Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган саунд-продюсер Илдус Дәүләнов: «Хатыным бик сабыр»

news_top_970_100
Танылган саунд-продюсер Илдус Дәүләнов: «Хатыным бик сабыр»
Фото: Илдус Дәүләновның шәхси архивыннан

«Бүгенге кунагыбыз – белеме буенча баян укытучысы, ләкин бүген ул – Татарстанның һәм Башкортстанның танылган саунд-продюсерларының берсе, композитор, аранжировка ясау остасы, бик күп заманча хитлар язучы Илдус Дәүләнов», – дип таныштырды «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова.

Алып баручы аннан гаиләсе турында сорады.

Л.К.: Вакытны ничек дөрес бүләсең? Синең искиткеч чибәр тормыш иптәшең, 2 улың үсеп килә. Гаилә дә күп вакыт таләп итә.

И.Д.: Тырышам инде аларга да вакыт бирергә. Балаларны да тегендә-монда йөртергә тырышам, хатын белән дә берәр җирдә ял итеп алырга кирәк бит инде. Балансны тотарга тырышам. Элек вакыт күбрәк эшкә бирелә иде, хәзер гаиләгә дә вакыт табарга тырышам.

Л.К.: Миңа тормыш чәчәгең бик сабырдыр кебек тоела...

И.Д.: Сабыр, бик сабыр. Андый саунд-продюсерны бар хатын да түзә алмас иде. Кичтән дә җырлар яздырабыз. Иртән 8дә чыгып китеп, кичке 5тә өйгә кайта торган эш режимы түгел бит. Уфада яшәгәндә Элвин Грей белән тыгыз эшләгәндә, ул якын-тирәдәге районнарда концерт куя да, төнге сәгать 2дә мине килеп ала. Студиядә яздырабыз, кире кайтарып куя. Шундый ирне эшен аңлап, белеп түзәргә кирәк.

Л.К.: Компромиссларны ничек табасыз? Аның да үз кыйммәте, синең дә үз ашкынуың бар...

И.Д.: Бер-беребез белән компромисс табабыз инде, сөйләшәбез, үпкәләп кенә утырып булмый, ни генә булмасын, аралашырга кирәк. Аңа – нәрсә, миңа нәрсә җитмәвен аңларга була. Сөйләшергә вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100