Илфак Хафизов Тинчурин театрыннан китүенең сәбәбен әйтте
Илфак бүген “Болгар радиосы”нда “Иртәнге чәй” тапшыруын алып бара.
– Китүемнең сәбәбе – үзгәрәсе килү, үсү теләге. Театрда эшләдем-эшләдем дә, урта яшьләр кризисы куып тотты бугай. Үсеш югалган кебек булды. “Тукта, болай булмый, башкачарак эзләнеп карарга кирәк” дидем дә, театрдан киттем. Китеп ике көн узуга мине радиога чакырдылар. Шулай итеп, әлегә минем урыным да, күңелем дә монда”, - диде Илфак Хафизов.