Шагыйрә Эльмира Җәлилова илдә барган вакыйгаларга карата әрнүен шигъри юлларга салган.
Салкын яңгыр юа яңагымнан.
яңа гына
көзгә кергән җирдә басып торам.
дәшәрлек тә, яшәрлек тә көч юк –
илем ыңгыраша. авыртудан.
көз ачы җил элә кыекларга –
җан өшүдән
тешем тими тешкә.
кайсы кыялардан кычкырыйм соң:
«җиңүчеләр булмый үтерештә!»
бүгенгедән, иртәгәдән әнә
хәрәбәләр калка берәм-берәм.
тораташтай катып басып торам аңсыз,
дансыз, җансыз
һәм ирләрсез калган илем белән...