Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илештә генә түгел, күп районнарда сораштыру ясасаң, татар икәнлекләрен әйтәчәкләр»

«Интертат» Илеш районында кем яши дигән сораштыру уздырган иде. Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев шушы роликка бәйле фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Илештә генә түгел, күп районнарда сораштыру ясасаң, татар икәнлекләрен әйтәчәкләр»
Рәмис Латыйпов фотосы

Башкортлар безнең туганнар, безнең бер тел, безнең бер үк җырлар, бер үк җырчылар. Башкортлар безгә бик якын халык.

Башкортлар арасында бар шундый кешеләр — алар үзләренә пиар ясарга маташалар, татарларны башкорт дип языл дип сәясәт алып барырга тырышалар. Бу — санаулы кешеләр, аларны бармак белән санарга була: алар алты галим инде. Аларны кемдер котыртамы, үзләреме, гел юк-бар сүз сөйлиләр.

Без башкортларны бик яратабыз. Аларның да безнеке кебек проблемалар. Әле аларга бит тагын да авыррак, алар аз һәм дөньяга бик сибелмәгән. Шуңа аларга башкорт мәдәниятен, башкорт гореф-гадәтләрен, башкорт киемнәрен сакларга һәм балаларга, киләсе буыннарга аны тапшырырга кирәк. Бөтен көчне шуңа тотарга кирәк, бу алты галимне тыңлап, татарлар белән көрәш, бәхәскә керү кирәкми.

Татарларга бернинди чит милләт кешеләре кирәкми, татарларга үз татарларын сакларга кирәк. Башкортларга да шулай — чын башкортларның сыйфаты турында уйларга кирәкт. Юк-бар, провокатор кешеләрне тыңламаска, аларның коткысына бирелмәскә.

Башкорт теле түгел бит ул, ул бит татар теленең башкорт диалекты, безнеңчә шулай бит инде ул. Аны сакларга кирәк. Кайбер татарлар мишәрчә сөйләшә, Нижгар татарлары үзенчә, Башкириядә башкортлар башкортча сөйләшә инде. Кайбер сүзләренчә икенче кушымча, җөмләләр, ә болай шул ук татар теле инде.

Илеш районы авылларындагы кешеләр алар үзләрен татар дип әйткән. Ни өчен? Чөнки анда татарча мохит, алар барысы да татар телевидениесен карый, татар җырларын җырлый, татарча укый. Бу авылда гына түгел, күп авылда шулай сораштыру ясасагыз, сезгә шулай ук җавап бирәчәкләр, чөнки алар татар мохитендә үскән.

Башкортларга татар милләте кырыенда бергә торып, бер-беребезгә булышып, бер-беребезне ныгытырга кирәк. 


(«Фикер» рубрикасындагы фикерләр авторларныкы, алар редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100