Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улыгызны югалтканга, саклап алып калмаганга гафу үтенәбез»

news_top_970_100
«Улыгызны югалтканга, саклап алып калмаганга гафу үтенәбез»

Башкортстанның Илеш районы Игмәт авылында махсус операциядә һәлак булган өлкән сержант Алмаз Нәфыйковны соңгы юлга озатканнар. Кайгылы хәбәрне Илеш телевидениесенең «ВКонтакте» төркемендә җиткерәләр.

«Башка килгән кайгы һәрвакыт ачы була… Без райондашыбызны югалттык… Узган елның сентябрендә мобилизацияләнеп, Украина җиренә җибәрелгән, соңгы сулышына тиклем ил азатлыгы өчен көрәштә Игмәт авылы егете Алмаз Нафыйков һәлак булды», – диелә анда.

Хәрби белән хушлашу мәрасименә килгән Башкортстан дәүләт җыелышы корылтае депутаты Юрий Игнотьев үз чыгышында: «Без чын ил сакчысы тәрбияләп үстергән ата-ана каршында түбәнчелек белән башыбызны иябез. Улыгызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – дигән.

 

Фото: © https://vk.com/ilishvesti

Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин да Алмазның якыннарының кайгысын уртаклашкан.

«Мобилизация башланып, повестка килгәч, кемдер качып, кемдер читкә юл алып йөргән вакытта, Алмаз ике дә уйламыйча повестканы кабул итеп, безнең илне сакларга беренчеләрдән булып китте. Рәхмәт шундый ул тәрбияләп үстергәнегез өчен, рәхмәт мәктәпкә, авыл халкына. Алмазга бүген, вафатыннан соң, Батырлык ордены тапшырылачак. Ул бик күп әйбер турында сөйли. Үзе белән бергә хезмәт иткән егет дә: «Бергә булдык, ул геройларча һәлак булды», – дип әйтте. Бу – район халкы өчен дә зур тетрәнү, бөтен район белән кайгыгызны уртаклашабыз. Һәркем белә, Алмаз – беренче мобилизацияләнеп, беренче шулай булып кайткан егет, ни кызганыч. Бүгенге көндә яшисе дә яшисе иде. 32 яше дә тулмаган бит. Гаилә корасы, йорт саласы, эшкә урнашасы, матур итеп балалар үстерәсе иде. Гафу үтенәбез, улыгызны югалтканга, саклап алып калмаганга… Барлык туганнарына түземлек телибез», – дигән ул.

Чарада катнашучылар Алмазның тормыш юлын да хәтерләрендә яңарткан.

Алмаз 1991 елның 21 июлендә Игмәт авылында туа. 1998 елда Игмәт урта мәктәбенә укырга керә. Тырыш укучы була, җәмәгать йөкләмәләрен намус белән үти. Мәктәпнең спорт һәм мәдәни тормышында да актив катнаша. Яхшы рәсем ясый, стена газеталары чыгара.

 

Фото: © https://vk.com/ilishvesti

«Укытучыларына, иптәшләренә карата ярдәмчел булды», – дип белдергән Алмазның укытучысы Эльвира Әхмәтҗанова. – Алмаз мәктәп елларыннан ук шук, шаян, тапкыр, проблемалардан куркыкмый торган, әти-әнисенең таянычы булып, батыр булып үсте. Әнисенә, киткәндә: «Мин картәти кебек ветеран булып кайтырмын әле», – дип тә әйткән иде. Алмаз, син ветеран гына түгел, герой булып кайттың.

Синең якты истәлегең, якты чыраең, тәрбиялелегең, бар эшкә оста булуың безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Алмаз, бәхил бул, авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын. Әти-әнисенә Ходай күркәм сабырлык бирсен.

Бүген арабызда Алмазның хезмәттәшләре дә бар. Мин аларга мөрәҗәгать итәм: егетләр, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Бу явыз дошманны җиңеп кайтыгыз, илләребезнең күкләре тыныч булсын», – дип сөйләгән ул матәм митингында. 

11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Алмаз һөнәри лицейда белем ала. 2012 елда армия сафларында миномет командиры булып хезмәт итә. Туган ягына әйләнеп кайткач, төрле оешма-предприятиеләрдә эшли. 2021 елдан «Спецнефтесервис» җәмгыятендә бораулаучы була.

Узган елның сентябрендә Украинага киткәндә, Алмазны җәмгыять директоры урынбасары Илдус Хәйбрахманов озатып калган. «Алмазны классташлары белән мин озаткан идем.  «Илдус абый, мин җиңеп кайтам», – дип киткән иде. Алмаз, тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын», – дип сөйләгән ул. 

 

Фото: © https://vk.com/ilishvesti

Алмаз Нәфыйковның гомере 13 майда  өзелгән. Ул, вафатыннан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Хушлашу мәрасимендә Алмаз истәлегенә 1 минут тынлык игълан ителгән.

Алмаз Нәфыйковның җәсәден туган авылы Игмәт авылы зиратында гүргә иңдергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100