганнары күпчелек очракта ничек тә булса “татар” сүзе белән бәйләнгән булса да, алардагы күпчелек язма шул ук “побидим” калыбында. (кайбер чиста татар сайтларың төшереп калдырган булсам - гафу итегез).
Сайтлар аз - шул ук вакытта, үз сайтларын булдыру турында хыялланучылар байтак. Сайт үзенә күрә бер аралашу урыны гына түгел, интернет-матбугат та бит әле ул. Тик сайтны ясатыр өчен акча кирәк. Ә акча булсын өчен -эшләргә кирәк һәм башкалар… Акча юк, сайт кирәк, фикерләр башка сыймыйча интегә - чыгарасы иде дә бит… Замана технологияләре һәм тагын кемнәрдер бу чарасызлыктан чыгу юлын да салган. Бүген берничә бик популяр блоглар ресурсы бар. Әйтик шул ук «Живой журнал» системасы (башкалары да байтак). Интернет-көндәлек кебегрәк дип исәпләнгән нәрсә инде ул үзе, тик мөмкинлекләре бик зур. Анда теге каенга терәлеп төшкән фотоларны да куеп була, видео урнаштырырга да мөмкин, рәхәтләнеп башка сыймаган акыллы фикерләреңне язу турында әйткән дә юк инде. Бушка.
Ач, яз татарча. Яз теләсә нәрсә. Әшәке такмаклар булса да тутыр - татар авылларында бик зәһәрләре бар аларның.
Көн саен тирә-юнеңдә булган хәлләрне генә дә, мәсәлән: “Бүген безнең сыер бозаулады, бозавы бер дә үзенә охшамаган. Аның әтисе кем икән”, - кебегрәк нәрсә язсаң да, аны укучылар булачак. Бозауның һәм сыерның фотографиясен куйсаң - бигрәк тә.
Бу ресурсны интернеттагы эзләү системалары бик яхшы “күрә”, - шул ук сайт инде. Контент, ягъни блогны тутыру өчен язмалар төрле булырга мөмкин. Теләсә нәрсә булсын - тик татарча гына булсын. Әгәр дә, интернетта актив булган 300 мең татарның йөздән бере генә шулай итсә дә, 3 мең татарча блог булыр иде - рәхәтләнеп укыр идек үз телебездә. Ичмасам, шул ук “милләт өчен кайгыручылар” ачсын иде татарча сәхифәләр, бер файдалары булыр иде татарга. Тик юк бит. Бүген чиста татарча блоглар саны дистәдән артмыйдыр. Монысына да дошманнар гаеплеме? Һич ышанмыйм. Әле тагын шунысы да бар: сайт яки блог аша, әзме-күпме акча эшләргә дә мөмкин. (анысы ничек икәнен шул ук интернеттан белә аласыз). Урыс телле блоглар бихисап, сәясәтчеләр дә, журналистлар да, артистлар да блоглар алып бара, алай гына да түгел, шул блоглар аша ил сәясәтенә шактый гына йогынты да ясыйлар. Ә безнеке юк. Нәрсәдән бу? Белмим, һәм аңлый да алмыйм. Ә урысча язган татар блоггерларын укыйсым килми минем. Алайга китсә-урысча шул ук урыслар һәм яһүдләр кызыклырак яза.
Гомүмән, интернет, теләсә кайсы милләт өчен зу-у-ур бүләк ук. Тик без аны кулланмыйбыз. Бөтен булдырганыбыз - шул “побидим”... Чынлап та, һәр көчле милләтнең дошманнары булган кебек, татарның дошманнары да бардыр. Шул интернетта, мәсәлән. Бәлки алар шунда татарларны кыерсыта торган нәрсәләр дә язгалыйлардыр. Әгәр дә интернетта актив татарларның меңнән берсе генә булса да, шул язмага татар телендә әдәби һәм әдәби булмаган сүзләр белән (ә нигә дошман белән артык әдәбиләнеп торырга ди) ике генә комментарий язса да, бу дошман, балконына чыгып асылынмаса да, татарлар турында башка әшәке нәрсә язганчы, уйларга өйрәнер иде.
Интернет турында әле язылыр, тик әлегә шуны әйтәсем килә, тел мәсьәләсенә килгәндә, интернетта татарның бер генә дошманы бар - ул татарча язмаучы татарлар.
Хәер, интернет чын тормыш белән бик нык бәйләнгән ул, һәм шуңа күрә-әз генә башка темага тукталып китик. Хәер, анысы да шул ук туган тел турында инде...
Хәер, анысына күчкәнче, Рәмис, интернет һәм татар теле турында, синең фикерне дә укып китик...
Рәмис Латыйпов:
Татарга үзенең баннеры кирәк, баннеры. Бөтен хикмәт шул баннерда! Үзенең баннеры булса, татар интернет сайтлары хут алып китәр иде! Без бит инде ватанпәрвәрләр, империячел Рәсәйнең .ру доменында сайт ачу ул оят һәм хурлык. Безгә татар икәнне кычкырып торган үзебезнең домен кирәк. Һи-и, домен булсамы?
Ярый әле ул домен юк әлегә. (.tatar домены 2014 елда булдырылды – ред.) Булса, “Евровидение”гә сайлау конкурсындагы Асылъяр чыгышы кебегрәк чираттагы горурлык булыр иде безгә. Ничә татар сайты булыр иде икән анда? Татарстан хөкүмәте сайтлары булыр иде инде. Болайрак исемле:
Bezbuldirabiz. tatar – хөкүмәтнеке
Bezdeasfalt. tatar – юллар министрлыгыныкы
Beznadantugel. tatar – мәгариф министрлыгыныкы
Babasir.tatar – татар телевидениесенеке яки сәламәтлек саклау министрлыгыныкы
Бүген татарча сайтлар ясар өчен бернинди чикләү юк. Теләк булса, шул ук хөкүмәт сайтларын бер дигән итеп эшли алырлар иде. Татарстан парламенты татар телен дәүләт теле итеп игълан иткәненә кайчан? Шул парламентның сайты кайчан татарча эшли башлады? Шушы карарны кабул иткән органның татарча сайты булмаганны, башкалардан нәрсә дә булса таләп итеп буламы? Имеш, татарча булган сайтларның да татарчасы килде-китте, “әйдә, ярар!”га ясалганы күренеп тора. Урысчасы сәгать саен яңартыла, татарчасы – унсигез елга бер мәртәбә. Ул сайтларның файдасына караганда зыяны күбрәктер – татар телен мескен, татарны түбән катлау кешесе итеп пропагандалау максатыннан эшләнгән дип уйларсың.
Татарстан рәсми органнарының сайтлары үз функцияләрен үтәми һәм “бармы-бар” өчен бар. Аларның функциясе дә шундый, ахрысы – татар һәм рус телләренең рәсми рәвештә дәүләт теле булуын исбат итеп тора. Хөкүмәт сайтларының татарчасына кереп, яңалык алып булмаса ни? Бар бит, авызыгыз тыгылсын!
Татар мәктәпләре белән дә шул ук хәл. Ишек өстенә “татар мәктәбе” дип язылган мәктәпләр бихисап. Эчендә дә татар мәктәбе булганнарын санарга бер кулдагы бармаклар җитә. Рус теле дәресләрен арттыруны яклап йөргәннәр – “әнә, татарларның ничә милли мәктәбе бар, рус милли мәктәпләре дүртәү генә!” дип кычкыра. Ә нәрсә? Кычкырырга тулы хаклары бар – “татар гимназиясе, татар мәктәбе” дип язылган уку йортлары бар, “русская школа” дигән юк. Алай шапырынып, “татар мәктәбе” дип язганчы, эчтәлеген үзгәртсәләр, файдалырак булыр иде. Юк шул. Киресенчә - тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Минемчә, Казанда чын милли татар мәктәпләре икәү генә, ләкин исбатлап кара син аны! Рәсми татар сайтлары да шундый ук функцияне үти – “авызыгыз тыгылсын – бармы, бар”.
Моннан берничә ел элек шундый гыйбарә бик популяр иде: “Телевидениене карап фикер йөрткәндә Русияне борчыган иң зур проблемалар - кариес һәм критик көннәр”. Халыкны ни кызыксындырганын фикер алышулар аша күзәтергә була. Рус телле форумнар белән татар теллеләрне чагыштыру әкәмәт кызык. Аларда ни генә юк – автомобильләрдән алып Ходорковскийга кадәр. Алар пыр тузып сайлау нәтиҗәләре буенча талашып-сугышып ята, иң күп фикер алышулар шундый мәкаләләргә кагылышлы. Татар форумнарын, фикер алышуларны күзәтеп барсаң, татар халкының иң зур проблемалары - күпхатынлылык, кәләшнең саф булуы һәм бидгать дигән нәтиҗәгә килергә була. Чираттагы берәрсенең “кияүгә чыкканда кәләш кыз булырга тиешме?” дип язганын укыгач, “юк, малай булырга тиеш” дип язасы килә инде минем. Күпхатынлылык дигәне дә шундый ук тигез урында пәйда булган юк сорау – әйтерсең лә шул карар иртәгә кабул ителергә мөмкин, аннары урамнарда хатын-кызларны аулап, үзләренә икенче хатын итеп алып кайтучы адәмнәр пәйда булачак. Аннары инде, билгеле ки, дин. Дин. Шулай да дин турындагы фикер алышуларның бер үзенчәлеге бар – алар бик аз вакыттан соң ук рус телендә мисаллар китерүгә кайтып кала. Татар телендә рәхәтләнеп дин турында фикер алышырга көч җитмиме, тел байлыгымы...
Татар интернеты гербтагы Мырауҗан кебек – тәпиен дә күтәргән кебек, ләкин бер дә йөгерәсе килеп тормый. Бераз гына селкенсә, шул җиткән – аннары бөгәрләнеп ятып йокларга да була. Нигә татарның интернеты селкенми дигәнгә җавапны һаман да шул ук интернеттан табарга була. Үзләрен чын-чын татар дип санаган, татар телен үстерү, тирәнәйтү, көчәйтү кебек бөек фикерләр белән януы хакында даими әйтеп торучыларның да “вконтакте”дагы статуслары урысча. Аннары шул ук кеше татар теленең гамәлдә кулланылышы проблемалары хакында сөйләшә. Һәм дә нәрсә була инде бу? Татарча сөйләшә белмәгән бөек язучы-журналистларның авылдан шәһәргә тайган, әйтик, кибетче булып эшләүченең балаларына “мама” дип әйтергә өйрәтүенә дәгъва белдерергә хаклары бармы?
(дәвамы бар)