Илдус Садыйков социаль челтәрләрдә әтисен искә ала. Җырчының якын кешесен югалтканына да шактый еллар узган икән инде.
«Бүген 8 ел… Урының җәннәттә булсын, әти. Бик иртә китеп бардың, әле дә ышанып булмый. Син мәңге безнең йөрәктә», – дип яза ул.
«Яннарымда син булмау, әти,
Дымландыра минем күзләрне.
Төшләремә кереп булса да бер
Әйтсәң иде кирәк сүзләрне…» – дигән шигъри юллар да язып калдырган җырчы.