Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илештә кем яши, яки «Җанисәп сайлау кебек үтә — син берсен сайлыйсың, ә башкасы җиңә»

Җанисәп нәтиҗәләре нинди булыр? Әгәр кеше үз милләтен күрсәтсә, бар да гадел узачак, дип ышандыралар. «Интертат» Башкортстанның рәсми саннары буенча иң күп башкортлар яшәгән районында - Актанышка терәлеп үк торган Илеш районында булып, быел узачак җанисәп нинди булыр дигән сорауга җавапны фаразлады.

news_top_970_100
Илештә кем яши, яки «Җанисәп сайлау кебек үтә — син берсен сайлыйсың, ә башкасы җиңә»
Рәмис Латыйпов фотолары

Башкортстанның Илеш районын Татарстанның Актаныш, Минзәлә районнарыннан бер елга гына аерып тора. Татарстан районнарында зур күпчелек татарлар яшәсә, Илеш районында рәсми мәгълүматлар буенча 78 процент башкортлар яши. Бу чын башкорт районнары, мәсәлән, Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов туган Күгәрчен районындагы күрсәткечкә караганда да күбрәк.

  • 1920 елгы мәгълүматлар буенча, Илеш волостендә татарлар яшәгән. Аккүздә — 1098 татар, Ябалакта — 927 татар, Җәйләүдә — 265 татар, Илештә — 1336 татар, 7 рус, Исәмәттә — 1762 татар, 1 типтәр, Исәнбайда — 1574 татар, Кыпчакта — 520 татар… бары тик Карабаш авылында 883 башкорт, 217 типтәр диелгән. (Родновның 2014 елда Мәскәүдә чыккан «Население Уфимской губернии по переписи 1920 года: этнический состав (Бирский, Златоустовский и другие уезды) китабы буенча (ЦИА РБ. Ф. Р-473. Оп. 1. Д. 790–793, 798, 929).

Хәзер исә Илештә 78,8 процент башкортлар. Янәшәдәге башка районнарда — районнарда, Дүртөйле, Чакмагыш районнарында да моның кадәр зур күрсәткеч түгел. Ни өчен менә нәкъ Илеш районында шулкадәр күп башкортлар язылган?

Моны ачыклар өчен мин Илеш районында очраклы рәвештә 10 авылга кердем һәм каршыма очраган беренче кешеләргә шушы сорауны бирдем. Сорауларга җаваптан чыгып ни өчен Илеш районында шулкадәр зур күрсәткеч белән башкортлар яши дигән сорауга җавап табып була бугай.

Шәммәт: «Башкортлар районнары әллә кайда бит алар»

Шәммәт — татарның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинны биргән авыл. Монда 271 кеше яши, 88 проценты башкортлар диелгән. Каршыма очраган беренче кеше — Гүзәл ханым иде. «Татар инде, татарлар», — диде ул авыл халкы турында.

— Ә монда башкортлар яши дип язылган.

— Паспортларда башкорт дип язылгандыр да инде, болай башкортча сөйләшмибез бит инде, татарча сөйләшәбез. Башкортлар юк инде, башкортлар үзләре районнары белән әллә кайда бит инде. Башкортча сөйләшкән бер кеше дә юк инде, татарча сөйләшәләр. Мәктәптә балалар татарча да укый, башкортча да укый, алар ике телнең берсен дә белми инде әйбәт итеп кенә.

— Нигә алай?

— Татарча да, башкортча да баш бутала бит инде. Без үзебез укыганда да башкортча да укыдык, татарча да укыдык. Татар теленнән башкорт хәрефләре белән диктант яза идек инде. Җайсыз бит инде бала-чагага. Башкорт телендә аерма бар бит инде, калын «г» лар, «к» лар белән буталып бетәсең. Аннары руска гына әйләнәләр, хәзер бакча балалары да русча гына сөйләшә инде, — дип сөйләде Гүзәл ханым.

Шәммәт янында кечкенә генә бер күрсәткече бар. Анда «Исәнме, авылым» һәм «Хәерле юлга» дип татарча язылган. Аны авыл халкы үзе урнаштырган. Бөтен элмә такталар да башкорт телендә, ә менә татар авылларында татар бизәкле язмалар урнаштырылган. Авыл халкы үзен кем дип санаганын шушы күрсәткеч белән ясап куйган.

Мин төшергәннән соң юк итмәсәләр ярый инде моны…

Олы Ялан: «Башкорт дип язганнар инде»

Олы Ялада 134 кеше яши, 96 проценты башкорт санала.

Олы Ялан авылында капка төбендә сөйләшеп торган өлкән яшьтәге ике абзыйны күреп туктадым.

— Бу авылда татарлар яши. Башкорт дип язылганнар инде, тик без барыбер барыбыз да Татариядән китап алып укыдык.

— Ә сез үзегез татарлармы соң?

— Мин үзем татар, Актаныш районы, Иске Әлем авылында тудым, — диде абыйларның берсе.

— Ә сез?

— Мин — башкорт. Башкортча сөйләшә белмәсәк тә, башкорт инде.

— Нишләп алай соң ул?

— Бәй, нишләп алай дип, баштан ук килгән бит инде, бер карасаң минем әткәй дә Әлемнеке ди бит.

— Безне кыпчак ыруына кертәләр бит инде, — дип аңлатты абыйларның берсе. — Телевизордан башкорт шулай сөйли инде. Кыпчак ыруына кергән нәселләр диимме шунда… Мәктәптә татарча укыттылар бит инде безне, гел татар китабы иде инде. хәзер генә башкорт китабын яңа чыгардылар. Барыбер укый алмыйлар аны, укымыйлар да укучылар.

— Нигә?

— Өйрәнергә җайсыз!

— Укыталар аны, — дип аңлатты абзыйларның берсе. — Дөньялар бүленгәч, Казахстанда тордык бит әзрәк, кадрлар бүлегендә, бухгалтериядә эшләгән хатыннар казахча белмәсә, аларны эштән куалар иде, мәҗбүри казахча өйрәттеләр.

— Хәзер Уфа да шуңа тырыша бит…

Исәнбай: 92 процент башкорт саналган авылда бер башкорт килене генә бар

Абыйлардан соң Исәнбай авылына киттем. Авылга кергәндә кызыклы күренешкә юлыктым. Исәнбай авылына кергәндә элмә такта куелган. Рәсми элмә такта — башкорт телендә, «с» хәрефенең койрыгы бар. Әмма авылда татарлар яши, шуңа күрә алар үзләренә татарча элмә такта куйганнар. Анысына саф татарча язганнар.

Бу татарлар үзләре куйган элмә такта, бу авыл халкы үзе куйган, Исәнбай монда, «С» койрыксыз, авылы да татарча язылган. Шул рәвешчә авыл халкы үзенең монда кем яшәгәнен әйтеп биргән.

Исәнбайда 654 кеше яши, 92 процент башкорт санала. 1920 елда авылдагы 1574 кеше дә татар булган…

Капка төбенә бер машина килеп туктады, кешеләр чыкты. Шулар янына ашыктым.

— Безнең Илеш районында — күпчелек татар авыллары. Исәнбай — татар авылы, — диделәр алар.

— Интернетта «башкорт авылы» дип язылган.

— Әйтсәң, политический инде ул… Без татарга керәбез. Ә китапта башкортлар без.

— Язылган буенча, әйеме?

— Әйе, китап буенча. Башкортча белмибез инде. Без үзебезне татар дип уйлыйбыз. Монда килүчеләр, руслар, удмуртлар бар, 100 процент ук түгел, татарлар.

— Ә 92 процент башкортлар дип язылган...

— Шулай булыр ул. Китап буенча.

— Ә сез аның белән килешәсезме соң?

— Килешәбез, хәзер гомер күп калмаган бит инде, — дип көлде абыйлар.

— Сез татарча шулхәтле матур сөйләшәсез, ә мин бу авылга башкортлар күрермен дип килгән идем, — дигәч, тагы бер көлделәр.

— Юк, монда башкортны күрә алмассың. Белорет якларына барырга кирәк башкортны күрергә.

Сораша торгач, авылда бер башкорт бар икәне ачыкланды. Башкорт телен укытырга килгән башкорт кызы, кияүгә чыгып, шушы авылда яшәп калган икән. Бер кеше.

— Бик күрәсең килсә, барасың инде, һеҙ, беҙ не тыңларга, — дип көлде абыйлар. Мин мондый хәлгә гаҗәпләнүемне әйткән идем, тагын көлделәр:

— Аптырамагыз… Күбрәк йөрергә кирәк бу якларда алайса, күп сөйләүчеләр бар ул…

Аккүз: «Без гаиләдә алты бала, бишесе — татар, ә мине башкорт дип язганнар»

Аккүздә 555 кеше яши, 81 проценты — башкортлар. 1920 елда бу авылда 1098 татар яшәгән.

Аккүз авылын кибете янында Фәнәвис абый белән сөйләштем.

— Безнең әти-әниләр Актаныш районыныкы бит инде. Үзебезне татар дип йөрибез иде без. Элек — башкортлаштыру чорында башкорт дип язганнар. Бер гаиләдә алты бала икән, өчесе башкорт, өчесе татар аның.

— Ә сез үзегез ничек?

— Без гаиләдә алты бала, бишесе татар, ә мин башкорт. Ничек кирәк шулай язганнар инде элек, карап тормаганнар…

— Ә сез элеккеге паспортта кем?

— Элеккеге паспортта башкорт дип язылган мин, метрикада да башкорт дип язылган.

— Ә ничек дип уйлыйсыз соң?

— Татар булып туганмын бит инде мин. Башкортлар бит инде Уфаның теге ягында.

— Кызык, 80 процент башкорт монда…

— Ул бездән тормый бит инде. Аны без яздыру беләнмени? Өстә эшлиләр бит инде аны. Сайлау ничек үткән шулай була инде. Сайлауда да бит инде — сораштырсаң, күпчелек кеше тегене, моны сайладым дип, ә 100 процент…

— Башка партия әйеме…

— Әйе, башка партия үткән.

— Бу җанисәптә ничек языласыз соң?

— Татар дип язылабыз инде.

— Монда аңа бәйле басым юктыр инде хәзер?

— Ачыктан-ачык басым юк та инде ул, барыбер үзенекен итә. Безнең халык — бөтен Россия өйрәнгән басылып, каршы эндәшмәскә. Ничек кушканнар шулай.

— Бу авыл Татарстанда булса, халкы кем дип язылган булыр иде?

— Татарстанда булса татар дип язылыр иде инде.

— Ә Удмуртиядә?

— Удмуртлар бездә күп түгел, аларны да башкорт дип бетергәннәр инде. Монда гына Кенәз дигән авыл бар, аның хәзер бер 3 кеше бар микән арлар.

— Хәзер сез сөйләшкән телне бит инде башкорт теленең диалекты дип әйтәләр.

— Кем ничек эшли инде. Роберт абый шушында туып үскән, бер дә башкорт булмаган бит. Гел болай булмас инде ул, халык гел башын иеп яшәмәс.

Нәрсә дисәләр дә, татар булып яшибез бит инде без. Мин барыбер чуваш та булмыйм, рус та булмыйм, бары татар булып калам. Иртәгә килер берәрсе — чуваш дип язарга кушар, берсекөнгә — мари дип язарга кушар. Алар үзләре ничек итсә язалар, ә халык үзен татар дип саный бит.

Фәнәвис абый «удмуртларны да башкорт дип язалар» дигәч, удмурт авылына — Кенәз елгага киттем.

Кенәз елга: удмуртларны да башкорт дип язалар!

Анда 1920 елда 414 удмурт, 64 рус һәм 7 керәшен татары яшәгән. Хәзер 53 кеше яши, 79 процент башкортлар. Бәлки руслар, удмуртлар күченеп китеп, башкортлар килгәндер?

Авылда зур чиркәү каршы алды мине. Ташландык ук булмаса да, ачык та түгел. Авылның мәктәбе дә, кибете дә юк, үлеп барганга охшаган… Мин бер тәрәзәдә кешеләр күреп, чакырып чыгардым. Роза һәм Юрий Николаевлар булып чыкты ул. Роза апа — керәшен кызы, Николай абый — удмурт. Икесе дә татарча сөйләшә. Авылда кемнәр яши, дигәч, төрле халык диләр.

— Элек рус булган, хәзер татар да, башкалар да. Мин татар дип язылган, керәшен татары. Юрий — удмурт.

— Ә мондагы халык башкорт дип язылган, — дигәч, аптырадылар.

— Башкортлар юк. Элек төрле халык килгән, руслар килгән инде, мордвалар да. Чиркәү нык данлыклы булган, ул тирәдә гел руслар яшәгән. Монда башкортлар юк авылда.

— Ә кайда бар?

— Илешләр ничек языла микән соң ул, Аккүзләр? — дип сорады Роза апа иреннән.

— Татар дип языладыр алар. Татарча сөйләшәләр инде, беркем дә русча да сөйләшми, удмуртча да сөйләшми, белми дә, сөйләшми дә, — ди Юрий абый.

Роза апа белән Юрий абый бик тырышып авыл халкын барлап чыктылар. Авылда унлап кына йортта кешеләр яши, шуңа да алар һәркемне белә. Берсен дә башкорт дип уйлый алмадылар. Күченеп килгән кешеләр, алар белми диярлек тә түгел, авылда картлар гына яши икән.

— Сорасалар, башкорт дип яздырасызмы соң?

— Ничек башкорт дип яздырасың? Безгә нигә кирәк инде, зиратка барасы кешегә. Башкортларны күргән юк. Башкортлар юк ул монда, башкорт дип язылучы да юк. Аптырыйсы юк…

Тереләр ялганласа да, мәетләр алдашмый

Николаевлар гаиләсе белән хушлашкач, чиркәү янына да басып башымны кашып карадым. Башкортлар горур халык булган, чукынмаган диләр бит инде, чукынган татарлар бар дип төрттерергә дә яраталар… Туктале, мәйтәм, тереләр ялганлар алар, ә мәетләр ялганлый алмый.

Авылда кемнәр яшәгәнен күрер өчен аның зиратына күз салу җитә. Кемнәр яшәгән, шул кешеләр җирләнгән бит инде. Кереп киттем зиратка. Карадым. Иванов Анатолий, Асадуллина Альбина Витальевна, Алексеев Борис Данисович, Никифорова, Иваншин, Тарасов, Коликарпова… Бу шушындый христиан зираты. Ә мәгълүматлар буенча, монда башкортлар яши дип язып куйганнар.

Львов, Петрова, Чукаева… Күрәсең бу кешеләр дә, Львовлар да, Чукаева Еленалар да башкорт булгандыр, чөнки җанисәп буенча алар башкорт буларак исәпкә алынган.

Менә җанисәп шулай уза. Кешеләр үзләрен татар, удмурт дип яздырадыр, ә рәсми документларда аларны барыбер башкорт дип язып куялар. Менә шулай итеп җыйганнар да инде илештә 78 процент башкортны.

Кем белә, бәлки керәшен башкортларыдыр… Алай булуы да бар.

Илеш: «Башкирия булгач, башкорт дип яздырдылар, күреп торасың бит инде, без — татар…»

Аннары мин Илешкә киттем. Илештә 436 кеше яши, 96 процент башкортлар. 1920 елгы җанисәптә 1336 татар һәм 7 рус кешесе яши дип язылган булган. Авылның халкы кимегән, татарлары бөтенләй юкка чыккан. Урамда Рәфис абый бар иде. Көрәшче, галәмәт батыр һәм бик шат абзый.

— Монда татарлар яшиме соң?

— Татарлар. Теле башкорт түгел бит инде, татарлар!

— Җанисәпне карасаң, монда бит башкортлар яши дип язылган…

— Уфада башкорт кирәк булгач… Туп-турысын сөйлимме?

— Әйе.

— Башкорт дип яздырдылар кешеләрдән. Халык башкорт булырга тиеш, Башкирия бит инде бу. Башкириядә булгач, башкорт булырга тиеш. Менә мин үзем бит башкорт түгел.

— Сез ничек язылгансыз соң?

— Башкирин дип язылган, халыкны күбәйтер өчен.

— Ул сезнең паспортта язылганмени шулай дип.

— Әйе (иске паспорт турында сүз бара). Башта татар дип язылган идем, — Рәфис абый көтү алып кайтып барган оныгына эндәште. «Минем онык», — диде ул, горурланып.

— Ул кем дип язылган соң?

— Барыбер башкорт дип язылган. Бер күчерделәр башкорт дип, Башкириядә күбрәк башкортлар булсын, дип. Ә си телне аңлап торасың бит инде, татар икәнне күреп торасың бит инде, без — татар, бөтен документта татар. Теге вакытта Рәхимовка кирәк булган өчен генә «башкорт» дип яздырып алдылар да, башкорт авылы дип язылган. Аны берничек тә үзгәртеп булмый хәзер…

 Ябалак: «Авыргазыга җитмичә, башкорт юк әле ул»

Ябалак авылында элек (1920 елда) 927 татар яшәгән. Хәзер халык күпкә кимегән — 384, халкы — 88 процент башкортлар. Көтү каршыларга чыккан өч ир — Раил, Фәрит, Айрат белән сөйләштем.

— Башта бу авылда марилар булган, — дип аңлаттылар.

— Ә хәзер кемнәр яши соң монда?

— Башкортлар, — диде ирләрнең берсе. Калганнары көлде:

— Татар инде, нәмә башкорт булсын! Исеме генә аның башкорт. Татарлар яши.

— Ә ничек исеме башкорт?

— Бәй, Башкортстан булгач, шуңа гына ул. Монда татарлар. Чи башкортлар юк монда, татарлар яши.

— Авыргазыга җитмичә башкорт юк әле, — диде бер абый.

— Нишләп алай соң ул?

 — Кем ничек тели, шулай иткән. Әле монда татардан бер кеше китап язды, ул да бу якта татар яши дип язган, — дип авыр сулады бер абый. Бер кавем тын тордык. Ниндидер бер әкият дөньясы кебек.

— Минем паспортта башкорт дип язылган инде, — дип сөйләде велосипедка утырган бер абый. — Рәхимов вакытында бөтенләй башкортлаштырып бетергәннәр иде, мәктәпләрдә башкортча укыта башлап.

— Уфада татар мәктәбен җимертте бит Рәхимов, сала башлаганнар иде, салдыртмады.

— Бәләкәй чакта татарча укыттылар безне. Хәзер башкортча укыталар инде.

— Сез үзегезне кем дип уйлыйсыз?

— Мин үзем татар дип уйлыйм инде, Башкириядә яшәсәм дә. Башкортлар бит инде алар, һеҙ, беҙ дип әллә ничек сөйләшә. Без татар инде.

— Ә паспортта башкорт?

— Паспортта башкорт. Аны бит инде элек мәҗбүр керткәннәр…

Югары Юлдаш: «Нишләп башкорт булыйм! Саф татар мин»

Югары Юлдашта 251 кеше яши, 96 процент башкортлар. Элек авыл Яңа Кыргыз дип аталган, 1920 елда 299 кешесе дә бары тик татарлар гына булган. Бакчасын җыештырып йөргән агайга «башкорт» дип әйткән идем, чүт тиресле сәнәге белән кыйнап ташламады.

— Татар авылы! — диде Фәнәви.

— Википедиядә бу башкорт авылы дип язылган. Бу башкорт авылымы соң?

— Юк.

— Кемнәр яши соң монда?

— Татарлар! Авылның яртысы керәшен татарлары, ә теге якта татарлар. Без шул яктан күчтек.

— Ә нишләп монда башкортлар яши дип әйтәләр икән?

— Юк, нишләп башкорт булсын! Мин үзем менә саф татар, Кәзкәйдән чыккан.

— Хәзер җанисәп булачак, сез кем булып языласыз?

— Мин татар, конечно, нәмә! Әтәй, инәй татардан.

— Авылда башкортлар бармы соң?

— Юк.

— Бер башкорт булса да бармы?

— Бар, теге урамда бер башкорт хатыны, укытучы. Яшь чагында килде дә, шуннан кияүгә чыгып калды. Әбҗәлил районыннан бугай.

— Ә рәсми җанисәп буенча авылда тулысынча башкортлар.

— Шулай дие шул… Элек башкорт дип мәҗбүри яздыралар иде. Хәзер без алай итмибез

— Нигә алай?

— Бәй, нигә алай? Татар булган килеш ничек инде башкорт булыйм ди? Мин башкортча сөйләшә дә белмим бит.

— Башкорт булсагыз, бәлки, берәр нәрсә бирәләрдер.

— Белмим, бирсә бирәләрдер… Ничек алдыйм мин алай итеп?

— Илеш районында бармы соң ул башкортлар?

— Анда да башкорт түгел…

Иске Кыргыз: «Мин, күршеләр, танышлар татар булып язылдык» — ә авыл башкорт авылы санала

Иске Кыргыз авылында 508 кешенең 93 проценты башкорт дип санала. Ә 1920 елда 1242 кешесе дә татар гына булган. Көтү кайткан чак иде — көтүдән велосипедта кайтып килгән Ирек белән сөйләштем.

— Бу авылда кемнәр яши?

— Татарлар инде, бөтенесе дә татарлар. Башкортлар юк монда. Авылы гына шулай атала. Башкортча сөйләшкән кешеләр юк.

— Бармы соң чын башкортлар?

— Юк. Андый берәү дә яшәми.

— Ә менә авылның бит җанисәп буенча карасаң, сезнең авылда башкортлар яши дип язылган.

— Әйе, анда шулай әйтелгәндер инде. Башкорт юк инде монда.

— Сезнең җанисәптә катнашканыгыз бардыр бит инде үзегезнең?

— Бар, бар.

— Ә сез кем дип язылдыгыз?

— Татар инде, башкорт түгел.

— Ә күршеләр, танышлар?

— Күршеләр дә татар дип язылды.

— Нәтиҗәдә, авылда башкортлар яши. Ә бу җанисәптә ничек языласыз?

— Татар дип инде.

 Ирек китте, көтү каршылап катып килгән апа белән сөйләштем.

— Татарлар яши. Безнең як типтәрләр дип атала, — диде ул.

— Ә монда бит рәсми җанисәпне карасак, монда башкортлар яши дип язылган.

— Ул элек, Советлар Союзыннан килгән бит инде башкорт дип язу…

Яңа Аюда «чиста татарлар» яши, башкорт авылы саналуы — «сәясәт»

Яңа Аю авылында 325 кеше яши, 92 проценты башкортлар. 1920 елгы җанисәптә 657 проценты татарлар булган. Урамда Рәвис абый белән сөйләштем.

— Бу авылда кемнәр яши?

— Татарлар.

— Ә башка милләт кешеләре бармы?

— Чиста татар авылы.

— Тагын башка халыклар бармы соң?

— Бар инде. Күченеп килгән бер-ике мари, и бетте.

— Интернетта карасаң, бу авылда башкортлар яши дип язылган.

— Монысы сәясәттер инде, белмим.

— Сезнең элекке паспортта кем дип язылган?

— Башкорт дип.

— Ә үзегез татар инде?

— Әйе.

— Хәзер бу җанисәптә ничек языласыз инде?

— Татар дип язылам, — диде абый.

Теге вакыттагы кебек уңайсыз тынлык урнашты. Сөйләшмичә тордык… Аннары абый җан ачысы белән бер сүз әйтте:

— Иосиф Бродский әйткән бит, «политика — самый низкий духовный уровень» дип. Кызыксынмыйм…

Ун авылга бер «башкортостанский»

Илеш халкы үзен татар дип атый, әмма документларда аларны башкорт дип язалар. Менә шундый нәтиҗә. Кеше хокукларын шушы рәвешчә бозуга беркем дә игътибар итми. Хокук саклау органнары да карамый, Татарстан да дәшми. Андагы татарлар моңа ияләшкән дип әйтеп булмый — әмма алардан сораучы да юк. Хәтта Татар Мәнәвезе дигән авылны да башкорт авылы дип язып куйганнар бит Илештә!

Илешнең ун авылында беренче очраган ун кеше белән очрашуның нәтиҗәсе менә шундый — бөтенесе дә үзен татарлар дип атыйлар… дияр идем, юк. Бер кеше үзен башкорт дип атады. Әмма «исключения подтверждают истину» дигәндәй, аның үзен башкорт дип әйтүе кагыйдәне раслый гына бугай. Шәммәтнең мәдәният йортында эшләүче ханым үзен татар дип атамады. Әмма саф татарча сөйләшкән ханым күкрәк киереп башкорт дип тә әйтмәде милләтегез кем дигәч «башкортстан» дип җибәрде. Гаепләвем түгел. Авылда эш юк, шулай кушканнар икән, кая барасың?

— Безнең Башкортстан булгач, Башкортстандыр инде ул, башкорт буладыр. Татарча да сөйләшәбез инде, башкортча сөйләшкән юк бит инде безнең. Башкорт дип яздыралар инде безне, башкорт дип яздык, — диде ул.

— Ә нишләп алай икән?

— Минем иптәшем башкорт бит инде, мин үзем татар булсам да, — дип борып алды аннары.

— Иптәшегез кайсы районнан?

— Илеш районы, Шәммәт авылыннан.

— Алар үзләрен башкорт дип уйлый инде, әйеме?

— Әйе… Башкортстанда булгач, башкортча укыдым мин үзем, шулай булгач, башкорт инде мин үзем, башкорт.

— Башкортча сөйләшәсезме соң?

— Сөйләшәм.

— Сөйләшеп күрсәтегез әле?

— Ю-ук.

Борайда болай: Үзбәкстанга киткәч кенә татар гаиләсе баласын татар дип яздыра алган!

Илештә менә шулай. Башка районнарда да шулай ул. Мин Балтачка киттем. Юл уңаенда ике кешене утырттым. Алар да шундый ук кызганыч тарихлар сөйләде.

— Мин үзем Борай районы, Тукай авылыннан, — дип сөйләде бер апа. Татар авылында яшәгән апаның үзен дә, ирен дә башкорт дип язганнар икән. Хәзер авылда 98 процент башкортлар исәпләнә.

— Без Үзбәкстанда яшәдек тә, балалар шунда туды. Аны татар дип яздылар. Ике башкорттан бер татар туган, — дип эче катып көлде ул.

— Сезне башкорт дип яздырганнармы?

— Әйе, башкорт дип яздырганнар. Элек Башкириядә тугач, башкорт дип яздырганнар бит инде. Ә кызыбызны «татарка» дип яздылар Үзбәкстанда булгач.

Борай хастаханәсе янында татар авылы Чалкактан килгән Рималь белән сөйләштем. Бу авылда да башкортлар яши санала.

— Сезнең авылда кемнәр яши?

— Татарлар. Соңыннан гына башка районнан башкортлар күченде, берничә гаилә генә килделәр алар.

— Җанисәп буенча кемнәр сездә?

— Анысын төгәл белмим, җанисәп буенча мин татар дип язылдым. Паспорт буенча — 80 нче елларда «башкорт» дип язганнар. Башкортча «б» хәрефе дә белмибез. Бер-ике гаиләдә генә татар дип язылган, ә нәкъ менә алар үзләре башкортка охшаган. Аңлашылмый, — дип көлде абый.

— Ә мәктәптә ничек укыталар?

— Мин татарча укыдым. Миннән соң икенче елны 1981-1982 елларда башкорт теле кертелде.

— Ә халык ризамы соң?

— Юк, ничек риза булсын инде! Бер телне белеп, икенче телгә өйрәнеп тә булмый, авыр тел, икенче тел ул. Бөтенләй икенче тел. Мәктәптә безгә татарча укырга кирәк! Башкорт теле дигән әйбер булырга тиеш түгел, без башкортча «б» хәрефен дә белмибез.

— Үзегезне татар дип саныйсыз инде?

— Татар дип саныйм. Башкортларны күргән бар, алар икенче төрлерәк инде, кыяфәтләре белән икенче төрле.

Балтач: «Рәхимов яздырган бит башкорт дип»

Балтач районында да шул ук хәл. Иске Балтач авылында 85 процент башкорт санала. Мин монда ярты көн сөйләшеп бер башкорт күрмәдем. Марилар бар, руслар бар, башкортлар юк.

— Башкортлар юк та инде монда, татарлар күпчелек, — диде кибет янында басып торган бер егет.

— Ә сез?

— Мин татар.

— Башкорт дип язылмаганмы?

— Паспортта башкорт дип язылган. Рәхимов яздырган бит инде башкорт дип.

— Татарлар, әзрәк башкортлар. Без татарлар булсак та, башкортлар дип язылган паспортта, Башкортстанда яшәгәч, — дип сөйләде бер ханым.

— Бер яктан әткәйнеке татар, әнкәйнеке башкорт дип язылган. Барыбер икесен дә татар дип уйлыйм инде, — диде тагын бер ханым.

Башкортстанның төньяк-көнбатышында кемнәр яшәгәне билгеле. Әмма җанисәптә бөтенләй башкача мәгълүмат булачак

Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында кемнәр яши дигән сорауга җавап билгеле. Минем фикеремчә, татарларны башкорт дип язган кешеләр аны үзләре дә белә, бу кешеләрнең башкорт түгел икәнен алар үзләре дә белә. Без татарлар да беләбез, ул халык үзе дә белә, бөтен кеше дә белә. Мине бер сорау борчый, ә нигә кирәк соң бу шулкадәр масштаблы ялганлау? Ул Илеш районы татарын башкорт дип язганга карап, ул бит башкортка әйләнми, ул бит башкорт түгел. Чын башкортка нәрсә бирә соң бу әйбер, мин шуны берничек тә аңлый алмыйм. Ә мондагы татарларга ул бернәрсә дә бирми. Чынлап торып әйтеп була, андагы халык инде ияләшкән, аларны башкорт дип саныйлар, ә чынлыкта алар татар. Алар күңелләр белән барыбер татар булып калалар, әллә нинди җанисәпләр булса да. Ә ни өчен шулай халыкны азаплыйлар, монысы зур сорау.

Җанисәп буенча фараз: татар кимиячәк, җанисәп гадел узмаячак

Иптәш Сталин: «Ничек сайлау мөһим түгел. Ничек санау мөһим», — дип әйткән, имеш. Җанисәп тә шулай уза.

Җанисәп булганчы ук башкорт активистлары: «300 мең «төньяк-көнбатыш башкорты» дигән сүз кузгаткан иде. Башкорт журналистлары белән сөйләшкәндә дә шушы сан яңгырады. Хәтта миңа ачыктан-ачык: «Татар күп бит инде ул. 300 мең кимегәнне сизми дә. Ә башкорт өчен бу зур саннар», — диделәр. Әйтерсең лә сүз сарык башлары турында бара. Шулай дигәч, ачуланыштык.

Башта шушы кешеләрне язалар башкорт дип, аннары телләрен тартып алалар. Аннары алар ни татарга, ни руска булмый. Мин санап киткән авыллардан да күренеп тора бит — халык саны кими. Кеше китә. Авыллар ярлылана, эш юк. Тавыш булган йортка бәрәкәт иңми. Казанның алга киткән шәһәр булуы халыклар дуслыгы сүздә генә түгел, чынлап та булгангадыр. Дөрес, монда да дураклар җитәрлек. Әмма монда халыкларны дуслаштыруга омтылыш бар. Ә Илештә кешенең милләтен астыртын каракларча урлап алганнар.

Балтач районында мин «татарларны 300 меңгә генә калдырырга фәрман булган» дигән сүзне дә ишеттем. Булыр, булыр. Анысы да булыр. Барына да ышанам. Монысы башта «шуның кадәр дә кимергә мөмкин иде» дип куркытып, 300 меңгә «генә» кимегәнгә сөенерлек итү дә булырга мөмкин.

Әмма мин бер нәрсәгә ышанып әйтә алам: халыкның милләтен урлаган өчен җаваплы җитәкчеләргә җинаять эшләре кузгатып, аларны хөкем итү булмаса, җанисәп гадел узмаячак.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100