Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илдарның батареясы утырган». Гүзәл Уразова ире белән креатив клип төшергән

news_top_970_100
«Илдарның батареясы утырган». Гүзәл Уразова ире белән креатив клип төшергән
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова белән Илдар Халиков «Яратам шул» җырына кызыклы, креатив клип төшергән. Клипта Илдар робот булып уйный. Бервакыт робот-Илдарның батареясы да бетә, Гүзәл аны зарядкага куя. Бактың исә андый «робот»лар зарядканы озак җыя икән, Гүзәл көтеп арып бетә. Аннары Гүзәл роботны кире дә кайтармакчы була, әмма гашыйк булганын аңлап, «алып калырга» була.

«Мондый роботны нинди сайтта заказ бирдегез?» – дигән сорауга «Роботы.ру» дип җавап биргән җырчы. 

Тамашачылар клипны ошатулары, әллә ничә тапкыр караулары хакында комментарий калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100