Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдус Садыйков 7 ел элек үлгән әтисенең теләген чынга ашырган

news_top_970_100
Илдус Садыйков 7 ел элек үлгән әтисенең теләген чынга ашырган

Җырчы Илдус Садыйков 7 ел элек гүр иясе булган әтисенең иң зур теләген чынга ашырган.

«Әтинең безне калдырып киткәненә 7 ел. Аның «әниегезгә диңгез күрсәтәм» дип биргән вәгъдәсе бар иде. Әти, нәзереңне үтәдем, тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын, амин», – дигән ул.

«Әни, купальникларыңны җыя башла», – дип, җырчы әнисенә беренче тапкыр диңгезгә очачаклары турында бәрәңге алган вакытта, бакчада хәбәр итә. Нурсинә апа башта улына ышанмый. «Кит, Илдус», – ди ул авыл апаларына хас беркатлылык белән.

Илдус Садыйков әлеге видеоны үз сәхифәсенә әнисенә диңгез күрсәтеп кайтканнан соң куйган. Аның янында Нурсинә апа үзе дә комментарий калдырган. «Аллаһның рәхмәте яусын, улым. Сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, искиткеч матур ял иттердең, исән-сау гына булыгыз, Раббым», – дигән хисләнгән әни кеше.

Калганнар: «Мин ник елыйм? Бу бит күңелгә үтә торган видео...», «Әниләрнең кадерен менә шулай белергә кирәк, алар безне үстергәннәр», «Барыбызның да уллары шундый булса иде», – дигән сүзләр язып калдырганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 сентябрь 2023
    Исемсез
    Молодец,Илдус !!!Эниенне чын йерэктэн яратасын икэн!!!Энисен яраткан,хермэт иткэн,хатынына да шул ул хэрмэт булачак дип бердэ юкка эйтмилэр бит....унышлар сина
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100