Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Без аны белергә тиеш: язучы һәм публицист Равил Вәлиев турында

Аның иҗаты һәр кешедә матурлык тойгысы уята. Хезмәткә, тарихка, туган җиребезгә һәм аның байлыкларына мәхәббәт тәрбияләүдә булыша. Әйе, Равил Вәли әсәрләре чыннан да мактауга лаек, шуңа күрә без аны белергә тиешбез. Язучы һәм публицист Равил Вәлиев турында Рүзәл Шәрипов язмасы.

news_top_970_100
Без аны белергә тиеш: язучы һәм публицист Равил Вәлиев турында

Язучы һәм публицист Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Арча районы Яңа Кенәр авылында дөньяга килә.1960 елны Яңа Кенәр урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга керә. Педагогик белем алып, соңыннан Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә балалар укыта.

1961 елны хәрби хезмәткә чакырыла. Өч ел армия сафларында хезмәт иткәннән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый башлый. Әлеге уку йортын да тәмамлап, 1969 елда Чаллы шәһәренә китә. Биредә ул төзелеш оешмаларында ташчы, күп тиражлы газеталарда баш мөхәррир урынбасары, инструментлар заводында матбугат үзәге җитәкчесе, кою һәм прессрам заводында бетончы, монтажчы, шәһәр радиотапшырулар үзәгендә әдәби хезмәткәр, КамАЗның баш конвейерында инженер-диспетчер булып эшли. «Кама таңнары», «Якты юл», «Таң йолдызы», «Чулман-Идел» кебек яңа милли басмаларны ачу, аякка бастыру эшләрен башлап йөри.

Шушы елларда үзен проза юнәлешендә дә сынап карарга була. Һәм 1973 елда Равил Вәлинең беренче китабы — «Шәһәр булсын йөрәгем» исемле документаль повесте басылып чыга. 1978 елда «Таяну ноктасы», 1983 елда «Көчле агым», 1986 елда «Мәңгелек ут җылысы» дигән китаплары дөнья күрә. Беренче иҗат җимешләрен һәм Чаллы каласының җәмгыять эшләрендә актив катнашуын искә алып, 1978 елда Равил Вәли «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Бу юкка гына түгел: озак еллар әлеге юнәлештә эшләгәненнән тыш, ул журналист буларак иң беренче КамАЗ машинасын тәкъдим итү тантанасында катнашкан.

Равил Вәли Чаллы төбәгендә 20 елдан артык яшәгәннән соң Казанга күченеп кайта һәм «Шәһри Казан» газетасында башта сәясәт, аннары әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, ә 2003-2004 елларда газетаның баш мәхәррире булып эшли. 2002 елда повестьлар, хикәяләр, эсселар тупланган «Җөй» һәм 2005 елда «Олуг хан ярлыгы» китаплары, 2009 елда «Шөһрәт» романы басылып чыга аның.

Равил Вәли улы Вәлиев Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге премиясе лауреаты. 2005 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән дә бүләкләнгән.

2020 елның 1 апрелендә озак авырудан соң ул вафат була.

Язучының кулъязмалары, дөнья күргән китаплары, шәхси әйберләре Арчаның әдәбият һәм сәнгать музеенда саклана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100