
Татар эстрадасында танылган аранжировкалар остасы, соңгы елларда үзен җырчы буларак та тәкъдим итүче Илдус Дәүләнов (Дәүлән) аерылган. Бу хакта артист «сольный» концерты алдыннан блогер Олеся Леснаяга сөйли.
«Шәхси тормышыңда үзгәрешләр бар икән. Аерылгансың дип ишеттек», – дигән сүзләрне шәрехләп, Дәүләнов: «Әйе, язмыш шулай кушты. Характерлар белән туры килмәдек», – дип әйтә.
Хәзерге вакытта кем белән булуын Илдус сер итеп калдырган. «Афишировать итмик. Башка җырчылар кебек пиар ясарга яратмыйм. Иҗат – иҗат булырга, шәхси тормыш үземдә калырга тиеш», – ди ул.
Олеся Лесная аннан ни өчен социаль челтәрләргә яңа кызы белән уртак фотолар урнаштыруы белән дә кызыксына. «Ул минем сәхифәм бит инде. Кайбер җырчылар кебек, «О, мин аерылдым», – дип сөйләп, бөтен җирдә кычкырып йөри алмыйм», – дип җавап кайтара ул.
«Интертат»ка интервьюда артист: «Көне-төне студиядә югалам. Бүген әле мин өйдә кундым. Кичә студиядә кунарга калдым. Хатыным эшемне аңлый. Башта авыррак иде. Хәзер Руслана ияләште. «Син бүген кайтасыңмы? Каласыңмы? Ашадыңмы? Юкмы?» – дип сорап тора инде. Сабыр булганы өчен рәхмәт», – дип сөйләгән булган.