Илдус Нәфыйков: «Кешегә ярдәм күрсәтә алу - үзе зур шатлык»
«Адмирал» сәүдә үзәгенә бәйле эштә иң катлаулысы нәрсә, хезмәт хаклары түләмәү мәсьәләсендә Коръәндә ни диелгән, КФУ студенты – Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнүчеләрне нинди җәза көтә, «Фон» компанияләр төркеме башлыгы Анатолий Ливаданы ни өчен әле хәзер генә, ә «Свей» фирмасы җитәкчесе Рәшит Аитовны җинаять эше кугатылгач ук кулга алдылар? ТР прокуроры Илдус Нәфыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә әнә шул һәм башка сорауларга ачыклык кертте.
- Бүгенге көндә прокурорлар тарафыннан үз хокукларын мөстәкыйль рәвештә якларга сәләтсез «Татфондбанк» кертемчеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып судка күпме дәгъва тапшырылган?
- 24 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, «Татфондбанк» акционерлык җәмгыяте кертемчеләренең мәнфәгатьләрен яклап судка 203 дәгъва тапшырылган. Казанның Вахитов районы суды тарафыннан 13 мөрәҗәгать каралып, тиешле карар чыгарылган.
Беренче көннән үк әлеге эшне контрольгә алдык – үз вәкаләтләребездән чыгып, хокукларын мөстәкыйль рәвештә яклый алмаган инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны бурыч итеп куйдык.
Вәзгыятькә анализ ясаганнан соң, мәсьәләне хәл итү юлын таптык, иң элек беренче ике дәгъваны карадык, шуннан соң кичекмәстән чара күрсеннәр өчен, урындагы прокурорларга күрсәтмәләр бирдек. Аларга киңәшләребезне җиткердек, урыннарга электрон форматтагы документлар (банк уставы һ.б.) җибәрдек. Бу – республиканың барлык шәһәр-районнарында гражданнарны кабул итү һәм дәгъва белдерү буенча оператив эшне җайга салырга мөмкинлек бирде.
ТР прокуратурасы сайтында әле 29 мартта ук Россия Банкы тарафыннан лицензияләре алынган банкларның клиентлары өчен махсус белешмәлек урнаштырылды.
- Нәкъ менә дәүләт гаепләүчеләре тикшерү барышында тоткарланган барлык кешеләрне сак астына алырга тәкъдим итте. «ТФБ Финанс» һәм «Татфондбанк» эшләре буенча тоткарланучыларга карата күзәтчелек ведомствосы нинди позициядә тора?
- Әйе, бу – нәкъ менә безнең позиция иде. Хәтерләсәгез, «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистлар «Татфондбанк» темасы буенча сораулар бирде. Мин исә банкны коткару өчен мөмкин булганның барысы да эшләнми торып, без катгый чаралар күрергә тиеш түгелбез дип белдердем.
Ул чагында банкка ярдәм итәчәкләренә ышаныч бар иде әле. Әмма әлеге өмет челпәрәмә килгәч, «Татфондбанк»ның лицензиясе алынгач, шул ук көнне аның идарә рәисен һәм банк администрациясеннән тагын берничә кешене кулга алдылар.
Без дә ныклы позициядә тордык – санация үткәреп булмаган икән инде, гаеплеләр җаваплылыкка тартылырга тиеш, өстәвенә, бу вакытта оператив материаллар җыйган идек. Банкның финанс хәлен яхшырта алган очракта та, җаваплылык мәсьәләсен барыбер караган булыр идек. Әмма банкны коткару мәсьәләсе барысыннан да өстенрәк иде.
Сүз уңаеннан, без гаеплеләрне тоткарлау һәм кулга алу мәсьәләсен алга куйгач, аларның милкенә кичекмәстән арест салынырга, шулай ук эшнең беренче чиратта әлеге милекне (шуның хисабына банк кертемчеләренә килгән зыянны каплап булсын өчен) эзләп табуга юнәлдерелергә тиешлегенә басым ясадык.
- «Татфондбанк» башлыгы Роберт Мусинны тоткарлауга килсәк, тарихта моңа охшаш очрак булмагандыр да, мөгаен. Кулга алынучының статусын исәпкә алып, гаепләү ягы вәкилләренә басым ясалмадымы?
- Юк, бернинди басым да булмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та безне тулысынча хуплады. Ул вәзгыятьнең никадәр катлаулы икәнлеген, активларны эзләп табу һәм «Татфондбанк», «Интехбанк» һ.б. банкларның кертемчеләренә килгән зыянны мөмкин кадәр каплау өчен барысын да эшләргә тиешлегебезне аңлый.
Хәзерге вакытта банкның вазифаи затлары тарафыннан кертемчеләргә карата җинаятьчел гамәлләр кылынуы хакындагы эш карала. Ул күп кенә тикшерү эшләре үткәрүне, берничә мең зыян күрүче һәм шаһиттан сорау алуны, бухгалтерлык экспертизалары уздыруны таләп итә. Боларның барысы да җинаять эшен тикшерүнең вакытына йогынты ясаячак.
- Роберт Мусин кулга алынганнан соң, сак астыннан азат ителгән дигәнрәк сәер мәгълүматлар да күренде..
- Юк, аны беркем дә беркая да чыгармады. Ул бүгенге көндә тикшерү изоляторында утыра. Аның камерасында аерым шартлар тудырылмаган, башка тоткыннарныкы кебек үк.
Безнең хезмәткәрләр изоляторны һәрдаим тикшереп тора, тоткыннар белән әңгәмә үткәрә, шулай ук Роберт Мусинның камерасына да керә – аның тарафтан тикшерүчеләр, изолятор хезмәткәрләренә карата дәгъвалар, шикаятьләрнең булганы юк. Закон төгәл үтәлә.
- Көч ведомстволарының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышыгызда сез республикада оешкан җинаятьчел төркемнәр йокламый дип билгеләп үттегез һәм Казанның Идел буе районын мисал итеп китердегез. Ничек уйлыйсыз, «Казан феномены» яңадан кабатланырга мөмкинме?
- Мин оешкан җинаятьчел төркемнәр үзләрен иркен хис итә башлады дип әйтмәдем. Коллегиядә Идел буе районы прокуроры хисап тотканда, мин аңа сорау бирдем – бездә күп кенә проблемаларның Идел буе районында башлануына игътибар юнәлттем.
Дөрестән дә, районда вакыты-вакыты белән җинаятьчеләр активлаша, аларның азып китүенә юл куймаска, тотып рәшәткә артына ябарга кирәк. Без уяулыкны сакларга, кайда һәм кемнең активлашуына игътибар итәргә һәм шунда ук көрәшне көчәйтергә тиеш.
Мисал өчен, моннан берничә ел элек Лениногорскида шундый төркемнәр пәйда булгач, шунда ук чарасын күрделәр, төркем әгъзаларын кулга алдылар, җинаять эше кузгатып, судка тапшырдылар.
Без шуңа игътибар иттек: беркайчан да тынычланырга ярамый. Әйе, 2000нче, шуннан соңгы елларда оешкан җинаятьчелеккә каршы уңышлы көрәш алып бардык, әмма барысын да авызлыкладык дип әйтеп булмый әле. Без иң көчлеләрне – җинаятьчел төркемнәр һәм банда башлыкларын гына юк иттек. Әмма бу күренеш шундый катлаулы ки, һәрвакыт кем дә булса качып кала
Алар хәзер аерым-аерым эш итә, әмма алар бар һәм аз гына баш калкыта башласалар, шунда ук чарасын күрергә кирәк. Идеология менә шуннан гыйбарәт.
Тагын шуңа игътибар иттек: Татарстанда берничә эре торак пункт бар, алар район үзәкләре булмаса да, кайберләре алардан да зуррак. Мисал өчен, Васильево бистәсе, анда 20 мең кеше яши.
Татарстанда мондый торак пунктлар берничә - Бөгелмә районында Карабаш, Әлмәт районында Мактама, Түбән Кама районында Кама Аланы – барлыгы 10-15кә җыела.
Аларда 200-300 мең кеше яши. Татарстанда 4 миллионга якын кеше гомер кичерүен исәпкә алсак, бу – шактый зур сан.
Шундый бистәләрдә дә җинаятьчел төркемнәр оеша, һәм безгә тиз арада чарасын күрергә туры килә. Анализ ясаганнан соң шул ачыкланды – аларда җан башына туры килгән җинаятьчелек коэффициенты, Татарстан буенча уртача алганга караганда, өч тапкыр югарырак. Без әлеге проблемага игътибарны юнәлттек һәм хәзер шуны ныклап өйрәнәбез, нинди чаралар күрергә икәнлеген уйлыйбыз.
Шундый торак пунктларның күбесендә район полиция бүлеге, әйтик, башка хакимият органнарының (салым, суд приставлары, социаль хезмәтләр) филиаллары юк. Ул бистәләрдә дә безнең халык яши бит.
Без моннан чыгу юлын таптык – әлеге торак пунктларга район прокурорларының урынбасарларын җибәрдек. Алар бүген Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакайда (барлыгы 8 районда) эшли.
- Хезмәткәрләренә эш хакы түләмәүче җитәкчеләрне җаваплылыкка тарту турында мәгълүмат әледән-әле күзгә чалынып тора. Бу – катлаулы икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә мондый фактларның артуы турында сөйлиме, әллә хезмәткәрләрегез әлеге мәсьәләгә күбрәк игътибар бирә башладымы?
- Без, дөрестән дә, мондый төр закон бозуларга игътибар белән карыйбыз һәм темпларны алга таба да киметмәячәкбез.
Хезмәт хакын тоткарлау җәмгыятьтә социаль киеренкелек тудыруын яхшы аңлыйбыз. Шунлыктан контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә көн саен хезмәт хакын түләүгә бәйле вәзгыятькә мониторинг үткәрәбез, катгый һәм нәтиҗәле чаралар күрәбез, җинаять эше кузгату өчен материалларны судка җибәргән очраклар да бар. Бу – безнең көндәлек эшебез, һәм ул әлегә уңай нәтиҗәләрен бирә.
Дәүләт статистикасы органнары алдында хисап тотучы предприятиеләрдә соңгы өч елда хезмәт хакы буенча бурыч кимүгә таба бара. Әгәр 2014 елда аның күләме – 47 миллион, 2015 елда 28,5 миллион сум тәшкил итсә, 2016 елда – 12,6 миллион, ә 2017 елның беренче кварталында республиканың биш предприятиесендә 10,8 миллион сум тәшкил иткән.
Дәүләт статистикасы органнары алдында хисап тотмый торган предприятиеләр дә бар. Аларда хезмәт хакы буенча бурыч шактый югары, без ул предприятиеләрне контрольдә тотабыз.
Шул исәптән, әҗәтләрен яшергән предприятиеләрне дә ачыклыйбыз, аларга карата тиешле чаралар күрәбез.
Сүз уңаеннан, барлык диннәрдә дә хезмәт хакын түләмәү – зур гөнаһ диелә. Аерым алганда, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) бер хәдисен искә аласым килә. Анда әйтелгәнчә, гөнаһның өч төре бар, аларны караганда Аллаһы Тәгалә үзе гаепләүче вазифасын башкара: әгәр кеше Аллаһы Тәгалә белән ант итеп, сүзендә тормаса; әгәр кешене урлап китсәләр; әгәр кеше хезмәте кулланылып, моның өчен хезмәт хакы түләнмәсә. Бу – христиан динендә дә бар. Безнең тарафтан уйлап чыгарылган әйбер түгел бу, ә - хакыйкать. Моның акча урлаудан бернинди аермасы да юк. Син кешедән аның хезмәтен урлагансың дигән сүз
Кызаныч ки, тотрыксыз икътисади вәзгыять үзенекен итә. Хезмәт хакын вакытында түләмәү фактлары да, безгә дә эш арта.
Кузгатылган җинаять эшләренең саны да артуга бара: 2014 елда – 17, 2015 елда 21 генә булса, 2016 елда – 52, быелның беренче кварталында гына да 20гә җитте.
2014 елда прокуратура таләбе белән – 365 миллион, 2015 елда – 360 миллион, 2016 елда – 515 миллион, быелның башыннан 90 миллион сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурыч түләттерелде.
Хәтта җинаять эше кузгатылганнан соң да без предприятиенең финанс эшчәнлегенә анализ ясыйбыз, исәп-хисап счетлары буенча акча хәрәкәтен тикшерәбез, гамәлгә куючыларны җаваплылыкка тартабыз, хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнгәнчегә кадәр гражданнарның бозылган хокуклары яңадан торгызылуын күзәтәбез.
Бездә проблемалы предприятиеләр дә, бөлгенлеккә төшкәннәре дә бар, аларда бу мәсьәлә бик авыр хәл ителә. Барысын да контрольдә тотабыз. Кешенең хезмәткә булган хокуклары – безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе.
- «Адмирал» Сәүдә йортындагы янгынга бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эшен тикшерү процессында иң кыены нәрсә булды? Әлеге эш буенча суд процессының үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Прокурорлар гаепләү ягын тулысынча хуплый, бу нәрсә белән бәйле?
- «Адмирал»дагы янгын - Казан өчен зур фаҗига. Бездә әлеге уңайдан дәүләт гаепләүчеләр төркеме оештырылды.
Биредә эшнең күләме бик зур. Фаҗига булган урынны җентекләп карап чыгу гына да берничә көнне алды. Зыян күрүчеләр – 700гә якын кеше.
Күп кенә сорауларга җавап табарга кирәк – фаҗига нилектән килеп чыккан? Техник сәбәбе нидә? Нәрсә йогынты ясаган? Күп нәрсәне бергә тупларга, эш, хәрәкәт яки гамьсезлек һәм ахыргы нәтиҗә арасындагы элемтәне табарга кирәк.
Җаваплы затларның мөмкин кадәр киң даирәсен җаваплылыкка тарту өчен барысын да эшләү зарур.
- Семинга карата кузгатылган җинаять эше ябылды. Ничек уйлыйсыз, ул үзенә тиешле җәзаны алырга тиешме?
- Семин турында мин инде берничә мәртәбә үз фикеремне белдердем. Башта аның гаебен ачыклау буенча бөтен чараларны күрергә, барлык көчләрне шуңа юнәлдерергә кирәк дигән позициядә тордым. Әмма закон нигезендә әгәр дәлилләр юк икән, кеше гаепсез дип санала, шуңа күрә моңа өстәп тагын нәрсә әйтә алам? Аның гаебе ачыкланмады.
Әйе, ул хуҗа, әмма ул карарлар кабул итә торган башкарма органның турыдан-туры җитәкчесе дә. Әгәр бездә кешеләрнең чынлыкта ул идарә итте дигән күрсәтмәләре булса, ул чагында нәрсәдер эшли алыр идек әле, тик андый күрсәтмәләр булмады. Шунлыктан безнең аны җаваплылыкка тарту өчен нигез юк.
– Бүген дөньяда террорчылыкка бәйле хәл шактый катлаулы. Без дә Татарстанда төрле террорчылык төркемнәренең әгъзалары тоткарлануы турында әледән-әле ишетеп торабыз. Күптән түгел суд «Чистай җәмәгате» оешмасы әгъзаларына карата хөкем карары чыгарды. Күзәтчелек органы аларга бирелгән җәза срокларыннан канәгатьме?
– Минем фикеремчә, Татарстанда хәлне тотрыксызландырырырга омтылучыларның гамәлләренә чик кую өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. «Чистай җәмәгате» оешмасы әгъзаларына карата гадел һәм шактый катгый хөкем карары чыгарылды.
Мин оешманың ике җитәкчесен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү ягында идем, тик суд карарны бераз йомшартты һәм алар 23, 24 ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк.
- Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларының мондый темаларны яктыртканда кемгәдер ярарга тырышуына ничек карыйсыз?
- Моңа бик сак якын килергә, мәсьәләнең асылына төшенергә кирәк. Кайберәүләр проблеманы тикшереп тормыйча, өстән-өстән генә яктыртыртырга керешә, ә бу – бик куркыныч. Шунлыктан үзебез утырган көймәне чайкалдырырга ярамый. Көймә – ул безнең Җиребез, безнең Россия, безнең Татарстан. Әлеге темага аеруча сак якын килергә кирәк.
Бу – иҗтимагый бәхәс кузгатуны сорый торган тема түгел. Кешеләр уяу һәм бердәм булырга тиеш. Менә монысы – иң мөһиме! Биредә фикер алышу һәм бәхәсләрнең хаҗәте юк.
Экстремизм юнәлешендәге һәм террорчылыкка бәйле эшләрне тикшергәндә прокурорлар барыннан да элек законлылык һәм гаделлек принципларына таяна. Шунлыктан гаммәви мәгълүмат чараларында фактларның бозып күрсәтелүенә юл куярга ярамый.
Минем фикеремчә, мәгълүматны бу рәвешле җиткерү кешеләрдә конфессияара һәм милләтара хәл, хокук саклау һәм дәүләт хакимияте органнарының эше турында ялгыш күзаллау барлыкка китерә һәм ул тик торганнан паника тудырырга мөмкин.
– КФУ студенты – Чад Республикасы гражданинының вәхшиләрчә үтерелүе бөтен Татарстанны тетрәтте. Үзләрен скинхедлар дип атаучы егетләр гаепләрен таныды. Ничек уйлыйсыз, мондый җинаять өчен җәза ни дәрәҗәдә катгый булырга тиеш?
– Бу – экстремизм, ә террорчылык нәкъ менә шуннан башлана. Кешеләр әлеге идеяләрне пропагандалый, бергә туплана һәм төрле алымнар белән яшьләрне үз араларына тартып кертә, җинаять кыла.
Бу кешеләрне әлеге канлы вакыйгадан соң түгел, ә башкаларны кыйнаган чагында тоткарларга һәм кулга алырга кирәк иде. Бу – безгә сабак булды. Бүген без әлеге төркемне фаш иттек, барысын да ачыкладык. Алар үзләренә тиешлесен алачак. Бу – шулай ук экстремистик төркем, юнәлеше генә башка.
Әлеге күренеш Татарстан өчен таныш түгел дип әйтмәс идем. Моннан берничә ел элек Авиатөзелеш районы судында «Казан патриотлары фронты» дигән оешма әгъзаларына карата кузгатылган җинаять эше каралды. Без ул чагында аларны бик тиз ачыкладык, җинаятьчел гамәлләренә чик куйдык. Ә бу очракта исә җинаятьчеләр студентның башына җиткәннән соң гына төркемнең эзенә төштек. Без әлеге мәсьәләдә игътибарны көчәйтергә, нәтиҗәләр ясарга тиеш.
- Яшьләр арасында төрле криминаль агымнарга бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратурага интернетка мониторинг үткәрергә йөкләмә бирде. Хезмәткәрләрегез нәрсәләргә аерым игътибар бирергә тиеш?
– Соңгы ике елда без интернетта зарарлы сайтларны ачыклауга җитди игътибар бирәбез. Бу – чагыштырмача яңа юнәлешләрнең берсе һәм ул IT-технологияләрнең бик тиз үсүе белән бәйле.
ТР прокуратурасы башлангычы белән махсус программа булдырылды. Әлеге программа зарарлы сайтларны ачыкларга, элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) аларны ябу яки судка мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерләргә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, интернеттан файдаланучы һәркем үзе законсыз дип уйлаган сайтка юлыккан очракта, iсmblock.ru сылтамасы буенча күчеп, мәгълүматны ICM системасына җибәрә ала. Әлеге система сайтның эчтәлегенә семантик анализ ясаганнан соң, анда тыелган контент булган очракта, аны Роскомнадзорга юллый яки прокуратура исеменнән судка документлар тутыра.
Без сайтларны ябып кына калмыйбыз, соңыннан Эчке эшләр министрлыгына оператив эшчәнлек алып бару өчен мәгълүматлар да тапшырабыз.
Хәзерге вакытта әлеге система ярдәмендә 9062 интернет-сәхифәне яптык.
- Сезнең фикерегезчә, «Фон» төзелеш компаниясе башлыгы Анатолий Ливаданы ни өчен әле хәзер генә кулга алдылар?
- Бу - тикшерү органнарының позициясе. Алар эшне алга таба тикшерү мондый чик кую чарасыннан башка үткәрелә алмый дип тапты. Бу – Анатолий Ливаданың хакыйкатьне табарга комачаулык итү, тикшерү органнарыннан качып йөрү ихтималы белән дәлилләнә.
Безнең позиция башка төрлерәк иде. Әмма суд аны хупламады, ә без каршы килмәдек. Суд тиешле карар кабул итте. Без моның икътисади җинаять булуыннан чыгып эш иттек. Күпме вакыт үтеп, берни дә үзгәрмәде.
Без шулай ук Анатолий Ливаданы сак астына алмый торсак, аның йортларны җиңелрәк төзеп бетерү ихтималын да истән чыгармадык. Прокуратура органнарында торак төзелешенә бәйле проблемаларны хәл итүгә зур игътибар бирелә.
Атна саен нинди хокукый мәсьәләләр калкып чыгуын күзәтәбез, төзелешне алга таба дәвам итүдә каршылыклар тумасын өчен аларны хәл итәргә тырышабыз. Объектларда төзелеш эшләрен ахырына җиткерергә кирәк.
– «Свей» компаниясе җитәкчесе Рәшит Аитовның эшен тикшерү нинди стадиядә?
– Аитовка карата җинаять эшен бик озак кузгатмадылар. Ул гел вәгъдә итте, төзергә тырышты, ялгыш юлга кертеп җибәрде. Шунлыктан, җинаять эше кузгату турында карар чыгаргач, аның үз вазифаларын үтәргә тырышмавы һәм берни дә эшләмәве аңлашыла иде инде. Шуңа күрә Аитовны җинаять эше кузгатылгач ук кулга да алдылар.
Ул хәзер җинаять эше материаллары белән таныша. 125 томның 100ен укып чыкты инде. Ул үзе бик ашыкмый, шунлыктан без аның үзен ничек тотуына караячакбыз. Бездә хокукый механизмнар бар, бәлки аның вакытын чикләргә дә туры килер.
- Сезнең ведомство хезмәткәрләренең барлык дәрәҗәдәге бюджетларга түләнмәгән салымнарны кайтаруы турында мәгълүматлар әледән-әле күзгә чалына. Мондый тикшерүләрнең кыенлыгы нидә?
– Эш, дөрестән дә, җиңел түгел. Салымнарны кайтару буенча без салым хезмәте белән тыгыз эшлибез. Һәр районда уртак комиссия оештырылган, прокурорлар комиссия эшендә актив катнаша. Барлык чараларны күрәбез.
Үзегез аңлыйсыздыр, салымнар икътисадка бәйле һәм ниндидер предприятиенең хуҗалыгында һәрвакытта да дөреслек күрсәтелми. Шунлыктан яшерелгәнне табуы бик кыен.
Әгәр салымның күләме зур икән, җинаять эше кузгатыла, артык зур булмаса, административ җаваплылык каралган. Төрле чаралар эшкә җигелә.
Кешеләрне чакыртып, алар белән әңгәмә үткәргән, кисәткән вакытлар да була. Моның нәтиҗәсе дә бар, салымны кайтаралар.
Гражданнар белән күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк. Психология шундый ки, кешеләр табигате белән хокук бозучылар түгел. Алар әйткәнне аңлый – салымнарны түләр өчен йә вакытлары булмаган йә моңа артык әһәмият бирмәгәннәр. Бу - икенче дәрәҗәдәге мәсьәлә түгел, моны һичшиксез эшләргә кирәк дисәң, аңлыйлар.
- Татарстанда коррупция юнәлешендәге җинаятьләргә бәйле вәзгыять нинди? Аларның саны артамы әллә кимүгә таба барамы?
- 2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада коррупция юнәлешендәге 1387 җинаять теркәлгән. Шуларның 306сы – күчемсез дәүләт милке белән эш итү, 143е – мәгариф, 148е – сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү, 6сы урман хуҗалыгы өлкәсендә.
Коррупциягә каршы законнар блогы система, җәмәгатьчелек һәм эш бирүчеләрне ришвәтчелеккә каршы көрәшкә җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Прокурор, тикшерүче кайчан килер икән дип, эшнең судка барып җитүен көтеп утырырга кирәкми. Үзеңнең кул астында эшләүчеләр арасында пышын-пышын сөйләшкәннәрен ишетәсең, аның намусы чиста түгеллеген күреп торасың, аннан котылырга кирәклеген аңлыйсың бит. Әлеге хезмәткәр артыннан ярты ел буе күзәтергә, аннары тоткарларга, ярты ел тикшерү эшләре алып барырга мөмкин, шуннан соң суд, ришвәтчегә 100 мең сум штраф чәпиләр, шуннан нәрсә? Аның белән араны өзү - иң нәтиҗәлесе, шул рәвешле җаваплылыкның котылгысыз булуына да тизрәк ирешәсең.
Әгәр бу система җайга салынса, хокук саклау органнары оятсызлыкның соңгы чигенә җиткән ришвәтчеләрне аулау белән шөгыльләнәчәк. Алар бит эштән дә китми, гаепләрен дә танымый. Бу система эшләп китсә, бик яхшы булыр иде.
- Соңгы елда республика халкыннан прокуратурага килгән мөрәҗәгатьләр саны арттымы? Әгәр арткан икән, бу нәрсә белән бәйле?
- Әйе, мөрәҗәгатьләр саны артты. Узган елда прокуратура органнарына 92 312 мөрәҗәгать килде. Шуларның 68 675е тикшерелде, 43 121е хәл ителде.
Бу – гражданнарның безгә ышанычы белән бәйле дип өметләнәсе килә. Икенче яктан, ул мәгълүмати технологияләр үсеше белән дә бәйле булырга мөмкин. Без мөрәҗәгатьләрне электрон рәвештә дә кабул итәбез.
Кешегә ярдәм күрсәтә алу үзе зур шатлык. Әгәр аңа прокурор ишеген шакырга туры килгән икән, бу куандырмый, әлбәттә. Барлык мәсьәләләр дә прокурорга кадәр хәл ителергә, система әнә шул рәвешле эшләргә тиеш.
Прокурорлар ТР прокуратурасында да (һәр сишәмбедә), РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә дә халык белән очраша, районнарга да чыга. Шулай ук видеоконференция элемтәсен файдаланып, гражданнарны кабул итүнең яңа формалары да кулланыла.
Прокурорларның мөрәҗәгатьләрне карау һәм гражданнарны кабул итү юнәлешендәге эшчәнлеге быел да дәвам итәчәк.
- Прокуратура хезмәткәрләренең эштән тыш та актив тормыш белән яшәве, төрле спорт ярышлары, конкурслар үткәрүе дә сер түгел...
- Әйе, без үзешчән сәнгатьтә катнашучылар конкурслары, йөзү, велоярышлар үткәрәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан велосипедларда Питрәч районына – Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның йортына бардык. Узган елгы велоярыш та Бөек Җиңүгә багышланды.
Апрель ахырында Татарстандагы бердәнбер исән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашу үткәрдек. Ул безгә үзенең хәрби биографиясеннән күп кенә кызыклы, мөһим һәм файдалы әйберләр сөйләде.
- Шәхси тормышка вакытыгыз каламы?
- Шәһәр прокуроры булып эшләгәндә буш вакытым күбрәк иде. Мин нигәдер әгәр зур җитәкче булсам, вакытым да күбрәк калачак дип уйлый идем (көлә), тик барысы да киресенчә килеп чыкты.
Әмма сиңа шундый зур вазифа йөкләнгән икән, аны лаеклы төстә үтәргә кирәк. Син моны эшләргә бурычлы.
- Эш көнегез ничә сәгатьтән тора?
- Мин эш вакытына сыешу яклы. Гадәттә, барысын да вакытында эшләргә, тартып-сузып йөрмәскә, эш вакытын мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланырга кирәк дип үземне дә, башкаларны да сүгәм.
Чынлыкта, 8 сәгатькә генә сыешып булмый, ә 9-10 сәгатькә мөмкин. Кызганычка, минем болайрак: иртәнге 8дән кичке 7, 8ләргә кадәр – 11-12 сәгать килеп чыга.
- Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратасыз?
- Минем яшьтә иң яхшы спорт төре - физкультурадыр, мөгаен (көлә).
Балачакта самбо белән мавыктым, яшүсмер чагында – каратэ, аннары, эшли башлагач, кул сугышы, кикбоксинг белән шөгыльләндем. Ниндидер бер спорт төре белән, профессиональ рәвештә шөгыльләнгәнем булмады, төрлесеннән нәрсә дә булса алырга тырыштым.
Кышын чаңгыда, сноубордта шуам. Мине күбрәк спортның экстремаль төрләре үзенә тарта. Җәен – велосипедта яки җәяү йөрим. Иң мөһиме – үзеңне формада тоту!